Яңалыклар
2012 елның 31 маенда Төркиянең Истанбул шәһәрендә татар шагыйре Габдулла Тукайга һәйкәл ачылды. Әлеге тантанада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы эшлекле һәм иҗади делегациясе катнашты. Тукайга һәйкәл узган ел шагыйрьнең 125 еллыгы...
2012 елның 1 июнендә Казанның Татарстан Рәссам берлеге Күргәзмәләр үзәгендә “Сөйкемле Шүрәле” II Бөтенроссия конкурсында катнашкан иҗади эшләр күргәзмәсе ачылды. Шул ук көнне Татарстанның Әтнә авылында конкурста җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узды. Билгеле булганча, “Сөйкемле Шүрәле”...
2012 елның 30-31 май көннәрендә Төркиядә Татарстан мәдәнияте фестивале үткәрелә. 30 майда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ике көнлек рәсми визит белән Төркия Республикасына китте. Татарстан җитәкчесе Анкарада һәм Истанбулда булачак. Татарстан делегациясе составында ТР Президентының...
2012 елның 26 апрелендә Мәскәү каласында татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышлап, Шигърият бәйрәме оештырылды. Бәйрәм узган ел шушы көнне Мәскәүнең элеккеге Татар бистәсе урнашкан җирдә ачылган Тукай һәйкәле янында үткәрелде. Шигърият бәйрәменә татар...
2012 елның 26 апрелендә Новоуральск шәһәрендә татар шагыйре Габдулла Тукай туган көненә багышланган шигърият кичәсе узды. Бәйрәм чәй өстәле артында оештырылган иде. Кунаклар алдында Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фавия Сафиуллина, Татарстанның атказанган артисты Хәйдәр Гыйлфанов...
Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан, матур традиция буенча, Казахстанның Уральск шәһәрендә Шигърият бәйрәме узды. 2012 елның 26 апрелендә Шәһәрдәге Тукай һәйкәле янында бик күп кеше җыелды. Биредә Тукай шигырьләре, аның әсәрләренә иҗат ителгән җырлар яңгырады....
Татар шагыйре Габдулла Тукайның 126 еллыгы уңаеннан 2012 елның 26 апрелендә Татарстанның Апас районында Шигърият бәйрәме оештырылды. Район үзәгендәге Ана һәйкәле каршында бу көнне Тукай шигырьләрен укыдылар. Шулай ук җирле шагыйрьләр Габбас Хафизов һәм Бану...
2012 елның 26 апрелендә татар халкының бөек шагыйре Г.Тукайның туган көне уңаеннан Татарстанның Актаныш районы “Яшьлек” милли-мәдәни үзәге каршында Туган тел бәйрәме үткәрелде. Әлеге чарада район мәктәпләре укучылары, балалар бакчалары кызлары, малайлары, район күләмендә “Иле...
Татарстанның Мөслим районында татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган мәдәни чаралар 25 апрельдә үк башланды. 2012 елның 25 апрелендә Мөслим районы Үзәк китапханәсе хезмәткәрләре Альбина Васильева белән Мөнәвирә Исламова «Һөнәри училище» тулай...
2012 елның 25 апрелендә Среднеуральск шәһәрендә татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 126 ел тулуга багышлап, шигърият кичәсе уздырылды. Сәхнәдә бу көнне Тукай шигырьләре яңгырады. Татарстанның атказанган артисты, Татарстанның Свердлау өлкәсендәге даими вәкиле урынбасары Х.Гыйльфанов исә...