ТАТ РУС ENG

Кырлайда Тукай бакчасы үсәчәк

2009-04-27


Кырлайда Тукай паркы барлыкка килде. Татарстанның Арча районында урнашкан Яңа Кырлай авылын татар милләтенең Мәккәсе дип атарга мөмкиндер. Чөнки ул — бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның “дөньяга күзе ачылган” җир. Крестьян Сәгьди абзый гаиләсендә 6 яшьлек Габдулла ике еллап яшәгән, биредә ул мәдрәсәдә беренче дәресләрен алган, тәүге дусларын тапкан, җир кешесе хезмәтенең тәмен татыган.

 

1979 елның язында Кырлайда шагыйрьнең тормыш һәм иҗат юлына багышланган музей ачылган иде, шулай ук Сәгъди абзыйның нигезендә дә яңадан агач-бүрәнәдән йорт-каралты торгызылды. Габдулла Тукай үзенең “Исемдә калганнар” автобиографик повестендә телгә алган бәрәңге бакчасы да әле бар. Анда кечкенә Апуш көрәк белән аягын кискәнен беләбез. Бакчада Тукай заманындагы карт нарат һаман да исән.

 

 

Инде Тукайны хәтерләтеп торучы бу агач ялгыз булмас: быел музей янында Тукай паркы барлыкка килде. Анда күренекле шәхесләр бөек шагыйрьгә атап чыршылар үстерәчәк. Беренче төпләрне Габдулла Тукай туган көне уңаеннан апрельдә Казаннан кайтып, бер төркем татар язучылары утыртты. Шагыйрь Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Равил Фәйзуллин, Мөдәррис Вәлиев, ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, драматург Туфан Миңнуллинның хәзер Тукай бакчасында һәркайсының исемле агачы бар. Шәт, яшь шагыйрьләр Рүзәл Мөхәммәтшин, Резеда Гобәева чыршылары да тамырланып китәр. Күптән түгел, Тукайның туган көнендә, Интернетта ачылган www.gabdullatukay.ru сайты исеменнән дә Тукай бакчасына агач утыртылды. Шулай итеп, бакча түрендәге Тукай бюстын тиздән биек, төз чыршылар бизәп торачак.

 

 

Кырлайдагы Габдулла Тукайның дәүләт әдәби-мемориаль музей комплексын якын киләчәктә шактый зур үзгәрешләр көтә. Татарстан Хөкүмәте бу төбәкне мәдәни-туристик үзәк рәвешендә үстерергә планлаштыра. Комплексның директоры Тәлгать Гомәров сөйләгәнчә, хәзерге вакытта Тукай Ватанына килгән кешеләрне кабул итү, аларны биредәге музейлар белән таныштыру, гомумән, кунакларның ялын оештыру өчен бөтен кирәкле шартлар тудыру өстендә эш бара. “Җәен Тукай музее янындагы күлдә көймәләрдә, катамараннарда йөзү мөмкинлеге булачак. Кырлайда кунакханә, ашханә төзиячәкбез, сувенирлар сәүдәсен оештырачакбыз. Безгә килгән кеше рәхәтләнеп, матур гына ял итеп китә алачак”, — ди Тәлгать Гомәров. Кунакларны тиешле дәрәҗәдә кабул итү ихтыяҗы юктан түгел, әлбәттә. Кырлай сукмагыннан кеше өзелми. “Татарстанда без ялсыз эшли торган бердәнбер музейдыр. Кырлайга Тукайны сагынып килүчеләр бик күп, алдан хәбәр итмичә дә һәр минутта кунаклар килеп төшәргә мөмкин”, — ди директор әфәнде.

 

Г.Тукайның музей комплексына шулай ук күрше Кушлавыч авылындагы Тукаевлар гаиләсе музей-йорты да керә. Кушлавычта — Габдулла Тукай туган, биредәге зиратта аның әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәт җирләнгән. 1996 елда авылда Тукаевлар йорты торгызылып, төзелгән. Йортның элеккеге нигезе урынында Тукай һәйкәле куелган. Кырлайга килгән кешеләр еш кына Кушлавычка да керә. Инде Тукайның әнисе Мәмдүдәнең туган авылында – Арчаның Өчиле авылында да музей ачу ниятләнелә, ди Тәлгать Гомәров. Билгеле булганча, кечкенә Тукай Өчиледә Зиннәтулла бабасында яшәп алган, шагыйрь булып танылгач, янә шушы якларга кайтып килгән.

 

Тәлгать Гомәров әйткән тагын бер яңалык: ТР Мәдәният министрлыгы Кырлай мемориаль комплексына Тукайга багышланган күчмә күргәзмә экспозициясен ясарга финанс ярдәмен күрсәтә. Шушы көннәрдә экспозиция җиһазларын Мәскәүдән китереп җиткерергә тиешләр. Музейда әлеге экспозиция икенче катта урнаштырылачак. Күчмә күргәзмә буларак, ул Татарстан, Россия һәм чит илләр буенча сәяхәт итәчәк.


Комментарий язарга


*