ТАТ РУС ENG LAT
Халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә? Һәр милләт, һәр халык — кавеменең исәбе-санына, җиренең зурлыгы-киңлегенә...

«Моңлы саз чыңнары» бәйгесендә катнашыгыз!

0GVN-WOxm6I

Укытучылар һәм тәрбиячеләрдән Г.Тукай иҗатына багышланган бәйгегә эшләр кабул ителә. 

Март аенда «Мәгариф» журналы бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган «Моңлы саз чыңнары» сыйныфтан тыш чаралар сценарийлары һәм дәрес эшкәртмәләре конкурсы игълан итте. Бүгенге көндә безнең редакциягә Татарстанның төрле районнарыннан 50дән артык эш килеп иреште.

Конкурс «Шагыйрьнең тормыш юлы» һәм «Г.Тукайның иҗат дөньясы» номинацияләрен үз эченә алды.

Бәйге эшләре 20 апрельгә кадәр кабул ителәчәк. Язмаларны «Мәгариф» журналының электрон почтасына (e-mail: magarif-konkurs@bk.ru) юлларга кирәк. Хатның темасында «Моңлы саз чыңнары» конкурсына дип искәртергә кирәк.

Конкурста җиңүчеләрне тәбрикләү тантанасы Казанның «Ногай» кунакханәсендә Тукай залында үтәчәк.

Комментарий язарга


*