ТАТ РУС ENG

Милли тел – милләт җаны

9102-500x304

Роза Рәис кызы НУРГАТИНА,

Яңа Чишмә районы Тубылгытау төп мәктәбенең инглиз теле укытучысы.

Педагогик эш стажы –18 ел

 

Туган телебез – татар телен үстерү турында күп сөйлибез. Туган телдә укыр өчен газета-журналлар, китаплар чыгарыла. Телевизорда татар каналларында киносын да, татарча мультфильмнарын да күрергә була. Мәктәптә теләге булган укучыларга ана телендә уку мөмкинлеге бар. Тик шулай да, никтер, яшьләр арасында да, бакчага йөрүче сабыйлар арасында да ата-ана теленнән читләшеп, русча сөйләшергә омтылу сизелә.

Әле беркөнне шулай балалар бакчасына кызымны алырга килдем. Таныш апа оныгы белән русча сөйләшеп тора. Гаҗәпләнеп карап торам. Ничек болай соң бу? Чеп-чи татар авылының татар гаиләсендә тәрбияләнүче сабый русча сөйләп маташсын әле! Түзмәдем, ападан сорадым:

– Апа, нәрсәгә русча сөйләшәсез? Ник ул татарча белмимени?

– Болай белә ул, ләкин никтер күбрәк русча сөйли шул, – диде.

Апаның: «Никтер русча сөйләшә»,  – дигәнен юл буе уйлап кайттым. Әти-әни үзара аралашкан телдә ник сабый сөйләми? Ни өчен бакчага йөрүче нәни балаларга туган телендә сөйләшү җайлырак түгел? Көне буе шул турыда уйланып йөрдем. Һәм мин аның җавабын да беләм кебек.

Беренчедән, күп кенә әти-әниләр арасында бала русча сөйләшсә, аңа тормышта белем алырга да, киләчәктә карьера төзергә дә күпкә жиңелрәк була дигән фикер хөкем сөрә. Менә имеш үзләренә татар телендә сөйләшү югары үрләрне яуларга комачаулаган. Монда ирексездән Гаяз Исхакыйның «Җан Баевич» әсәре искә төшә. Андагы героебыз да бит «абразауный», «культерный» булыр өчен русча сөйләшеп, аларча кыланып йөрергә кирәк дип уйлый. Ләкин бичара ул кыламышлары белән ерак китә алмый… Бөек язучы, фикер иясе Г.Исхакый татар кешесенең психологиясен шул вакытта ук чамалаган. Ул әсәрне укыганда, без ул андагы абсурд күренешләрдән кычкырып көләбез. Ләкин хәзер тормышта мондый күренешләрне күзәткәндә бер дә көләсе килми, кычкырып елыйсы килеп китә. Туган телен оныткан, үзенең тамырларын җуйган кешеләр кем була? Татармы?… Юк! Русмы?… Юк! Милләтең нинди дип сораганда, ничек җавап бирерләр? «Я – татарин», – дипме? Ләкин бит без бер урында тору халәте юклыгын беләбез. Димәк, телен җуйган кеше дә әкрен генә бүтән милләт вәкиленә әйләнәчәк. Безнең очракта рус милләтенә. Начармы бу? Дөньяга яраклашып агым уңаена йөзүчеләр өчен – юк. Ләкин үз телен, милләтен, мәдәниятен яратучылар өчен бу – чып-чын трагедия!

Икенчедән, кечкенә сабыйларның туган телләрендә сөйләшмәүләрен компьютер, телевизор, телефонда күрәм. Чөнки әти-әниләренең, алар миңа ачуланмасыннар, балаларга игътибары җитми. Нәни кешенең кулына телефон тоттырып, тынычлап үз мәшәкатьләренә чумып йөри бит алар. Әйе, бу фикерем белән бернинди дә яңалык әйтмимдер. Ул турыда күп яздылар, күп сөйләделәр. Югарыда әйтелгән телне югалту проблемасына боларның нинди катнашы бар соң? Турыдан-туры йогынтысы бар. Ата-аналарның «эшләре күп» булу сәбәпле балалары белән аралашырга  вакытлары җитеп бетми. Ә телефондагы бала карый торган бөтен сайтларда рус телендә сөйлиләр. Кеше кайсы телне күбрәк ишетә, шул телдә фикерли һәм алга таба шул телдә сөйләшә башлый. Әле шуның өстенә телефондагы бөтен уеннар бик матур итеп эшләнелгән, үзенә сабый күңелен гел тартып тора. Әкрен генә андагы тормышка шулкадәр кереп китә – чынбарлык дип кабул итә башлый. Әти-әнисенең нинди телдә сөйләшкәнен ишетми дә, үзенең яраткан персонажлары телендә аралашуны хуп күрә башлый. Ничә гасырлар буена безнең динне, милләтне бетерү өстендә эшләп тә, булдыра алмаганны хәзер Интернет бик җиңел башкара. Киләчәгебез булган балаларга зур йогынты ясый.

Минем максатым кемнедер гаепләү түгел, беркемгә дә төртеп күрсәтергә дә җыенмыйм. Бары тик күңелемдә туган борчуым белән генә уртаклашасым, әлеге проблемага күзәтү ясап, аны хәл итү юлларын табасым килә. Танылган фикер иясе, мәгьрифәтче Каюм Насыйриның тел турында әйткән  түбәндәге сүзләре искә төшә: «…Кеше үзенең телен яхшы белмәсә, башка телгә төшенә алмас, тик бик озак вакытлардан соң гына аңа күнегә алыр». Аның тагын бер кызыклы фикере бар: «Һәрбер культуралы кешенең ике төрле теле була: шуларның берсе – анасыннан сөт имгән вакытта өйрәнгән тел, икенчесе – укытучыдан укыганда – гыйлем һәм фән терминнары белән ачылган тел…»

Сүземне йомгаклап шуны әйтәсем килә: үткәнен югалткан кешенең киләчәге юк. Буыннар арасындагы җепләр өзелмәсен иде. Барлык әби-бабайларыбыз сөйләшкән татлы телебезне онытмасак иде! Татар милләтенең киләчәге нинди булыр? Бу киләчәк барыбыздан да тора. Нәниләрнең күңеле ак кәгазь кебек, шуңа әти-әниләр көндезләрен туган телдә күбрәк аралашсалар, кичләрен матур әкиятләр укысалар, балаларның йөрәгендә мәңге җуелмаслык булып үз телен ярату хисе уяныр иде.

 

Комментарий язарга


*