ТАТ РУС ENG
Халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә? Һәр милләт, һәр халык — кавеменең исәбе-санына, җиренең зурлыгы-киңлегенә...

Күңелләр Кырлайга – Тукайга тартыла

WhatsApp Image 2019-04-12 at 15.45.39
Тукай!.. Ул – бөек исем! Шуңа да һәркайсыбызның күңелендә, җанында аның исеме, халыкчан иҗаты. Апрель ае җитте исә сөекле Тукаебызга карата күңелебездә булган тирән ихтирам, горурлык хисләре язгы ташкындай бар җиһанны биләп ала. Шагыйрь сүзләре белән әйтсәк, «яздан аерып булмый Тукайны», ә инде безне – Тукайдан! Чөнки без – Тукайлы халык. Һәм моның килер гасырларда да шулай булачагына шагыйрь исемен, эзләрен кадерләп саклаучы Арча районының Яңа Кырлай урта мәктәбендә сөекле узган республикакүләм VIII Тукай укуларында янә бер кат инандым.

Нәкъ тә бу шулай. Күңелләрендә Тукаебызга булган олы ихтирам хисләре ташып, ургылып тормаса, ничәмә-ничә чакрымнарны узып, Чүпрәле, Алабуга, Буа, Актаныш, Чаллы, Мөслим, Балык Бистәсе, Алексеевск, Әгерҗе якларыннан ук күпме шигъри җанлы, милли рухлы милләттәшебыз Кырлайга дип адарынып килер идемени!?
I турга 237 эш кабул ителгән булган, шулардан 120 се Тукай укуларында катнашу хокукы алган. Республикабызның төрле районнарыннан 67 укучы һәм 53 укытучы үзенең Тукай иҗатын, мирасын өйрәнүгә багышлаган фәнни-эзләнү эшен мәртәбәле жюри хөкеменә тәкъдим итте.Гадәттә без Тукайның Шүрәлесен Кырлай урманнарында гына яшидер дип күзаллыйбыз. Юк икән!? Ул да Тукай укулары уздырыласын ишетеп, үзе белән Кәҗә белән Сарык дусларын да ияртеп, һәммәсеннән дә алда – иртәдән үк шагыйрь исемен йөрткән Яңа Кырлай мәктәбенә килеп җиткән. Тукай укуларына дип, мәктәп ишеген ачып кергән һәрбер кунакны: «Хуш килдегез, Тукай иленә рәхим итегез!» – дип сәламләп каршылавын гына карагыз! Ә инде мәктәп фойесында, класс-коридорларында – чын мәгънәсендә, Тукай рухы: мәктәп укучыларының Тукай геройларын чагылдырган кул эшләре, иҗат җимешләре, китап күргәзмәләре… Тукай иҗатын ихлас ярата, аның сүзләренә язылган җырларны үзгә бер җылылык, белән җырлап, биеп тә сөендерде әле Яңа Кырлайның бүгенге Тукай варислары.
Тукай укуларына килгәндә исә, укучылар «Габдулла Тукай һәм тел гыйлеме», «Габдулла Тукай иҗатында бөек шәхесләребез», «Туган ягым мәдрәсәләре», «Габдулла Тукай иҗаты чит илләрдә», «Мәсәлләрдә – тормыш дөреслеге», ә мөгаллимнәребез «Укыту-тәрбия процессында классикларыбыз иҗатын өйрәнү», «Татар әдәбиятында мәсәл җанры», «Укытучыларның әхлак темасына язылган әкиятләре» дигән секцияләргә бүленеп эшләде.
Габдулла Тукай укуларында чыгыш ясаучыларның һәркайсы Тукаебызның тормыш юлын, әдәби мирасын тирәнтен белүен, аны яратуын раслады. Моның шулай булуын жюри составындагы фән кандидатлары Илһам Гомәров, Рәсимә Шәмсетдинова, Ринат Нуруллин, каләм әһелләре Фирүзә Җамалетдинова, Вакыйф Нуриев, Илназ Фазуллин, музей хезмәткәрләреннән Алсу Морзакаева, Радик Яруллин, Шәфигулла Гариповлар да билгеләп үтте.Шәхсән минем үземә «Габдулла Тукай иҗаты чит илләрдә» секциясе эшендә катнашырга туры килде.Сигез укучы эшен тыңладык, Һәркайсында – күпме кызыклы мәгълүмат. Тукаебыз иҗатының татар халкының йөз аклыгы булуын, чит илләрдә, чит телләрдә дә Тукай шигъриятенең никадәр зур яңгыраш табуын үз чыгышларында кызыклы фактлар белән дәлилли алды алар. Тукай иҗаты әле укучыларыбызның үз күңелләренә дә илһам, рух өсти икән. Әйтик, Арчадагы 7 нче урта мәктәп укучысы Алсинә Хәева, Тукаебызга багышлап, «Сүнмәс йолдыз» исемле шигырен язган:
Әллә тормыш, әллә инде язмыш
Кагып-сугып йөрткән шагыйрьне.
Ятим калгач, артык кашык булып
Яшәүләре өзә бәгырьне.
Үлгәненә күпме ел узса да,
Ул мәңгегә безнең күңелдә.
Рәхмәт сиңа бай иҗатың өчен
Онытмабыз сине гомергә.

Ә инде Арча районының Яңа Кырлай мәктәбеннән Ания Галимҗанова үзе Тукайның халкыбыз гимнына әверелгән «Туган тел»не инглиз теленә тәрҗемә итеп, шуны ук җырлап та күрсәтте.
Соңыннан җиңүче укучыларга һәм укытучыларга дипломнар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Таһир САБИРҖАНОВ

Комментарий язарга


*