ТАТ РУС ENG

«Казанга Тукай кайткан» – Камал театрының яңа сәхнәсендә

Фото: © «Татар-информ»Фото: © «Татар-информ»

Казанда Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының яңа бинасында күрсәтеләчәк беренче спектакль – «Казанга Тукай кайткан» (12+) пьесасы булачак. Ул тамашачыларга 2025 елның 1 һәм 2 мартында, бинаның универсаль залында тәкъдим ителәчәк.

Әлеге пьесаның авторы – шагыйрә Резеда Гобәева (Зәйниева), режиссеры – Айрат Җәббаров. Төп рольдә – Габдулла Тукай ролендә – Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов.

Театраль әсәр шагыйрь һәм легендар шәхес Габдулла Тукай (1886-1913) турында. Спектакльнең премьерасы 2024 елның 2 маенда булган иде.

 

 

17.02.2025.

Комментарий язарга


*