ТАТ РУС ENG

Яңалыклар

Саба районында Тукайның туган көнен билгеләп үттеләр

  2012 елның 26 апрелендә Татарстанның Саба районы Үзәк мәйданында бөек шагыйрь Г.Тукай тууына 126 ел тулу уңаеннан «Сөй гомерне, сөй халыкны, сөй халыкның дөньясын” дип исемләнгән шигырь бәйрәме уздырылды. Район үзәк китапханәсе март аенда...

Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйдылар

2012 елның 26 апрелендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 126 ел тулды. Бу көнне, матур гадәт буенча, Татарстанның беренче затлары, күренекле мәдәният һәм сәнгать әһелләре Казанда Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйды. Татарстан Президенты Рөстәм...

Тукай туган көнендә Шигърият бәйрәме узды

  Ел саен 26 апрель – татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көнендә Казанда Шигърият бәйрәме уза. Шәһәр үзәгендә опера һәм балет театры янындагы Тукай һәйкәле каршына шагыйрьләр, язучылар, галимнәр, яшьләр, Тукай иҗатын сөюче казанлылар, кунаклар...

Тукайның “Аллаһ гыйшкы хакына” басмасы дөнья күрде

Төрки-татар дөньясында Габдулла Тукай исеме белән бәйле апрель аенда бөек шагыйребезнең “Аллаһ гыйшкы хакына” дип аталган яңа басмасы дөнья күрде, дип хәбәр итә «Татар–информ». Анда Габдулла Тукайның 1905 елдан алып гомер сәгате суккан 1913 елгача...

2012 елда Тукай премиясен Кол Шәриф архитекторлары гына алачак

  Яшерен тавыш биреп, Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен бирү буенча җыелган комиссия әгъзаларының 90 проценты әлеге бүләкне 2012 елда Кол Шәриф мәчете архитекторларына тапшырырга булды. Бу хакта комиссия әгъзлары 24 апрельдә журналистларны җыеп хәбәр итте....

“Әниләр” мәчете шигърият бәйгесенә чакыра

Апрель ае республикабызда гына түгел, татарлар яшәгән һәр төбәктә дә шигърият ае – Тукай ае буларак билгеле. Дин әһелләре, мәчет-мәхәлләләр дә әлеге шигърият аена үз өлешләрен кертеп килә. Шушы ай кысаларында 2012 елның 29 апрелендә...

Тукайның 130 еллыгына – энциклопедия

Татарстан галимнәре Габдулла Тукай энциклопедиясен шагыйрьнең 130 еллыгына әзерләп чыгарырга өметләнә. Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының текстология мөдире, филология фәннәре докторы Зөфәр Рәмиев сүзләренчә, Татарстан Хөкүмәте, ниһаять, Тукай энциклопедиясе өчен институтка акча бүлеп...

Тукай исемендәге сәнгатьле укучылар бәйгесе җиңүчеләре билгеле булды

  Казанда Габдулла Тукай исемендәге II Бөтенроссия сәнгатьле укучылар бәйгесенә нәтиҗә ясадылар. Әлеге бәйге Татарстанның Мәдәният министрлыгы, Федераль татар милли-мәдәни мохтарияте һәм Казанның Актерлар йорты тарафыннан оештырылды. Үткән ел Габдулла Тукайның 125 еллыгына беренче тапкыр...

«Тукай укулары» төрки-татар китабы басылуның 400 еллыгына багышланды

  Апрель — Тукай ае. Казанның Габдулла Тукай музее апрельдә традицион «Тукай укулары»н үткәрде. Быелгы фәнни конференция төрки-татар китабы нәшер ителүгә 400 ел тулуга багышланды һәм «Татар китабы тарихында Габдулла Тукай» дип аталды. Габдулла Тукайның...

Тукай әсәрләре олы сәхнәдә

Казанның Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең концерт залында 19 апрель көнне “Тукайга багышлау” дигән зур концерт программасы тәкъдим ителә. Филармония әһелләре тарафыннан әзерләнгән җыр-моң тамаша бөек шагыйребезнең иҗатына багышлана. Концерт программасында Габдулла Тукайның сүзләренә...