ТАТ РУС ENG

Яңалыклар

Музейның «йолдыз» экскурсоводы – рәссам Булат Гыйлванов

2014  елның 10 декабрендә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда татар рәссамы Булат Гыйлванов экспозицияләр буенча экскурсия үткәрәчәк. Г.Тукай музеенда танылган шәхесләр тарафыннан экскурсияләр “Йолдызның музей рейтингы” дип исемләнгән мәдәни проект кысаларында, айга бер тапкыр оештырыла....

«Шәрык» клубының серле тарихы…

Казанның «Шәрык» клубы татар мәдәнияте һәм сәнгате үсешендә әһәмиятле роль уйнаган милли-агарту оешмасы булган. Галим Җәүдәт Миңнуллин бу оешманың күптармаклы эшчәнлеген үзенең тарихи очеркында яктыртырга омтылган. 2014 елның 28 ноябрендә Казандагы Г.Тукай әдәби музеенда аның...

«Шәрык» клубы серләре

  2014 елның 28 ноябрендә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда тарихчы, галим Җәүдәт Миңнуллинның “Шәрык клубы” исемле фәнни-популяр китабын тәкъдим итү кичәсе уза. Габдулла Тукай әдәби музее татар дөньясының фән, мәдәният учакларының берсе булып яшәвен...

Ульяновск балалары Тукай иҗаты белән таныша

Ульяновск өлкәсендә 2014 елның 10 ноябреннән 14 ноябренә кадәр “Татарстан Республикасы мәдәнияте көннәре” үтә. Бу уңайдан Ульяновск шәһәрендә һәм өлкәдәге районнарда көн саен Татарстан сәнгатькәрләренең концертлары, рәсем күргәзмәләре, татар әдипләренә, композиторларына багышланган төрле кичәләр уздырыла....

Чиләбедә Шүрәле шәүләсен күрсәттеләр

2014 елның ноябрендә Чиләбе шәһәренең “Кировец” кино-театр берләшмәсе яңа иҗади эш – “Сөйкемле Шүрәле” дип исемләнгән күләгәләр спектакленең премьерасын тәкъдим итте. Татар шагыйре Габдулла Тукайның танылган “Шүрәле” поэмасы буенча әлеге спектакльне “Скарабей” комлы нәкыш һәм...

Тукай йөзе – футболкаларда

  Казанның Zilant Media видеостудиясе исемнәре Татарстан белән бәйле, бу җирлек үсешенә үзләреннән өлеш керткән танылган кешеләрнең йөзләре төшерелгән футболкалар ясап чыгара башлады. Видеостудиянең җитәкчесе Азат Гарифуллин сүзләренчә, бу проектны алар “Kazan Family”, татарчалап әйткәндә,...

Музейлар әдәбият дәресенең бер өлеше булачак

2014 елның 12 ноябрендә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда күренекле татар шагыйренең “Исемдә калганнар” автобиографик повесте язылуына 105 ел тулуга багышланган әдәби айлык тәмамланды. 12 ноябрь – бу повесть моннан 105 ел элек аерым китап...

“Исемдә калганнар”га – 105 ел

  2014 елда татар шагыйре Габдулла Тукайның “Исемдә калганнар” повесте язылуына 105 ел тула. Әлеге уңайдан Казанның Г.Тукай әдәби музеенда 29 сентябрьдән 12 ноябрьгә кадәр “Исемдә калганнар”га – 105” дип исемләнгән әдәби чаралар айлыгы уздырылачак....

«Кәҗә белән Сарык» – Уфада

Казанның “Әкият” Татар дәүләт курчак театры Башкортстан Республикасының Уфа шәһәрендә оештырылган фестивальдә катнаша. Театрның татар труппасы артистлары 2014 елның 26-30 сентябрендә узучы “Театрлы Идел буе” – “Ниточка” дип исемләнгән фестивальдә татар шагыйре Габдулла Тукайның “Кәҗә...

Тукай әсәрләре буенча төшерелгән мультфильмнар – Кырымда

2014 елның 25 сентябрендә Симферопольдә, Кырым инженер-педагогика университетында Татарстанның “Татармультфильм” берләшмәсе белән хезмәттәшлектә иҗат ителгән кырым-татар телендәге мультфильмнарны тәкъдим итү чарасы узды. Мәгълүм булганча, Татарстанда Президент Рөстәм Миңнеханов булышлыгы белән татар шагыйре Габдулла Тукайның балалар...