ТАТ РУС ENG

Казанда «Печəн базары» заманча татар мəдəнияте фестивале узачак

Ћб_®ў_п дЁи

5 нче август «Черек күл» паркында «Печəн базары» заманча татар мəдəнияте фестивале узачак. Чарада 100 дизайнер катнашында дизайн-маркет, татарлар, мəдəният һəм Казан тарихы турында лекторийлар көтелә. Бу хакта Бөтендөнья татар яшьлəре форумының матбугат хезмəте хәбәр итә. 

Катнашучылар өчен Казан ханлыгы археологиясе турында экскурсиялəр уздырылачак. Кафе һəм рестораннар  мастер-класслар тәкъдим итәчәк. Шулай ук фестиваль программасында: фин, америка, себер, əстерхан татарларының милли ризыклары; балалар мəйданчыгы; «Гыйлем» проекты мəйданчыгында химия, экология һəм фəлсəфə лекциялəре, ачык «Qayyum» фəнни олимпиадасы, Һарри Поттерның татарчага тəржемəсе; «Бию for you» мастер-класслары.

«Печəн базары» заманча татар мəдəнияте фестивале узачак 11.00 кичке 22.00 кадəр узачак.

Комментарий язарга


*