ТАТ РУС ENG

Яңалыклар

“Казан – төрки дөньяның мәдәни башкаласы”

2014 елның 26 апрелендә – татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай туган көнендә Казанда тантаналы төстә “Казан – төрки дөнья башкаласы” елы ачылачак. Казан, Астана (Казакстан) белән Искишәһәрдән (Төркия) соң, – “Төрки дөньяның мәдәни башкаласы” исеменә...

Татарстан Тукайны һәм тарихи әсәрләр укый

  2013–2014 елларда Татарстанда иң күп укылган китаплар – татар шагыйре Габдулла Тукай китаплары һәм тарихи темага язылган әсәрләр. Татарстан Милли китапханәсе директоры Наил Камбиев сөйләгәнчә: “Соңгы биш елда, гомумән,  Габдулла Тукай китаплары популярлык исемлегендә...

Моҗгада Тукай туган көненә багышлап бәйге узачак

Татар шагыйре Габдулла Тукай туган көне хөрмәтенә Удмуртия Республикасының Моҗга шәһәрендә 2014 елның 27 апрелендә тәүге тапкыр “Татар егете” исемле республика бәйгесе узачак. Аны Моҗга шәһәренең татар милли-мәдәни мохтарияте һәм “Иман” Татар яшьләре берлегенең Моҗга...

Тукай музеенда – шигърияткә чикләр юк

2014 елның 21 мартында Казанның  Габдулла Тукай әдәби музеенда Халыкара шигърият көне уңаеннан “Шигърияткә чикләр юк” дип аталган әдәби-шигъри чара үткәрелә. 21 мартны Халыкара поэзия көне итеп билгеләп үтү турында карар 1999 елда ЮНЕСКО Генераль...

Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе артты

  2014 елның мартында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен 500 мең сумга кадәр арттыру турындагы Указны имзалады. Әлеге рәсми документта:  “Татарстан Президентының 2004 елның 31 декабрендә, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә...

Фәрит Яруллинның 100 еллыгына

2014 елның 15 мартында Казанның М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрында “Шүрәле” балеты күрсәтелә. Спектакль шушы балетка көйне иҗат иткән татар композиторы Фәрит Яруллинның (1914-1943) тууына 100 ел тулуга багышлана. Казан сәхнәсендә...

2014 ел өчен Тукай премиясенә кандидатлар билгеле

  Татарстан Президенты каршындагы Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт премияләре буенча комиссия, республиканың мәдәният, әдәбият һәм сәнгать өлкәсенә зур өлеш керткән шәхесләрнең иҗатлары белән танышканнан соң, 2014 елда Габдулла Тукай исемендәге Татарстан Республикасы Дәүләт...

Тукай музеенда – Туган тел көне

2014 елның 21 февралендә Казанның татар шагыйре Габдулла Тукай әдәби музеенда Халыкара Туган тел көненә багышланган “И туган тел!” дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә уздырылачак. ЮНЕСКОның 1999 елның ноябрендәге 30-нчы Генераль конференциясе карары белән 2000 елның...

Сәгыйдә Сираҗиеваның “Күңел моңы”

2014 елның февралендә Татарстанның Чаллы шәһәрендә Татарстан һәм Россия Рәссамнар берлекләре әгъзасы Сәгыйдә Сираҗиеваның “Күңел моңы” дип аталган шәхси күргәзмәсе ачылды. Шәһәрнең Картина галереясендә тәкъдим ителгән әлеге күргәзмә рәссамның 55 яшьлек юбилеена багышлана, анда Чаллы...

Татар морзалары Тукайга һәйкәл куярга тели

Башкортстанның Татар морзалары җыены Уфада татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл кую тәкъдиме белән чыкты. Татар морзалары мәҗлесенең рәисе Максат Мәмлиев хәбәр иткәнчә, морзалар бу мәсьәлә белән шөгыльләнүче эшче төркем булдырган. Инде һәйкәлнең проектын эшләгән, аны...