ТАТ РУС ENG

Яңалыклар

2013 елда Тукай премиясе лауреатлары – бишәү

  2013 елның 26 апрелендә – татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә, Татарстан башкаласы Казанда традицион “Шигърият бәйрәме” узды. Бу көнне иртә белән Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм республиканың күренекле дәүләт, мәдәният һәм сәнгать әһелләре...

Истанбулда Тукай туган көнен бәйрәм итәләр

2013 елның 27 апрелендә Төркиянең Истанбул шәһәрендә Идел-Урал төрекләре мәдәни һәм ярдәмләшү җәмгыяте тарафыннан Адилә солтан сарае каршындагы Мәгариф һәм мәдәният үзәгендә татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 127 ел уңаеннан бәйрәм кичәсе оештырыла. Программада шагыйрьнең...

Казанда — «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе

  2013 елның 26 апрелендә Казан шәһәрендә инде сигезенче тапкыр «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе узачак. Быелгы акция берничә чарадан тора: республика мәктәпләрендә бәйге уздыру, «Интернет татарча сөйләшә», «Татар-дозор» квест-уены һәм Бауман урамында Гала-концерт.  «Татар дозор-2013»...

Дәрвишләр бистәсендә Тукай бәйрәме

2013 елның 25 апрелендә Казанның Дәрвишләр бистәсендә урнашкан Сәед-Галиев исемендәге Мәдәният сараенда татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 127 ел тулуга багышлап, “Тукай йолдызлыгы” исемле концерт программасы узачак. Анда Дәрвишләр һәм якындагы Киндери бистәләрендәге мәктәпләрдә белем...

Габдулла Тукайның 127 еллыгына

2013 елның 26 апрелендә татар шагыйре Габдулла Тукай тууына 127 ел тула. Бу уңайдан Казанда традицион “Шигърият бәйрәме” узачак. Иң элек иртәнге сәгать 9.00 да шәһәрнең Тукай бакчасында шагыйрьнең һәйкәленә чәчәкләр кую тантанасы узачак. Бу...

Тукай дәвамчылары шигырь укуда көч сынаша

Казанда бөек шагыйребез исемен йөрткән III Россиякүләм шигырь укучылар конкурсы оештырыла. 2013 елның 22-24 апрель көннәрендә М.Сәлимҗанов исемендәге Актерлар йортында проектның финал турлары була. Чараны оештыручылардан алынган мәгълүматларга караганда, быелгы конкурс “Тукай дәвамчылары” дип атала....

Казанда “Шүрәле” мультфильмы премьерасы

2013 елның 24 апрелендә Казанның “Мир” кинотеатрында 12.00 сәгатьтә татар шагыйре Габдуллы Тукайның танылган поэмасы буенча төшерелгән “Шүрәле” мультфильмы күрсәтеләчәк. “Татармультфильм” тарафыннан төшерелгән әлеге мультфильм премьерасы Габдулла Тукай тууына 127 ел тулуга багышлана. Премьерага дәүләт...

Бакуда Габдулла Тукай истәлегенә багышланган кичә узды

Бакуның «Туган тел» татар мәдәни җәмгыяте 2013 елның 14 апрелендә Россия мәгълүмати-мәдәни үзәге белән берлектә, Россиянең Бакудагы вәкилчелеге ярдәме белән татар шагыйре Габдулла Тукай истәлегенә багышланган кичә уздырды. Программа кысаларында Тукай шигыйрьләре татар, рус, азербайҗан...

Чаллыда Тукайны искә алу чарасы узды

  2013 елның 15 апрелендә Татарстанның Чаллы шәһәре  җәмәгатьчелеге татар шагыйре Габдулла Тукайның вафат булуына 100 ел булган көнне олуг шагыйрь истәлегенә куелган һәйкәл янында билгеләп узды. Мондый хәтер көне беренче тапкыр уздырылгангамы, чарада җитешмәгән...

«Тукай – татар милләтенең пәйгамбәре ул»

2013 елның 15 апрелендә, вафат булуына 100 ел тулган көнне татарның бөек шагыйре Габдулла Тукай Казанда аның белән бәйле тарихи урыннарда искә алынды. Габдулла Тукайны искә алу чаралары иртәнге унбердә башкаланың Тукай мәйданындагы Тукай һәйкәленә...