ТАТ РУС ENG
Халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә? Һәр милләт, һәр халык — кавеменең исәбе-санына, җиренең зурлыгы-киңлегенә...

Казанда “Шүрәле” мультфильмы премьерасы


2013 елның 24 апрелендә Казанның “Мир” кинотеатрында 12.00 сәгатьтә татар шагыйре Габдуллы Тукайның танылган поэмасы буенча төшерелгән “Шүрәле” мультфильмы күрсәтеләчәк. “Татармультфильм” тарафыннан төшерелгән әлеге мультфильм премьерасы Габдулла Тукай тууына 127 ел тулуга багышлана.
Премьерага дәүләт вәкилләре, Казанның күренекле мәдәният әһелләре, укытучылар, студентлар, мәктәп укучылары чакырылган.
Мультфильм өстендә “Татармультфильм” берләшмәсенең 30 дан артык профессиональ хезмәткәре эшләгән. Мультфильмның продюсеры — Азат Ганиев, баш режиссеры һәм куючы рәссамы — Сергей Киатров. Музыканы танылган композитор Азат Хөсәенов иҗат иткән. Мультфильм геройлары Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры артистлары тавышлары белән сөйләшә. Әлеге мультфильм татар телендә эшләнгән, аның озынлыгы — 13 минут. Керү — ирекле.
“Шүрәле” һөнәри һәм мөгаллимлек даирәләрендә уңай бәяләмә һәм халыкара кинофестивальләрдә катнашырга тәкъдимнәр дә алырга өлгергән.
Әйтергә кирәк, “Татармультфильм” үз эшчәнлегенең беренче көннәреннән үк бөек татар шагыйре иҗатына мөрәҗәгать итә. Аның әсәрләре буенча инде 20 гә якын мультфильм төшерелгән, “Кисекбаш” поэмасы экранлаштырылган. “Кисекбаш” 2011 елда “Харьков сирене” халыкара кинофестивалендә Беренче призны яулады. “Татар әкиятләре” мультфильмнар циклы өчен дә “Татармультфильм” берләшмәсе узган Халыкара мөселман киносы фестивалендә ТӨРЕКСОЙ Бөтендөнья оешмасының Махсус бүләгенә лаек булды.


Комментарий язарга


*