ТАТ РУС ENG

«Мин татарча сөйләшәм!» акциясенең гала-концерты үтте

img_0570

26 апрельдә, Габдулла Тукайның туган көнендә үткәрелә торган чараларның берсе — «Мин татарча сөйләшәм» акциясенең гала-концерты быел да татар яшьләрен Бауман урамына җыйды.  Ел саен үткәрелеп килә торган бу чараны оештыруга яңгырлы, салкын һава торышы да комачаулый алмады.

IMG_0576

Концертны күтәренке рухта алып баручылар биюче, хореограф Нурбәк Батулла һәм шагыйрә Йолдыз Миңнуллина иделәр. Ә бәйрәм сәхнәсен төрледән-төрле жанрдагы татарча җырлары белән Juna, Gauga, Рәдиф Кашапов, Альберт Нурминский, VLTVN, Malsi Music, K-Ru, Илгиз Шәйхразиев һ.б. гөрләтте. Казанда беренче тапкыр “Бүреләр” башкорт рок төркеме чыгыш ясады. Ә концертның хедлайнерлары — Яр Чаллы шагыйрәсе Айгөл Гайсина белән Петербург музыканты Илья Барамия катнашындагы “АИГЕЛ” хип-хоп дуэты иде.
IMG_0573Чарада яңгыраган дәртледән дәртле җырлар яшьләргә туңарга ирек бирмәде.

IMG_0532IMG_0525IMG_0551IMG_0556Һәркемнең кулындагы кечкенә республика әләмнәре, «ә» хәрефе төшерелгән значоклар татар яшьләренең туган телләренә, милләтләренә булган мәхәббәтен, ватанпарвәрлеген күрсәтеп тора иде.

IMG_0565
Ел саен «Мин татарча сөйләшәм акциясе» кысаларында мәгълүматны ике дәүләт телендә дә җиткерми торган оешмаларга «Тяжело с татарским» антипремиясе тапшырыла. Быел антипремия ТР Экология министрлыгына бирелде. Ә инде рәхмәт хатларына «Содружество» ширкате һәм «Пятерочка» кибетләре лаек булды.IMG_0563

Комментарий язарга


*