ТАТ РУС ENG

«Моңлы саз чыңнары» — бөек  шагыйребезгә багышланган бәйге тәмам

dsc_1232

Февраль аенда «Мәгариф» журналы бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тормыш юлына һәм иҗатына багышланган «Моңлы саз чыңнары» дигән сыйныфтан тыш чаралар сценарийлары һәм дәрес эшкәртмәләре конкурсы игълан иткән иде. Бөек шагыйребез Г.Тукайга, аның иҗатына карата балаларда горурлык, хөрмәт хисе булдыру, шагыйрьнең шигырьләре ярдәмендә укучыларда игелеклелек, тырышлык, гаделлек кебек сыйфатлар, туган телгә мәхәббәт тәрбияләү максатларын күздә тотып үткәрелгән конкурска йөздән артык эш килде. Әйтергә кирәк, бу юлы да республикабызның төрле районнарында хезмәт куючы укытучыларыбыз, тәрбияче, китапханәчеләр актив катнашты. Актаныш, Әтнә, Кукмара, Мамадыш, Лаеш, Казаннан катнашучылар саны күпчелекне тәшкил итте.

Конкурс «Шагыйрьнең тормыш юлы» һәм «Г.Тукайның иҗат дөньясы» номинацияләрен үз эченә алды.

Авторлар үз эшләрендә шагыйрьнең балалар әдәбиятына караган «Кышкы кич», «Бәхетле бала», «Эш беткәч уйнарга ярый», «Эшкә өндәү» «Кызыклы шәкерт», «Мәктәптә», «Сабыйга», «Шаян песи», «Бала белән күбәләк», «Сөткә төшкән тычкан», «Карлыгач», «Кошларга»; туган җиргә мәдхия укучы «Пар ат», «Милли моңнар», «Туган авыл»; социаль һәм милли изелүдән азат булган «Печән базары, яхуд яңа Кисекбаш», ана мәхәббәте турында «Ана догасы», «Бишек җыруы» шигырь һәм поэмалары, «Исемдә калганнар» автобиографик әсәре, «Бәхет», «Бер гөл» мәсәлләрен киң кулланган.

Татарстанның халык шагыйре, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, «Татмедиа» АҖ генераль директоры киңәшчесе Равил Фәйзуллин җитәкчелегендә жюри составы йөздән артык эш арасыннан иң яхшыларын сайлап алды. Һәр номинация буенча өчәр җиңүче (1-3 урын) билгеләнде һәм тагын иң яхшы унар эш рәхмәт хатына лаек булды.

Конкурс таләпләренә җавап биргән язмалар «Мәгариф»нең басма һәм Мәгариф.рф электрон версиясендә дөнья күрәчәк. Ә журналның бу санында конкурста җиңүче авторларның 6 дәресен тәкъдим итәбез.

Менә алар бәйгенең җиңүчеләре.

«Моңлы саз чыңнары» конкурсының «Шагыйрьнең тормыш юлы» номинациясендә:

I урында – Әтнә районы Күңгәр урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлфия ГАЛИЕВА;

II урында – Азнакайдагы 4 нче лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Халидә САБИРОВА;

III урында– Актаныштагы сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатының педагог-китапханәчесе Эльвира ИСЛАМОВА.

«Моңлы саз чыңнары» конкурсының «Тукайның иҗат дөньясы» номинациясендә:

I урында –  Казандагы 180 нче гимназиянең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Ханә СӨЛӘЙМАНОВА;

II урында – Лаеш районы Атабай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укутучысы Илсөяр ШӘРӘПОВА;

III урында – Казандагы 162 нче балалар бакчасы тәрбиячесе Надия ВӘЛИЕВА.

28 май көнне Казан шәһәренең Ногай кунакханәсендәге Тукай клубында «Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналлары редакциясе бәйгене йомгаклау тантанасы оештырды. Анда җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр, рәхмәт хатлары тапшырылды.

 

Комментарий язарга


*