ТАТ РУС ENG

Казанда Шигырь бәйрәме Кабан күле буенда үтәчәк

Фото: © Илзирә Гыйздуллина / «Татар-информ»Фото: © Илзирә Гыйздуллина / «Татар-информ»

Ел саен 26 апрельдә Казанда бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) туган көне һәм Туган тел көне билгеләп үтелә. Бу көнне Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенең яңа лауреатлары бүләкләнә һәм Шигырь бәйрәме уза. Озак еллар дәвамында Шигырь бәйрәме шәһәр үзәгендә – М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театры бинасы янындагы Тукай һәйкәле каршында үткәрелде. 2025 елда ул башка урынга – Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасы янындагы мәйданга, Кабан күле буена күчә.

26 апрельдә Г.Камал театрының яңа бинасында Габдулла Тукайның 139 еллыгына багышланган тантаналы кичә булачак. Тукай премиясе лауреатлары да шунда бүләкләнәчәк. 14.00 сәгатьтә театр бинасы каршындагы мәйданда Шигырь бәйрәме башланачак. ТР Язучылар берлеге мәгълүматлары буенча, бәйрәм программасының сценаристы – Рифат Сәлах, режиссеры – Булат Гатауллин. Алып баручылар – Булат Ибраһим һәм Эльвира Һадиева.

16.00 сәгатьтә биредә Бөтендөнья татар яшьләре форумы оештыра торган «Мин татарча сөйләшәм» фестивале башланачак.

Гомумән, бу көнне Г.Камал театрының яңа бинасы ишекләре һәркем өчен ачык булыр – анда 10.00-20.00 сәг. кадәр «Язгы Печән базары» шәһәр татар мәдәнияте һәм дизайны фестивале үтәр дип көтелә.

Комментарий язарга


*