ТАТ РУС ENG

Республика көнендә төзекләндерелгән Тукай музее ачыла

dsc_0617-500x333

Татарстан Республикасы көнендә көндезге сәгать 12дә Г.Тукай әдәби музеенда төзекләндерү эшләре тәмамлану һәм яңа экспозиция ачылу тантанасы үтәчәк. Әлеге чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да катнашуы көтелә. Бу көнне беренче кунаклар өчен интерактив экскурсия оештырылачак. Музей хезмәткәрләре аларга төзелеш эшләре, булган үзгәрешләр хакында сөйләячәк.  Тамашачылар алдында Г. Камал театры артистлары чыгыш ясаячак, алар Тукайның моңа кадәр ишетелмәгән шигырьләрен дә яңгыратачаклар.

DSC00673

“Музеебызда төзекләндерү эшләре Тукайның 130 еллык юбилееннан соң башланып китте. Башта тикшерү эшләре үткәрелде, проект әзерләнде, аннары җиң сызганып эшли башладык. Нихаять, иртәгә музей кабат ишеләрен ача. Тантанага бик күп кунаклар килүе көтелә. Теләгән һәр кеше өчен дә керү ирекле. Интерактив экскурсиядән тыш, балалар өчен музей дәресләре оештырачакбыз.

Кичәнең сценариен яшь режиссер Олег Кинҗәгулов белән бергә төзедек. Без чыгышыбызда Габдулла Тукайның рухи дөньясын ачарга тырышачакбыз, аны бунтарьшагыйрь буларак та күрсәтәчәкбез”, — ди музей мөдире Гүзәл Төхвәтова.

WhatsApp Image 2018-08-29 at 14.48.49

Комментарий язарга


*