ТАТ РУС ENG

Мәскәү татарларыннан «Шүрәле» поэмасының дәвамы

WhatsApp Image 2022-08-29 at 10.58.24

Вот и прошёл день рождения Габдуллы Тукая…. Предсказуемо…. Размещались многочисленные видео со стихотворением «Туган тел»… Все бы ничего, только вот подобное происходит каждый год, ещё с тех лет, когда из Тукая делали богоборца, удаляя из его стихотворений религиозные мотивы…. С тех пор творчество Тукая, кружится вокруг нескольких стихов, но все знают, что Тукай-это наше все…

Я не считаю Тукая Пушкиным, мне оптимистично хочется верить, что он татарский Державин, предвещающий приход именно татарского поэта, способного в своих стихах бестрашно и всем поэтическим талантом и мощью обратиться к миллионам людей на родном языке, и самое главное найти в их сердцах отклик….
Увы, но даже Тукай не нашёл бы сейчас понимания у татар, его истинное творчество чуждо для 80% соплеменников… Для примера попробуйте сходу назвать 10 стихотворений Тукая? Получилось?….

Если мы не совершим переоценку творчества Тукая, не будем раскрывать и доносить современным языком искусства его идеи, при этом глубоко осмысляя их, то… Нет не Тукай, а мы будем неактуальны!

P.S.
Я позволил себе продолжить стихотворение «Шүрәле», но только с позиции обиженного лешего, который умнее чем нам кажется, но вот только доверчивость его подвела…

Ренат Абянов,
руководитель Департамента культуры ДУМ РФ

Шүрәле

Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл —«Кырлай» диләр;
Җырлаганда көй өчен, «тавыклары җырлай», диләр.
Ул авылның, һич онытмыйм, һәрьягы урман иде,
Ул болын, яшел үләннәр хәтфәдән юрган иде.
Урманында кып-кызыл кура җиләк тә җир җиләк;
Күз ачып йомганчы, һичшиксез, җыярсың бер чиләк.
Бик хозур! Рәт-рәт тора, гаскәр кеби, чыршы, нарат;
Төпләрендә ятканым бар, хәл җыеп, күккә карап.
Юкә, каеннар төбендә кузгалаклар, гөмбәләр
Берлә бергә үсә аллы-гөлле гөлләр, гонҗәләр.
Ак, кызыл, ал, сап-сары, зәңгәр, яшелдән чәчкәләр;
һәр тарафка тәмле исләр чәчкәли бу чәчкәләр.
Зур бу урман: читләре күренмидер, диңгез кеби,
Биниһая, бихисаптыр, гаскәри Чыңгыз кеби.
Билгеле, бу кап-кара урманда һәр ерткыч та бар,
Юк түгел аю, бүре; төлке — җиһан корткыч та бар.
һәм дә бар монда куян, әрлән, тиен, йомран, поши,
Очрата аучы булып урманда күп йөргән кеше.
Бик матур бер айлы кичтә бу авылның бер Җегет
Киткән урманга утынга, ялгызы бер ат җигеп.
Тиз барып җиткән Җегет, эшкә тотынган баргач ук,
Кисә башлаган утынны балта берлән «тук» та «тук»!
Җәйге төннең гадәтенчә, төн бераз салкын икән;
Барча кош-корт йоклаган булганга, урман тын икән.
Шундый тын, яхшы һавада бу утынчы исә,
Алны-артны, уңны-сулны белмичә, утын кисә.
Балтасы кулда, Җегет эштән бераз туктап тора;

Кискән агачларга карыйм, күзләремнән яшь тама!
«Чү, уйлыйм, нигә икән юкка үлә наратлар,
Төнне урманны кисә бит, мәрхәмәтсез караклар».
Куркыты бераз мине, бу җегетнең балтасы,
әмма инде сабырлык юк, туры килә барасы.
Ямьсез үкергәч инде, чыктым карак каршына,
Кызганыч, курыкты бераз карап минем башыма.
Мөгез булсын дип кыстырдым, зур ботакны маңгайга,
Җегет артка чигенергә ашыкты, дога укып Ходайга!
Мин дә ышанам Аллага, бөтен гаиләм иманлы,
Ләкин бер кемгә дә бирмәм бетерергә урманны!
Үзем куркам, кулларымның бармакларын селкетәм,
Алдакчы булсам да әйткән идем, кешеләрне дип үтерәм!
Ничек үтерәм икән — үз-үемә сорау биргәч,
Кытыкларга яратамын дидем үткен балтаны күргәч.
Китәргә кирәк аңарга иде, әмма бәндә кымшанмый,
Миңа ахырысы күргәчтән, мәҗнүнгә кебек карый.
Кирәк иде миңа, дуслар, зарланырга аюга,
Куар иде, бу малайны аты белән Кырлайга.
Яхшы сынмадым, хайван йоклый, күктән төшкән бер йолдыз,
Кинәт бу җегет әйтә: «Яхшы әйдә уйныйбыз.

Сөйлием шартымны сиңа, яхшы тыңлап тор: әнә
Шунда бар ич бик озын һәм бик юан бер бүрәнә.
Мин дә көч-ярдәм бирермен: әйдә, иптәш, кузгалыйк,
Шул агачны бергә-бергә ошбу арбага салыйк.
Бүрәнәнең бер очында бар әчелгән ярыгы,
Шул җиреннән нык кына син тот, и урман сарыгы!»

Түздем, сарыгы өчен, надансызлык ул бугай,
Кеше урманда гына түгел, йортта яши дуңгыздай.
Адәм баласы – алдакчы бит, өйрәткән иде әти,
Аның турында әйткән иде Мөхәммәт хәзрәти.
Мин хәйләсез, мин гади, каны ана ышаныйм,
Тыктым кулымны ярыкка, ә ул булгандыр капкын.
Берьюлы Биш бармагым сынды, йөрәгем оча,
Җегет атка утырып җинаятьтән тиз кача!
– Тукта, — кычкырам, — Коткар мине, ауган таллармы җитми, —
Карак үзе үкерә, әмма мине ишетми,
– Әйтче, зинһар, исемеңне, син җиңдең, бераз тор.
Бәндә горурланып ерактан кычкырды: “Мин Былтыр!”
Беләмен мин, инсаннарда, кулланмый һич бу исем,
Теләгән идем белергә, hәр хайван диеп белсен…
Иртәгесен коткардылар мине якын узган пошыйлар,
Үлем хәлдә булган идем, дару биргән чыршылар.
Куяннарым да хәл белеп, җиләкләрне җыйдылар,
Күләгә булсын өчен кошлар канат җәйделәр.
Кызганыч, терсәккә кадәр кискәннәр шул кулымны,
Шулай Кырлай урманнынан киттем, алып кичә улымны.
Хәзер мин торам еракта, гафу, сезгә әйтмимен,
Чөнки адәм балалары белән күрешүне сөймимен!
Моңсу була, кайбер вакыт, татар моңын сагынам,
Тукай шигырьләрен көйләп, үзәндә елап сузам.
Бервакытны хат алдым, абый яза Кырлайдан:
Бер дә калмады анда, элек йөргән зур хайван,
Урманнары бетә бара, чүп – гөмбәләр урынына,
Шүрәлеләр дә үлгәннәр… нинди хәзер замана?…
Бәлки, кешеләргә рәхәт… өметләнгәндер уйлар,
Ялгыш уйлыйсың диделәр, алдагы язган юллар.
Инсанарга, кызганыч, рәхәт түгел шул биредә,
Кырлайларын калдырып, халык китте шәhәргә,
Балталарын аракыга алыштырды ир-атлар,
Рус телендә сөйлиләр әбиләр һәм балалар!
Гореф-гадәт сакланмый да, мәчетләре ятимнәр,
Әле ярый намазларын калдырмыйлар пәриләр!
Тукай теле бетә бара, табыналар акчага,
50 елдан, татар теле сакланыр гел Арчада,
Татар кызының намусы, ир-җегетнең данлыгы,
Кирәкме ул кешегә – уйлый урман сарыгы…
Нинди синдә киләчәк? Кайда синең тургайлар?
Бу дөньяда яшәр микән яна туган Тукайлар?
Бетте урман… бетә милләт… кем җаваплы, татарлар?
Кайда сезнең батырлык, Җиде миллион Былтырлар?!

 

На пороге небес

Легкие болят….боль сдавливает горло,
Больничный коридор лекарствами пропах,
Зеркальный мой двойник глядит в глаза мне …злобно…
Заламывая пальцы на высохших руках!

Не слушает перо… слова даются трудно,
Все тем же сиротой оставлю белый свет,
В больнице тишина… на улице безлюдно,
Умчаться бы в поля!… Эй, кучер, слышишь? Нет!

Нет… далеки поля под белым ситцем снега,
Наверно, никогда по вам я не пройдусь,
Не пробежит в душе божественная нега,
Коль скоро я средь трав в молитве не склонюсь!

Напрасно тут и там невежды из имамов:
«Попрал Тукай закон судачат без конца!»
Не я ли воспевал величие Корана,
Стирая капли слез со счастливого лица!

Желаю свой народ приветствовать прозревшим,
Достойно и легко идущим по Земле,
Вот только бы меня об этом дне воспевшем
Не помняли б по сказке Шурале!

Терзает грудь болезни страшной скальпель,
В глазах темно! Жара…горю… горю…!
И я выхаркиваю кровь на синий кафель,
Как ночь выплевывает алую зарю!!!

Ну что ж душа, ступай! Лети смеренно,
Скажи Создателю как из последних сил,
Больной Тукай молился вдохновенно,
За свой народ, который так любил!!!

Ренат Абянов фотосы

Комментарий язарга


*