ТАТ РУС ENG

Равил ФӘЙЗУЛЛИН: “Акыл базарында чират юк…”

Узган ел Татарстанның халык шагыйре Равил Фәйзуллин елы булды, дияргә ярый. Мәктәпләрдә, югары уку йортларында аның иҗаты буенча фәнни-гамәли конференцияләр, китапханәләрдә әдәби укулар үткәрелде, газет-журналларда күпсанлы мәкаләләр дөнья күрде. Казанда – Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында, Мәскәүдә – язучыларның үзәк йортында (ЦДЛ) шагыйрьнең 70 еллык тормыш һәм иҗат юлына багышланган юбилей кичәләре гөрләп узды.1 Бүләкләр дә яудырдылар, медаль дә тактылар – зурладылар әдипне. Әдип дим, чөнки Равил Фәйзуллин, ХХ гасырның икенче яртысындагы татар поэзиясендә йолдыз булу гына түгел, шул чорның әдәби елъязмачысы, күп иҗатчыларның йөзлекчесе (портретчысы), әдәбият галиме дә. Аның белән бүгенге әдәбият һәм әдәбиятчылар тирәсендәге кайбер процессларны барларга утыргач, иң беренче итеп, Равилнең әдәбият фәне аксакалы, профессор Ибраһим Нуруллин белән утыз биш еллап элек үткәргән әңгәмәсе искә төште. Әлеге сөйләшүдә: “Шагыйрь әүлия түгел” – дип белдергән 35 яшьлек ир-егетнең ул вакыттагы фикерләре, үзе мөхтәрәм затка әйләнеп, өлкәннәр рәтенә күчкәч, ни дәрәҗәдә үзгәрде һәм киңәйде икән?

— Сезнең ул чакта, шигъриятне истә тотып: “Канат янына тәртә куеп булмый”, — дигән фикерегез әдәбиятның бүгенге миссиясе турында уйлануга этәрә. Чорыбыз кискенлеге, эчке фаҗигасе белән унҗиденче елгы инкыйлабтан соңгы дәвергә тартым булса да, татар әдәбиятында гына түгел, рус әдәбиятында да, әйтик, “Тирән тамырлар”, “Вечный зов”лар… (?) кебек әсәрләр бик күренми. Дөрес, кайберәүләр, бигрәк тә шагыйрьләр тәртәдән сикереп, хәзерге сәясәт, милләт язмышы турында аваз салгалыйлар. Ә чәчмә жанрда русларда криминаль жанр беренче урынга чыкса, татар язучысының каләме күп очракта көнкүреш ваклыклары, әхлакның моңа кадәр белмәмешкә-күрмәмешкә салынган үтә ямьсез якларын күпертеп әсәр сырлый. Болары кирәкми дип әйтмим. Әмма әдәбият дөньясында вакыйга булырлык эпик әсәрләр тумавы нәрсә белән бәйле?

— Һәр заманның үз каһарманнары, үз җырчылары, үз идарәчеләре. Совет чорында язучылар партиянең комиссарлары булып саналды, аларга шул заманның, әйтик, коммунистик идеологияне үткәрү йөкләнде. Халыкны күмәк хуҗалыклар оештыру, сәнәгатьне барлыкка китерү, дошманны җиңү, илне торгызу кебек зур максатлар тирәсендә берләштерүдә каләмнең кыйммәтен аңлаганга күрә, язучыга бәя дә югары куелды. СССР таркалды, булган идеология җимерелде, илнең уртак байлыгы бер төркем кулларга күчте, җәмгыять бик байларга һәм ярлыларга бүленде, акча тәхеткә менде, күпләрнең аңы томаланды. Елъязмачы-язучы нишләсен? Бөтен дөреслекне дә әйтеп бетерә алмый, вөҗдан-иманга да каршы барып булмый, яшәргә дә кирәк… Дөресен әйтик, намуслы иҗатчыга бик кыен заман…

— Язучының иҗтимагый тормышта биләгән урыны тарайды, миссиясе кимеде дип уйлыйсыз. Ә бүгенге каршылыклы заманның асылын ачарлык, әйткәнемчә, зур эпик әсәрләр язарлык талантлар бармы соң?

— Талантлар бар алар, булганнар һәм булачаклар! Ә менә талант-сәләтләре ни дәрәҗәдә ачыла алачак? Монысы – мәсьәлә! Бездә асфальтны ертып чыгарга сәләтле үсенте кебек, яшәүчән, үз сүзен әйтә алырлык берничә дистә көчле каләм ияләре бар дип исәплим мин. Өлкәннәрне дә, яшьләрне дә кертеп, әлбәттә. Алар поэзиядә күбрәк, прозада сирәгрәк, әмма бар. Гадәттә, әлеге төп жанрлардан арттарак саналып киленә торган драма, ягъни сәхнә белән бәйле жанрны гына алыйк. Монда да уңышлар юк дип әйтеп булмый бит! Алыйк З. Хәкимнең “Кәккүк җыры”н, Р. Зәйдулланың “Үлеп яратты”сын… Япь-яшь И. Зәйнинең активлыгын кая куясың? Ә өлкәннәрдән

Р. Харисның опера һәм балет өлкәсендәге зур эшчәнлеген аерым билгеләп үтү кирәк.

Хәзерге чор галәмәтләре турындагы эпик әсәрләр бер дөнья күрер ул. Тарихның кисәк борылышын шәхесләр язмышы аша киң тасвирлау вакыт узуын таләп итә.

— Язучыларны иҗтимагый тормыштан читтә тоталар дип уйлау бик үк дөрес булмас иде. Үзегез дә республика мөстәкыйльлек алыр, дип хыялланып йөргән чакта күкрәктә Татарстанның халык депутаты билгесен йөрткән кеше.

— Бу – Россиядә демократия бөреләнгән заман иде. Күпләр, шул исәптән язучы Фәүзия Бәйрәмова һәм журналистлардан Зилә Вәлиева белән Юрий Алаев депутат мандатына көндәшлек мәйданында җиңү аша иреште. Бүген инде сәясәтчеләрнең, шул исәптән язучы һәм сәнгатькәрләрнең парламент эшчәнлегендә катнашуын чын демократия нәтиҗәсе дип раслау авыр. Хәтерләсәгез, совет чорында да Гомәр Бәширов, Сибгать Хәким, Ибраһим Гази, Гариф Ахунов, Туфан Миңнуллин, Ринат Мөхәммәдиев кебек язучыларыбыз, кайсы – Татарстан, кайсы РСФСР һәм СССР Югары Советында депутат булып торды. Ул чакта моның өчен квота карала иде. Кандидатлар исемлегенә эләгү бүген дә, совет чорындагы шикелле үк, нигездә, “югарыда” хәл ителә. Бәлкем шуңа күрәдер, депутатлык, сәясәтчеләр өчен генә түгел, кайбер иҗат вәкилләре өчен дә профессиягә әйләнеп китте. Озак вакытлар хакимиятькә бик якын торганнан соң да, депутат трибунасын түрәләргә милләт теләген, халык фикерен ирештерүдә файдалану өчен Туфан Миңнуллин кыюлыгы һәм беркадәр артистлык та кирәк. Буының йомшаграк булганда “халык хезмәтчесе”ннән хакимият ялчысына әйләнүгә – бер адым.

— Бәлкем, бу күренеш, Сез 35-40 еллар элек үк күзаллаганча, “язучы хезмәтенең бермә-бер авыраюы” белән аңлатыладыр.

— 1968 елда Ибраһим Газины Язучылар союзын җитәкләүгә көчкә күндерделәр. Сибгат Хәким дә андый югары вазыйфалардан баш тартып килде. Димәк, ул заманда зур әдип, чиновник булмыйча да, җәмгыятьтә югары дәрәҗәгә ирешә алуына ышанган. Хәзер исә канәфи биләргә ашкынып торучылар бихисап. Бигрәк тә яшьләр арасында. Моны язучылар съездларында, төрле җыелышларда бик яхшы тоясың. Их, шундый активлык иҗатта да булса! Яшь чакта үзең булса да бөек дип уйлаган әсәрләрне язып калдырырга кирәк тә бит…

Үз вакытында Ибраһим ага Нуруллин белән әңгәмәгә кагылганбыз икән, әйтелгәнгә өстәп, язучыга бүгенгебез һәм киләчәк турында матур уйлап иҗат итү өчен ныклы җирлек, какшамас ышаныч булуы кирәк, дигән фикерне хәзер дә икеләнмичә кабатлар идем. Кануннарның гел үзгәреп торуы, туктаусыз реформалар, рухи хөрлек, бигрәк тә милли мәгариф һәм тел мәсьәләләрендә (ЕГЭ-БДИ лар, 309 – өчле-тугызлы федераль законнар һ.б.), кысырыклау, милләт мәнфәгатьләрен җыр-бию, күңел ачу белән чикләү, провокациягә тартым вакыйгалар зирәклек чыганагы булырга тиеш язучы күңелен эчтән кимерә, билгеле. Кимсенгән җирдә зур ышанычка урын тар. Бүген “китап укымыйча да зур кеше булган” түрәләрдә әдәбиятка, сәнгатькә чын ихтирам була алмый. Укысалар укыганнары да, нәфис әдәбият түгел, мөгаен, бүтәндер, акчаны күбрәк ясарга өйрәткән китаплардыр. Чөнки дөньяда малга, акчага чират зур, ә акыл базарында, бер шигыремдә әйткәнемчә, чират юк…

— Алай да соңгы унъеллыкта республика җитәкчелеге тарафыннан язучыларның китапларын чыгаруда моңа кадәр булмаган мөмкинлек бирелде. Китап кибетләрендә, классикларыбыздан тыш, замандашларыбызның да том-том әсәрләре төзелеп тора. Ә күп ризык – тәмле ризык дигән сүз түгел…

— Күптомлыклар чыгару ул – зур башлангыч. Булган хәзинәне туплап калдыру бик мөһим. Республика җитәкчелегенең зур егетлеге бу. Бүтән

халыкларда, шул исәптән русларда да бу хәл күзәтелми. Дөрес, үткән гасырның 60 елларында классикларның (Г. Тукай, Г. Ибраһимов, Һ. Такташ, М. Җәлил…) һәм ул еллардагы күренекле язучыларның (И. Гази, Ф. Хөсни, Ә. Еники, М. Әмир, А. Шамов һ.б.) томлыклары чыккан иде. Әмма исән язучыларның 6-7-10 томлыклары басылганы булмады. Бу зур эшнең, минемчә, бер тискәрерәк ягы да килеп чыкты: томомания күренеше барлыкка килде. Кем күбрәк чыгара ала? Томнар күбрәк булган саен, язучы зуррак була, янәсе. Үзенчә, ярыш китте. Китапларга йомшаграк әсәрләр үтеп керә башлады, төрле җыелышлардагы чыгышлар, эчке рецензияләр… хәтта икеюллык шигырьне зур форматлы бер биткә урнаштырулар… Нәфес һәм талымсызлык җәелә башлады. Соңгы 10-15 еллар эчендә 20ләп язучының күптомлыклары дөнья күрде. Шуларның күбесе исән язучылар. Кызганыч, бу томлыклар турында җәмәгатьчелекнең, беренче чиратта әдәби тәнкыйтьнең төпле фикер әйткәне юк әле. Аянычка, әпен-төпен китереп китап әвәләү язу-сызуга хирыс гади халыкка һәм акчалы кешеләргә дә йокты. Хәзер әдәбият кырында вьетнам базарындагы кебек ни генә юк – кем акчалы, шул китап бастыра. Укучының китаптан йөз чөерүенә бу да сәбәпче түгелме? Кар башына кар җитә, ди халык…

— Белүемчә, күптомлыклар чыгарган кешеләрнең бөтенесе Тукай премиясе лауреатлары. Тукай премиясе дәрәҗә санала. Аны алырга теләүчеләр дә бихисап, бу процедура һәрчак күпмедер шау-шу тудыра. Быел да дәгъвачылар турында да, премияне бирүче комиссия турында да каршылыклы фикерләр җитәрлек…

— Әйе, һәр ел март-апрель айларында җәмәгатьчелекне, бигрәк тә иҗади җәмәгатьчелекне бер “бизгәк” тотып ала, халык йокымсыраган хәләттән уяна, хәрәкәтләнә, бәргәләнә башлый… Байтак еллар комиссия составында булган һәм бу премияне яшьли алган кеше буларак, бу мәсьәләгә минем үз карашым бар. Бу премия әдәбият-сәнгатьне үстерү чарасы буларак гамәлгә

куелган. Ул – конкрет яңа әсәр (яки әсәрләр) өчен бирелергә тиеш, ягъни иҗатчыларны стимуллаштырырга, югары дәрәҗәдәге яңа хезмәтләр тудырырга “котыртырга” тиеш. Менә фәлән нинди әсәр язган, мин аныкыннан да яхшыракны булдыра алам бит! Яхшы мәгънәдәге көндәшлек, ярыш булганда гына тәррәкыять, үсеш була ала. Кайберәүләр еш кына гомер буе казганган хезмәтләре өчен дә дәгъва кылалар. Алар, гадәттә, зур ихтирамга лаек затлар. Аларны бит бүтәнчә дә “бәхилләтеп” була.

— Мәсәлән, халык язучысы исемен бирү, дисезме?

— “Канат кую”ның бүтен формалары да бар бит: дәрәҗәле, мактаулы исемнәр, медаль-орденнар, матди ярдамнәр.. Халык язучысы, яки халык шагыйре исеменә килгәндә, гадәттә аны әүвәл Тукай премиясе алган затларга бирү гадәткә кергән. Минемчә, бу мәҗбүри дә түгел. Тукай премиясе алмаган кеше дә халык язучысы исемен йөртергә мөмкин. Халык язучысы дигән мактаулы исем бездә 1985 елда булдырылды, 1986 елда Н. Исәнбәткә, Г. Бәшировка — халык язучысы, С. Хәкимгә — халык шагыйре исеме бирелде. Бүгенге көндә халык язучысы һәм халык шагыйре дип саналганнар 19 кеше. Шуның 7 се исән-сау әлегә. Тиздән яңалары да булачак дип фаразлыйм. Кайчак шундый уй да килә: Тукай премиясе лауреатлары күбәя башлагач, олуграк әдипләрне, гомумрәттән өскәрәк торганнарны аерымрак кую өчен дә гамәлгә керде бугай бу мактаулы исем. Ул чакта башкортстанлы Мостай Кәрим, дагстанлы Рәсүл Гамзат, балкарлы Кайсын Кулиев, калмык Давыд Когелтинов, халык язучылары, халык шагыйрьләре булып йөриләр иде. Ни гаҗәп, мондый исем күбрәк төрки халыкларга хас. Европада андый исемнәр юк. Байрон яки Гете халык шагыйрьләреме? Рус әдәбиятындагы А. Ахматова яки Б. Пастернакны халык шагыйрьләре дип атау сәер яңгырый. Соңрак чордагы рус поэзиясе вәкилләреннән Ю. Кузнецов зурракмы яки Н. Рубцовмы? Кузнецов, мөгаен, зуррактыр, ә Рубцов халыкчанрак… Халык шагыйре дигән сүз әле ул иң зүр шагыйрь дигән сүз түгел. Халык шагыйре

дигәч, беренче чиратта гавәм халык арасында исеме популяр булган затлар күзаллана. Әйтик, Г. Афзал, Ә. Атнабаев, Ш. Галиев, М. Әгъләмов, Р. Миңнуллин…, чәчмә әсәр язучылардан – Ф. Хөсни, М. Мәһдиев, Т. Миңнуллин. Ә бит халык арасында ул кадәр үк популяр булмаган, әмма зур талант иясе булган шәхесләр, әйтик, Х. Туфан, А. Гыйлаҗев, Р. Харис һ.б. да бар. Бәлки, ялгышамдыр, әмма тоемлап кына аңлап була торган бәхәсле нәрсәләр бар бу халык язучысы дигән төшенчәдә.

Ибраһим Нуруллин белән барган әңгәмәдә без Тукай вә Дәрдмәнд мисалында халык язучысы һәм милләт язучысы төшенчәләренә дә кагылып үткән идек. Мөхтәрәм профессор ул чакта Тукайны – халык шагыйре, Дәрдмәндне милләт шагыйре дип, татарның әлеге ике бөек әдибе арасында чик куйды. Аның яшь аппоненты исә: “Халыкчанлык катып калган төшенчә түгел”, ХХ гасыр башындагы мәгънәнең ХХ1 гасырга туры килмәве дә бар, дип раслады. Бу бәхәстә икебез дә хаклы идек шикелле. Бу мәсьәләгә үзебезчә нокта куеп, болай дип әйтергә мөмкиндер: әгәр син халык әдибе икәнсең, чын мәгънәсендә милләт әдибе дә, алай гына да түгел, бүтән милләтләр дә сокланырлык зур талант иясе булырга тиешсең. Ул вакытта бәхәсләргә урын да калмас.

— Сорыйсы сүзләр, әңгәмәләшәсе фикерләр күп. Минемчә, без кызыклы әңгәмәне әле башлап кына җибәрдек. Сөйләшүне алга таба дәвам итәргә насыйп булсын!

— Иншалла!

Илсөяр Хәйруллина

Комментарий язарга


*