ТАТ РУС ENG

Казан Тукае

IMG_2314

Казандагы Габдулла Тукайның әдәби музеенда миңа 1993-1999 елларда директор дәрәҗәсендә эшләргә насыйп булды. Ил төзегән заманнар иде ул. Иске тормыш сүтелеп бетә барып, яңасын күтәрү халыкка да, җитәкчелеккә дә җиңелдән килмәде. Бу чорда киләчәккә йөз тоткан милли идеаллар формалашты.

Халыкның күңел түрендә һаман да Тукаебыз иде. Менә шуның өчен дә совет дәверендә аңардан коммунистик идеалга ярашлы шәхес барлыкка китерелгән иде. Инде ХХ йөз ахырында аны демократ буларак күзаллауга таба борылдык.

Шагыйрьләрнең талант дәрәҗәсен татарда Тукай белән үлчиләр. Башкача мөмкин дә түгел. Аның шигъри осталыгы фикерне гүзәл дәрәҗәдә тасвири итеп бирә алуында, әлбәттә. Шуңа да әсәрләре сокландыра. Бүгенге көндә дә чорыбыз проблемаларын яктырту ягыннан күпләргә Тукай кебек күңелгә, акылга, йөрәккә үткәрә алып язган башка шагыйрь юктыр сыман тоела.

Г.Тукай музеенда эшләгән елларымны әдәби калыпка күчереп, мин 1997-1998, 2008 елларда «Көзге яңгырга кадәр» дип аталган романымны иҗат иттем. Аның жанрын роман-очерк дип тә билгеләргә мөмкин, чөнки вакыйгаларны, шул чор тормышын төгәл детальләрендә сурәтләргә омтылдым. Ул әсәрем тулы хәлендә җиде томлык сайланма прозам тупланмасының икенче томында дөнья күрде (Ф.Яхин. Сайланма әсәрләр: Проза.- Икенче том.- Казан: «Сүз» нәшрияты, 2015.- Б. 276-450). Анда язылганнарга өстәп шуны да искәртәсем килә, Тукай мәсьәләсе татар тарихында туктаусыз калкып чыга килгән. Советлар хөкүмәте урнашкан 1920 елларда Галиәсгар Гафуров-Чыгтай, шул чорда Мәскәүдә чыгып килүче атеистик «Фән һәм дин» журналының баш мөхәррире, татарларларны Г.Тукайдан идеал гына түгел, дин ясауларын да тәнкыйть итеп чыга. Югыйсә Тукай 1906-07 елларда Җаек (Уральски) шәһәрендә дөнья күргән «Әл-гасрел-

җәдит» («Яңа гасыр») журналында Г.-Г.Чыгтайның күләмле әсәрләренә зур урын биреп кенә калмаган, аларда күтәрелгән фикерләрне яклап та чыгарга кирәк тапкан. Димәк, монда сәбәпләрне ике шәхес арасындагы каршылык белән бәйләп фараз итәргә ярамый, бәлки татар күңелендәге Тукай идеалының бөеклегендә Чыгтайның дин күрүен генә искәрергә тиешбез. Мондый коры атеизм шул чор ил җитәкчелеге тарафыннан тәнкыйтькә юлыга, анысы. Әмма Чыгтай хаклыгы шунда, ул татарда Тукайга табынуны, фикерләренә иярүне аңлы рәвештә тотып алган.

Советлар чорында Тукайны мәгърифәтче-шагыйрь буларак бәяләргә омтылыш көчле иде. Гомумән дә рус әдипләреннән гайре һәммә милли язучылар мәгърифәтчелек вәкиле дәрәҗәсенә куелдылар. Моның өчен махсус рәвештә «мәгърифәтчелек реализмы» теориясе тудырылды. Совет чоры әдәбият фәне шушы караш кысасында яшәде, бүген дә ул, кызганыч, вуз мөгаллимнәре фикерләвендә һәм күзаллауларында яши.

Ә 1960 елларга Тукайны тәнкыйди реализм вәкиле буларак бәяләү теориясе урнашты, моның өчен аның дөньяга карашларын революцион-демократик юнәлешкә бәйләп куйдылар. Әмма аның таланты аңа гына сыеп бетә алмый иде. Иҗтимагый, милли гаделлек һәм азатлык өчен көрәшкән, һәр сүзендә шул фикерләрне яңгыраткан Г.Тукай революцион-демократ кына түгел шул, бу яктан ул социал-демократларны да узып китте. Әгәр дә 1920 елда Татарстан республикасы барлыкка килгән икән, бу тарихи вакыйга Тукай рухының шигырьләре аша халык күңелен тибрәтеп торуы сәбәпле иде. 1990 еллар татар милли рухына Тукайның шигъри аһәңнәре көч һәм куәт бирде, аңа тугыры калырга чакырды, аның җаны гүяки арабызда яшәде. Без аны күңелебезгә якын алырга тиеш идек.

Казандагы Г.Тукай музее нәкъ менә шушыңа, Тукай белән бәйле татар рухын ачу өчен хезмәт итәрлек дәрәҗәдә 1996 елда үзгәртелеп эшләнелде. Бүгенге көндә ул тагын да яңартылды, бу юнәлештә шактый, мөмкин кадәр тирәнрәк керүне фәнни хезмәткәрләре һәм төзүче-рәссамнары максат итеп эшләделәр. Халык аларга рәхмәтле булачак.

Бу музей экспонатларының һәм гомумән дә эшләнешенең хикмәте менә шунда, ул полифоник яңгырашлы, катлаулы һәм катлы-катлы эчтәлеккә ия итеп төзелгән. Монда Тукайның биографиясен күзалларга теләп кигән кешеләр аның тормышын шул заман белән бәйләнештә таба, рухын тоярга ниятләүчеләргә әдипнең җанын сиземләрлек халәт һәм экспозиция материаллары да җитәрлек, иҗат манерасын һәм үзенчәлекләрен эзләүчеләргә анысына да киң урын бирелгән, замандашлары һәм Тукай,

шигърият һәм Тукай, фән һәм Тукай, журналистика һәм Тукай, сәнгать һәм Тукай, шагыйрьнең идеаллары – саный китсәк, шактый күп һәм катлаулы темалар ачыла аларда. Боларны төшенү экскурсияләрнең төзелешенә, тамашачыны әдипне кайсы ягы кызыксындыруга, экспозиция материалларын күрә һәм аңлый белүгә бәйле. Бу музей шуның өчен дә һәммә Тукай музейларыннан уңышлысы, эчтәлеклесе, заманчасы. Анда күңелебез гүяки әдипнең үзе белән очраша.

Фәрит ЯХИН,

филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Фәннәр академиясе Г. Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты текстология бүлеге мөдире, язучы, шагыйрь

Эшкәртте: Ирек НИГЪМӘТИ

Комментарий язарга


*