ТАТ РУС ENG

«Сары бишмәт»тә — Габдулла Тукай кичәсе

 


26 апрель көнне Казанның Маяковский урамындагы “Желтая кофта”-“Сары бишмәт” клубында кичке сәгать 10да бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның туган көненә багышланган татар җанлы музыкасы бәйрәме, үткәнне һәм киләчәкне берләштерүче әдәби-музыкаль кичә булачак.

 

Бу кичтә тере яңгырашта Ismail, Alqanat, Kәyef band, Who Are These Men кебек башкаручыларны тыңлап булачак, чигүле шигырь остасы Йолдыз Миңнуллина, нәфис сүз остасы NurBack чыгыш ясаячак, Салават Юзеевның «121» һәм «Туган як» фильмнары күрсәтеләчәк, винилда сакланган татар ретро музыкасы да тәкъдим ителәчәк (З.Шәрифуллина, Х.Бигичев, З.Сәхәбиева, И.Шакиров, Г.Зәйнәшева, Маликовлар, “Башкарма” һ.б.).

Клубның икенче катында исә Габдулла Тукайга багышланган фотокүргәзмә оештырылачак һәм V.I.P. кунакларның да урыны шушында булачак. Күргәзмәгә һәркем үз фоторәсемен алып килә ала. Электрон вариантларын хәзер үк yzekparty@gmail.com тартмасына җибәрергә мөмкин. Соңыннан кичәне оештыручылар аларны бастырып, Г.Тукай музеена тапшырачак. Әлбәттә, фоторәсемнәрдә Тукай исеме белән бәйле төрле күренешләр, ассоциацияләр урын алырга тиеш.

Тукай бәйрәменә Татарстан китап нәшрияты үзенең яңа басмаларын алып килергә вәгъдә итә. Димәк, кирәкле китапларны зур ташламалар белән салып алу форсатыннан файдаланып булачак. Тукай шигырьләрен яттан сөйли белгәннәргә дә – истәлекле бүләкләр көтелә: Тукайның 123 еллыгына чыккан 23 китап.


Комментарий язарга


*