ТАТ РУС ENG

Рөстәм Миңнеханов Туган тел көне белән котлады

Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»Фото: © Салават Камалетдинов, «Татар-информ»

26 апрель – күренекле татар шагыйре Габдулла Тукай (1886-1913) туган көн. Бу көнне Татарстанда Туган тел көне билгеләп үтелә. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Татарстан халкын Туган тел көне һәм Тукайның  туган көне белән котлады. 2025 елда шагыйрьнең тууына 139 ел тулды.

«Хөрмәтле татарстанлылар! Кадерле милләттәшләр! Сезне Туган тел көне һәм татар халкының бөек шагыйре Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан чын йөрәктән тәбрик итәм.

Ата-бабаларыбызның күп гасырлык олы мирасы, зирәклеге һәм акыл байлыгы ана телебез аша күңелләрдә урын ала. Дөньяның гүзәллеге һәм төрлелеге, хисләрнең тирәнлеге, рухи хәзинәләребезнең кыйммәте газиз туган телебездә тасвирлана һәм аһәңле яңгырый.

Халкыбыз тарихын өйрәнү, тамырларыбызны барлау, башка мәдәниятләр, диннәр белән багланышлар рухыбызны һәм үзенчәлегебезне саклау мөмкинлеге бирә. Әдәбиятта, татар халкының бай язма мирасында әдипләр һәм галимнәрнең туктаусыз эзләнүләре, күңел һәм аң эшчәнлеге нәтиҗәләре чагылыш таба.

Иҗатчы буларак Тукайга күп кенә мәшһүр татар мәгърифәтчеләренең әсәрләре көчле йогынты ясаган. Алар арасында тууының 200 еллыгы быел зурлап билгеләп үтелә торган Каюм Насыйри да бар. Бу мөхтәрәм шәхесне без хəзерге татар əдəби теленə, ә Тукайны хәзерге татар әдәбиятына һәм яңа милли шигъриятебезгә нигез салучыларның иң күренеклеләре дип таныйбыз. Аларның игелекле хезмәте – буыннар бәйләнешенең, татар мәдәниятен саклау һәм үстерүнең күркәм мисалы.

Татар җәмгыяте үсешенең һәр чорына хас бердәмлек нигезен вакыт агышы һич үзгәртә алмый торган изге төшенчә – Ватанга тугрылык тәшкил итә. Тукайның:
«Һич бетәрме тарихи бу бергәлек? –
Без туган бер җепкә бергә теркәлеп.
Без сугышта юлбарыстан көчлебез,
Без тынычта аттан артык эшлибез.
Шул халыкныңмы хокукка хакы юк? –
Хакыбыз уртак ватанда шактый ук!» – дигән шигъри юлларында нәкъ шул фикер уздырыла.

Кадерле дуслар! Сезгә күпмилләтле илебез мәнфәгатьләрендә һәр эшегездә уңышлар, бәхет, сәламәтлек, тынычлык һәм иминлек телим!» – диелә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның мөрәҗәгатендә.

 

 

26.04.2025

Комментарий язарга


*