ТАТ РУС ENG

Яңалыклар

“Татармультфильм” – Җәлил премиясе лауреаты булды

“Татармультфильм” берләшмәсе 2012-2013 нче еллар өчен Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премиясенә лаек булды. Яңа лауреатлар исемнәре билгеләнгән 486 нчы санлы карарга 2013 елның июль аенда республика премьер-министры Илдар Халиков кул куйды. Лауреатлар арасында шулай...

Әхсән Фәтхетдинов истәлегенә багышланган күргәзмә

  2013 елның июль аенда Татарстанның Түбән Кама шәһәр музеенда республиканың Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт бүләге лауреаты Әхсән Фәтхетдинов хезмәтләре күргәзмәсе оештырылды. Ул Татарстанның халык рәссамы, сынчы, агачка уеп ясау остасы, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе,...

Венера Думаева-Вәлиеваның яңа хезмәте дөнья күрде

  Татар шагыйре Габдулла Тукай әсәрләрен русчага тәрҗемә итүче Венера Думаева-Вәлиеваның күптән түгел Мәскәүдә чираттагы хезмәте дөнья күрде. Бу юлы – немец шагыйре Иоганн Вольфганг фон Гётеның соңгы чор иҗаты белән бәйле танылган шигъри җыентыгы...

“Шүрәле” мультфильмын Интернетта карап була

  “Татармультфильм” берләшмәсе җитештергән “Шүрәле” һәм башка мультфильмнарны хәзер Интернетта карап була. “Без мультфильмнарыбызны киң катлау аудиториягә таныту эшенә керештек. Хәзер “Шүрәле” һәм башка мультфильмнарны www.balarf.ru һәм Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы сайтларыннан карарга мөмкин....

Тукай музеенда чуаш теле укытучылары белән очрашу үтте

2013 елның 10 июнендә Казанның Габдулла Тукай әдәби музеенда Татарстанның чуаш мәктәпләрендә белем бирүче чуаш теле һәм әдәбияты укытучылары өчен мастер-класс уздырылды. Ул КФУ карамагындагы Идел буе мәгариф хезмәткәрләре квалификациясен күтәрү һәм профессиональ белемен арттыру...

“Шүрәле” мультфильмы дөньяны яулый

2013 елның 12 июнендә Франциянең Анси шәһәрендә Халыкара анимацион кино базары (MIFA) узды, ул танылган анимацион фестиваль кысаларында оештырылды. Татарстан бу чарага “Татармультфильм” иҗат берләшмәсенең “Шүрәле” мультфильмын алып барды. 13 июньдә продюсер Марат Ганиев “Шүрәле”не...

Чиләбедә Тукайга һәйкәл куелачак

Чиләбедә танылган сынчы Виктор Митрошин татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл проекты өстендә эшли. Һәйкәлгә Чиләбе өлкәсе Татар конгрессы заказ биргән. Конгресс Башкарма комитеты рәисе Лена Колесникова эскизны хуплаган. — Яшермим: иҗат газаплары кичердем, ләкин образ...

“Тылсымлы куллар” — музейда

  2013 елның 6 июнендә Казанның Габдулла Тукай Әдәби музеенда “Әйдәгез, дуслашыйк!” циклыннан “Тылсымлы куллар” — музейда” дип аталган очрашу үткәрелә. Ул музейның туган көненә багышлана. Бөек шагыйрьнең әдәби музее 1986 елның 11 июнендә Татарстан...

Татарстан Президенты Уральскида Тукай урыннарында булды

  Татарстан президенты Рөстәм Миңнеханов 2013 елның 2 июнендә Казахстанның Уральск шәһәрендә уздырылган татар милли бәйрәме – Сабан туенда катнашты. Иртән президент Көнбатыш Казахстан өлкәсе акымы Нурлан Ногаев белән Уральскидагы Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйды,...

«Сөйкемле Шүрәле» җиңүчеләрен бүләклиләр

2013 елның 1 июнендә Казанда, “Әкият” балалар мәдәни үзәгендә “Сөйкемле Шүрәле” Бөтенроссия бәйгесендә җиңгән иҗат эшләре күргәзмәсе ачылачак. Быел бәйге Габдулла Тукайның “Шүрәле” әкияте язылуына 105 ел тулуга һәм 2013 елда Казанда узачак Универсиадага багышлана....