ТАТ РУС ENG

Менделеевскины Тукай иҗатына багышланган мурал бизәп торачак

Менделеевскида Тукай иҗатына багышланган мурал проекты. Фото: vk.com/radmir_belyaevМенделеевскида Тукай иҗатына багышланган мурал проекты. Фото: vk.com/radmir_belyaev

Татарстанның Менделеевск шәһәрендәге йортларның берсен тиздән татар шагыйре Габдулла Тукай иҗатына багышланган рәсем бизәп торачак.

Бу хакта Менделеевск муниципаль районы башлыгы Радмир Беляев «ВКонтакте» социаль челтәрендәге рәсми сәхифәсендә хәбәр итте.

Шәһәрдә быел биш йортның стенасында мураллар (мурал – стенага ясалган зур картина яки граффити) пәйда булыр дип планлаштырыла.

2023 ел Татарстанда милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Бу уңайдан Менделеевскиның Пушкин урамындагы 4нчы йорт стенасында – Габдулла Тукайның «Шүрәле» поэмасы, ә күрше 2нче йортның стенасында рус шагыйре Александр Пушкин һәм аның «Руслан и Людмила» поэмасы хөрмәтенә мураллар урын алачак.

Башка урамнардагы йортлар шәһәрнең үткәненә һәм киләчәгенә, хирург Ефим Чоловскийга һәм Туган илгә багышланган рәсемнәр белән бизәләчәк. Әлеге эштә Менделеевскидагы «Аммоний» АҖ ярдәм күрсәтер дип көтелә.

 

17.03.2023.

Комментарий язарга


*