ТАТ РУС ENG

КФУ яшьләрне Тукайга багышланган фәнни-иҗади бәйгегә чакыра

«Татар-информ» МА фотосы«Татар-информ» МА фотосы

10-17 апрельдә X-XI сыйныф укучылары, урта махсус һәм югары уку йортлары студентлары арасында республикакүләм фәнни-иҗади бәйге узачак. Аны КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты Г.Тукай исемендәге Милли мәдәният һәм мәгариф югары мәктәбенең Татар теле белеме кафедрасы оештыра.

Габдулла Тукайның туган көненә багышлап, ел саен үткәрелә торган «Кузгатмакчы булсаң халык күңелләрен» бәйгесе быел биш номинациядә булачак. Алар – «Без – Тукайлы халык» (Тукайның шигырьләрен татарча сәнгатьле уку), «Татар теле – күңелем теле» (чит телле катнашучылар Тукайның шигырьләрен татарча укый), «Тукай моңы – җиһанда» (Тукайның төрле телләргә тәрҗемә ителгән шигырьләрен уку), «Тукай – безнең күңелләрдә» (Тукайга багышланган үз шигыреңне уку), «Габдулла Тукай иҗаты турында әйтер сүзем» (Тукай иҗатына кагылышлы фәнни-тикшеренү эшләре тәкъдим итү).

Фәнни-тикшеренү эшләре һәм шигърият бәйрәмендә катнашу өчен гаризалар 2023 елның 10 апреленә кадәр кабул ителә (электрон почта адресы: konkurs.tukay@mail.ru). Бәйгегә 17 апрельдә Казанда, КФУның Филолология һәм мәдәниятара багланышлар институтында нәтиҗә ясалачак.

Программа кысаларында укытучылар өчен «Заманча шартларда төп, урта һәм югары белем бирү системасында татар телен укыту» темасына «түгәрәк өстәл» үткәрү дә планлаштырыла.

 

19.03.2023. Kpfu.ru/philology-culture

Комментарий язарга


*