ТАТ РУС ENG

Пермь крае Тор-Түз авылында «Тукай аланы» ачылды

Фото: vk.com/rdumpkФото: vk.com/rdumpk

2025 елның 4 июнендә Пермь крае Кунгур районы Тор-Түз (Усть-Турка) авылында Габдулла Тукай иҗатына багышланган «Тукай аланы» милли-мәдәни паркы ачылды.

Парк авыл мәктәбенең төзекләндерелгән ишегалдын биләп тора. Биредә күренекле татар шагыйре Габдулла Тукайга бюст һәм аның танылган әсәрләрендәге геройларны сурәтләгән сынлы композицияләр урнашкан.

Мәктәп ишегалды территориясен милли-мәдәни парк итеп төзекләндерү эшләре 2024 елда башлана. Аны ачу тантанасында Премь крае, Кунгур районы хакимиятеннән, милли-мәдәни һәм дини оешмалардан бик күп кунаклар катнашты. Тасманы кисү хокукы мәктәп директоры Илзә Юсупова һәм алдынгы укучы Әнвәр Хавыевка бирелде. Мәктәп укучылары Тукайның һәйкәле янында аның шигырьләрен укыды. Программаның концерт өлеше үзешчән коллективлар катнашында авылның мәдәният йортында дәвам итте.

Комментарий язарга


*