ТАТ РУС ENG

«Казан» аэропортында Тукайга багышланган фотокүргәзмә ачылды

Фото – mincult.tatarstan.ruФото – mincult.tatarstan.ru

Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан Татарстан Милли музее һәм Габдулла Тукай исемендәге «Казан» Халыкара аэропорты аэровокзал комплексында татар шагыйренең тормышына һәм иҗатына багышланган «Мин югарыга омтылам» дип аталган фотокүргәзмә ачты. 

Күргәзмәнең татар халык шагыйре исемен йөрткән аэропортта ачылуы аеруча әһәмиятле. Рәсемнәрдә Габдулла Тукай үзе һәм аның дуслары – XX гасыр башы татар мәдәнияте вәкилләре сурәтләнгән. Алар арасында – язучы һәм публицист Гаяз Исхакый, драматург һәм җәмәгать эшлеклесе Гафур Коләхмәтов, татар театрына нигез салучыларның берсе – драматург Галиәсгар Камал, актер һәм режиссер Габдулла Кариев, актриса Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская һ.б. бар, дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте.

Татарстан Милли музее генераль директоры Алиса Вяткина күргәзмә турында сөйләде. «Милли музей фондларыннан без гаҗәеп кешеләрнең – Габдулла Тукай белән бергә үз Ватаны мәнфәгатьләрендә чикләрне мөмкин кадәр киңәйткән, дөньяны үзгәрткән һәм алгарышка омтылган шәхесләрнең фотоларын сайлап алдык», – диде ул.

Аэропортның матбугат хезмәте җитәкчесе Гадел Гатауллин быел Габдулла Тукайның тууына 137 ел тулуы билгеләп үтелүен, шул уңайдан Габдулла Тукай исемендәге «Казан» Халыкара аэропорты илебезнең төрле почмакларыннан һәм чит илләрдән килгән туристларга шагыйрьнең мирасы һәм әдәби тирәлеге турында сөйләүне үзенең бурычы дип санавын җиткерде. «Бу уникаль проект Татарстан Милли музее белән хезмәттәшлек тормышка ашырылды», – диде ул.

Экспозиция белән 1А терминалында 2023 елның 24 апреленнән 3 майга кадәр танышырга мөмкин.

 

27.04.2023. «Татар-информ» МА

Комментарий язарга


*