ТАТ РУС ENG

Казан үзәгендә Туган тел бәйрәме гөрләде

img_8747

26 апрель – сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне – Татарстанда Туган тел көне буларак билгеләп үтелә. Кичә шул уңайдан республикабызда бәйрәм чаралары үткәрелде.

Бәйрәм рухы тудырырга ашыккандай, кояш та бу көнне җылы нурларын кызганмады.  Олуг шагыйребезнең үз сүзләре белән әйткәндә:

Арттыра, күрдем, кояш гадәттәгедән балкуын;

— Ул киенгәндер! — дидем, бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

Чып-чын татар бәйрәме гөрләде Казаныбызда. Елдагыча халкыбыз Тукай һәйкәленә чәчәкләр китерделәр, шагыйрьне Татарстанның Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, республиканың Дәүләт Советы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, Татарстанның Президент Аппараты җитәкчесе Әсгать Сәфәров, Казан мэры Илсур Метшин, Татарстанның Хөкүмәт әгъзалары, министрлык һәм идарә җитәкчеләре, республика парламенты депутатлары, Татарстанның мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре зурлап искә алды.

IMG_8745

IMG_8747

IMG_8755

М.Җәлил исемендәге Дәүләт опера һәм балет театрында зур концерт кичәсе үткәрелде, зур сәхнәдә Г.Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреатларын бүләкләделәр. Быел әлеге премиягә “Арыш тәме” китабы өчен Маликова Мәдинә Габделхак кызы, “А.Пушкин, Г.Тукай иҗатында дөньяви һәм дини мотивлар һәм бүгенге көндә әхлакый тәрбия бирү проблемалары”; “Дин һәм фән (дөньядагы дини һәм дөньяви мәдәният нигезләре)” китаплары өчен Салихов Харис Салих улы, Татарстанның милли мәдәни мирасы турындагы “Мәңгелек гөлчәчәкләре: татар һәм рус телендәге мәкаләләр җыелмасы” китабы өчен Шаһиева Розалина Гомәр кызы бүләкләнде.

Концерттан соң шәһәр үзәгендә Шигърият бәйрәме узды. Аксакалларыбыз – Габдулла Тукай исемендәге премиясе дәүләт премиясе лауреатлары белән беррәттән, яшь шагыйрьләребез дә бу көнне халкыбызга үз сүзләрен җиткерде. Чит төбәкләрдән килгән шагыйрьләр  татар халкын чын күңелдән әлеге зур бәйрәм белән котлады.

IMG_8776

IMG_8767

IMG_8760

Бәйрәм чаралары  Казанның Бауман урамындагы сәгать янында уздырылган «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе белән тәмамланды. Әлеге акция быел  11 нче тапкыр уза. Бу юлы ул «Урамга чык» девизы астында үтә. Быел концерт программасы татар музыкасына һәм ирекле яшь башкаручыларга багышланды. Адилә Заһидуллина, Радик Мусин, Рамилә Галәветдинова, Зәринә Вилданова үзләренең матур тавышлары белән бәйрәмгә ямь өстәде. Акция кысаларында популяр татар видеоблогерларын билгеләп үттеләр. “Татар-малай” (Ринат Галиәхмәтов), «Кызык-мызык» (Илназ Габидуллин) һәм Булат БРАВО (Булат Абдрахманов) чарада катнашучыларны сәламләп, иң яхшы девиз уйлап табучыларга бүләкләр тапшырды.

WhatsApp Image 2017-04-26 at 16.34.42

 «Татар дозор-2017» җиңүчеләре һәм яшь архитекторлар бәйгесендә иң-иңнәрне дә бүләкләделәр. Бөтендөнья татар яшьләре форумы Тәбрис Яруллин җиңүчеләргә дипломнарны үзе тапшырды. “Тяжело с татарским” антипремиясенә быел Казанның Төньяк вокзалында татарча мәгълүматлар булмаган өчен Россия тимер юллары оешмасы лаек булды.

WhatsApp Image 2017-04-26 at 16.17.02

Комментарий язарга


*