ТАТ РУС ENG

Яңалыклар

Тукай музеенда Сабантуе мизгелләре

2014 елның 10 июнендә Казанның Г.Тукай әдәби музеенда “Сабантуй мизгелләре” исемле күргәзмә ачу тантанасы уза. Күргәзмә Г.Тукай әдәби музееның ачылуына 28 ел тулу уңаеннан оештырыла. Габдулла Тукай әдәби музее татар дөньясының мәдәният учагы булып яшәвен...

Тукай геройлары япон телендә сөйләшә башлый

2014 елның май азагында Казандагы «Татармультфильм» берләшмәсендә TV Токио япон телевидениесе төркеме кунакта булып китте. Япон корреспондентлары Ю. Ирикура һәм Юичиро Ивашита татар аниматорларының ничек эшләүләре, хәзерге вакытта нинди мультфильмнар төшерүе белән кызыксынды. «Татармультфильм» оешмасы...

“Сөйкемле Шүрәле”гә – 5 яшь!

  2014 елның 20 маенда Казан шәһәренең Г.Тукай әдәби музеенда бөек татар шагыйренең иҗатын киңрәк өйрәнүгә һәм декоратив-гамәли сәнгатьне үстерүгә багышланган “Сөйкемле Шүрәле” халыкара конкурсының өченче сайлап алу туры узды. Музейның күргәзмәләр залында урнашкан 120гә...

«Гыйлем һәм остазлык юлында»

  2014 елның 21 маенда Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда филология фәннәре докторы, профессор Хатыйп Миңнегуловның «Этапы развития тюрко-татарской, античной и русской литератур», «Тюркское словесное искусство», «Шәрык классикасы һәм татар әдәбияты» (татар һәм рус телендә),...

Туганлык җепләре Тукайга тоташа

“Мин үземнең Тукай туганы икәнемне яшьтән белә идем, – ди Лилия ханым Фатыхова. – Студент елларында шагыйрьнең әтисе ягыннан шәҗәрәсе белән кызыксына башладым: шушы еллар эчендә нәсел агачы шактый тармакланды”. Лилия Фатыхова Арча шәһәренең данлыклы...

Тукай эзләре буенча сәяхәткә

Казанның Габдулла Тукай әдәби музее 2014 елның языннан  “Шагыйрьнең бишеге” дип исемләнгән яңа экскурсия маршруты булдырды. Бөек татар шагыйре белән бәйле урыннарны үз күзләре белән күрергә теләүчеләрне Татарстан районнары буйлап сәяхәткә чакыралар. Тукайның тормыш юлына...

 Г.Тукай музеенда «Йолдызлы экскурсия»

2014 елның 17 маенда 14.00 сәгатьтә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда язучы, журналист, «Гаилә һәм мәктәп» журналының баш мөхәррире Гөлүсә Закирова экскурсия уздырачак. Габдулла Тукай әдәби музеенда күп төрле мәдәни чаралар – әдәби-музыкаль кичәләр, мәдәният...

«Без сугышта арысланнан көчлебез…»

2014 елның 7 маенда Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда Бөек Җиңү көненә багышлап «Без сугышта арысланнан көчлебез…» дип аталган сыйныф сәгате уздырыла. Г.Тукай әдәби музеенда күп төрле мәдәни чаралар – әдәби-музыкаль кичәләр, мәдәният әһелләре белән...

Алабугада Габдулла Тукайга һәйкәл куелды

  2014 елның апрелендә Татарстанның Алабуга шәһәрендә татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл куелды. Ул шәһәрнең 1нче мәктәбе янындагы мәйданда урнаштырылды. Бу Алабугада 24нче скульптура. Шәһәр башкарма комитетында хәбәр итүләренчә, һәйкәлне ачу тантанасы 2014 елның май...

Шигърият бәйрәмендә Тукай премиясе лауреатлары игълан ителде

Габдулла Тукай туган көнендә Казанда узган Шигърият бәйрәмендә бик күп төрки халыкларның шагыйрьләре һәм язучылары катнашты. Татарстан башкаласында ел саен 26 апрельдә Тукай һәйкәле янында Шигърият бәйрәме уза. Быел инде апрель керүгә карамастан, урамда ара-тирә...