ТАТ РУС ENG

«Мирас»та «Тукай аһәңнәре» поэмасы яңгырады

Фото: ТР Дәүләт симфоник оркестры матбугат үзәгеФото: ТР Дәүләт симфоник оркестры матбугат үзәге

Казанда узган «Мирас» фестивале концертында Алмаз Монасыйповның «Тукай аһәңнәре» вокаль-симфоник поэмасы яңгырады.

Нәҗип Җиһанов исемендәге «Мирас» татар музыкасы фестивале 2025 елның февралендә унынчы тапкыр үткәрелде. Оештыручысы – Татарстанның Дәүләт симфоник оркестры. Фестиваль кысаларында Казанның С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт зур концертлар залында быел да өч концерт тәкъдим ителде.

Традиция буенча, өченче концертның программасы заманча композиторларның музыкаль әсәрләреннән төзелгән иде. Концертның беренче бүлегендә яңа әсәрләр яңгырады: ТР Дәүләт симфоник оркестры башкаруында Илһам Байтирәкнең симфоник диптихы, Миләүшә Хәйруллинаның «Анам кыры» спектакле музыкасына сюитасы, Радик Сәлимовның «Чапкын» увертюрасы, Эльмира Галимованың «Идел йорт» баян белән оркестр өчен концертиносы, Эльмир Низамовның виолончель белән оркестр өчен сүзсез җыры һәм Кобан биюе. Дирижер – Ринат Халитов.

Концертның икенче бүлегендә сәхнәгә Казан дәүләт консерваториясенең Концерт камера оркестры чыкты. Музыкантлар Алмаз Монасыйповның «Тукай аһәңнәре» вокаль-симфоник поэмасын тәкъдим итте.

«Тукай аһәңнәре» – Алмаз Монасыйповның Тукай шигырьләренә иҗат ителгән иң танылган әсәре. Аңарда борынгы мөнәҗәт традицияләре белән заманча эстрада һәм Европа музыкасы алымнары кушылган. Әлеге әсәр Тукайның 90 еллыгына язылган булган.

Фестиваль тамашачысы Казан дәүләт консерваториясе ректоры, профессор Вадим Дулат-Алиевны дирижер сыйфатында алкышлады. Солистлар – Казан консерваториясе студентлары Динар Шәрәфетдинов һәм Айгиз Хәйдәршин.

Концерт Ренат Еникеевның ариеттасы белән тәмамланды.

 

 

14.02.2025. Рузилә Мөхәммәтова, «Татар-информ» МА

Комментарий язарга


*