ТАТ РУС ENG

Яңалыклар

Кыш бабай һәм Тукай әкиятләре геройлары Яңа елга көтә

Казаннан 90 километр ераклыкта урнашкан Арча районының Кырлай авылында татар Кыш бабае белән Кар кызы Яңа елга кунаклар көтә. Декабрь азагыннан башлап, 2014 елның 3 февраленә кадәр биредә Габдулла Тукай әкиятләре геройлары катнашында балалар өчен...

Оренбург театры сәхнәсендә – «Кәҗә белән Сарык»

  2013 елның 25 декабрендә Оренбургның М.Фәйзи исемендәгеДәүләт татар драма театрында татар шагыйре Габдулла Тукайның “Кәҗә һәм Сарык” әкияте буенча балалар өчен “Сильный тот, кто умный” исемле спектакльнең премьерасы булды. Шагыйрь Гәрәй Рәхим инсценировкасындагы пьесаны...

Тукай музеенда Яңа ел

Казанның Габдулла Тукай әдәби музее яңа ел бәйрәмнәре чорында һәм, гомумән, 2014 елның беренче аенда балаларны һәм өлкәннәрне музейга кунакка чакыра. Музейда төрле бәйрәм чаралары, әдәби-музыкаль кичәләр һәм иҗади очрашулар үтәчәк. 3 гыйнварда Г.Тукай музеенда...

Уральскида Тукай яшәгән йорт төзекләндерелә

Уральск шәһәрендә татар шагыйре Габдулла Тукай исеме белән бәйле тагын бер тарихи объект төзекләндерелә. 1895 елда кечкенә ятим Апушны Казан арты Арча ягыннан Уральск төбәгендә яшәүче әтисенең бертуганы Газизә үзенә чакыртып ала. Шулай итеп, Габдулланы...

Уральскида Тукай яшәгән йорт төзекләндерелде

  Уральск шәһәрендә татар шагыйре Габдулла Тукай исеме белән бәйле тагын бер тарихи объект төзекләндерелде. 1895 елда кечкенә ятим Апушны Казан арты Арча ягыннан Уральск төбәгендә яшәүче әтисенең бертуганы Газизә үзенә чакыртып ала. Шулай итеп,...

«Яңа Кисекбаш»ка – 105 ел

  Татар шагыйре Габдулла Тукай хәзер исән булса, аннан да бай кеше булмас иде. 2013 елның 26 ноябрендә Татарстанның  “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган видеоконференция вакытында Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры баш режиссеры...

Татар казаклары тарихы яңартыла

    Казахстанның Уральск шәһәрендәге Габдулла Тукай музее 2013 елның 19 декабрендә “Уральск татар казаклары” дип исемләнгән конференция үткәрә. Уральск шәһәрендә гомер-гомергә Уральск казак гаскәренең атаманнары яшәгән, ә Пугачев баш күтәрүеннән соң Петербургтагы җитәкчелек билгеләнгән...

«Яңа Кисекбашка» – 105 ел

2013 елның 28 ноябрендә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда күренекле татар шагыйренең “Печән базары, яхуд Яңа Кисекбаш” поэмасына 105 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды. Әйтергә кирәк, музейның даими экспозияциясендә дә әлеге әсәрнең язылу тарихына бәйле...

Алабуга халкы Тукай мәйданын төзекләндерә

2013 елның ноябрендә Татарстанның Алабага шәһәрендә 1 нче мәктәп янындагы Габдулла Тукай мәйданын төзекләндерү эшләре яңартылды. 2014 елның апрелендә, татар шагыйренең туган көнендә, биредә Тукайга һәйкәл ачылыр дип көтелә. Тукай һәйкәле тулы буена булачак, янәшәсендә...

Шүрәле балалар паркына «күчте»

  2013 елда Татарстанның Бөгелмә шәһәрендә, үзәк мәйданнан ерак түгел бакчада Габдулла Тукайның танылган әсәре героена – Шүрәлегә һәйкәл ачылган иде. Әмма элек бу җирдә Николай Чудотворец чиркәве булган, аның бинасы сакланмаса да, христианнар бу...