ТАТ РУС ENG

«Сәлам, Габдулла» флешмобына кушылыгыз!

pa6d0Jl4ba8

Быел, «Мин татарча сөйләшәм!» акциясе кысаларында  «Сәлам, Габдулла» дигән флешмоб узачак. Бу турыда Бөтендөнья татар яшьләре форумында хәбәр итәләр. 

Казанда ике Тукай һәйкәле бар. Берсе – Опера һәм балет театры янында, икенчесе – Пушкин урамында. Флешмобның максаты – әлеге ике һәйкәл арасында кешеләр чылбыры сузу.

Чылбыр Театральная, Дзержинский, Пушкин урамнарыннан узачак. Һәйкәл янында торган беренче кеше: «Сәлам, Габдулла», – дип, үзен Тукайга таныта, һәм күршесе белән таныша. Аның күршесе, шул рәвешчә, эстафетаны икенче ягындагы кешегә тапшыра. Танышу шушы тәртиптә бара, ә соңгы кеше «Саумы, Габдулла», – дип, акцияне тәмамлый. Бу чылбыр – Тукайга кайту, аңа кул бирү, шагыйрьне халыкка якынайту. Сәлам, Габдулла! Без әле синең телдә сөйләшәбез!

Фото: vk.com/mintatsoy

Комментарий

  1. Кадрия | 20.04.2019 06:25

    «Сэлам,Габдулла!»флешмобы…Бу бит бик шэп!Кызганыч!Мин Казанда яшэсэм катнашыр идем,элбэттэ!Шулай булса да,Габдуллага миннэн дэ СЭЛАМ!БЕЗ ЭЛЕ АНЫН ТЕЛЕНДЭ СОЙЛЭШЭБЕЗ!

Комментарий язарга


*