ТАТ РУС ENG
Халык Тукайны олылый, бөекли, инде әллә ничә буын аңа иман китереп, күңелен түгә. Ни өчен? Хикмәт нәрсәдә? Һәр милләт, һәр халык — кавеменең исәбе-санына, җиренең зурлыгы-киңлегенә...

Шәһәр йортында Әлифба сурәте

20191105_145220-388x220

Әлмәтне барыбыз да Татарстанның нефть башкаласы буларак белә идек. «Татнефть» компаниясе җитәкчесе – глобализация чорында милли бердәйлекне саклау калу өчен җан атучы Наил Маганов тәкъдиме белән 1917 елдан тормышка ашырыла башлаган «Алтын алмалар турында әкият» уникаль паблик-арт программасы аны хәзер республиканың урам сәнгате үзәге буларак та танытты.

«Алтын алмалар турында әкият»

Казанның Универсиада тракты буйлап барганда «сукыр» башлы йортларның берсендә биш кат биеклектә Муса Җәлил портреты һәм ике телдә аның шигырь юллары пәйда булгач, сәерсенеп калган идек. Аннан соң мурал дип аталган андый зур сурәтләр Яңа Савин һәм башка районнарда да барлыкка килеп, соры панель йортларга ямь өстәде. Әмма алар бер идея белән иҗат ителмәгәнлектән, бик таркау һәм урынсыз тоела.

Санкт-Петербургта урам сәнгатенең шушы һәм башка төрләрен өйрәнүче Стрит-арт институты бар икән. Менә шул институт вәкилләре, республика башкаласына караганда да, нефть башкаласын ныграк яратканнар булып чыкты. Алар, төрле илләрнең күренекле экспертлары һәм рәссамнарын җәлеп итеп, 5 ел эчендә Әлмәт урамнарында һәм биналарның диварларында гадәти булмаган сәнгать объектлары барлыкка китерүне планлаштырганнар. Быел проектның өченче сезоны тәмамланды. Бүгенге көндә шәһәр халкын һәм кунакларны инде утыздан артык гадәти булмаган эшләнмәләр сәламли.

Билгеле, муралларны рәссамнар үзләре генә башкара алмый. Программаның кураторы Полина Еж билгеләп үткәнчә, оештыручылар проектны тормышка ашыра башлаганчы, фәнни-экспертлык советы төзеп, анда Татарстан тарихы, мәдәнияте һәм традицияләре җентекләп өйрәнелгән. Әдәбият белгечләре, фольклорчылар, антропологлар һәм башка экспертлар музей, китапханәләргә барган, авылларга чыгып, татар халкының тарихы, көнкүреше һәм традицияләре турында бай материал туплаган. Соңыннан барлык мәгълүмат, аны заманча шәһәр сәнгате теленә күчерү өчен, рәссамнарга тапшырылган.

Әлеге проектның «Алтын алмалар турында әкият» дип аталуы очраклылык түгел. Хәтерләсәгез, татар халкының әлеге әкияте чын бәхетнең асылын эзләү турында. Җаны теләгән кадәр алма сатып алырга мөмкинлеге булган бай, бер көн килеп, үзенең  күршесендәге җиде балалы ярлы гаиләдән дә фәкыйрьрәк булып чыгуын төшенә. Кызганычка, сабыйларның иң зур байлык икәнлеген ул әкият азагында гына аңлый. Ә бала – ул бер нәселнең дәвамчысы гына түгел, ә милләтнең киләчәге дә. Шуңа бәйләп, әлеге проектны гамәлгә куючыларның төп максаты – татар мәдәниятенең төп кыйммәтләре булган гаилә, нәсел кебек төшенчәләрнең хәзерге көндә дә актуаль булуын күрсәтү.

«Без Әлмәтнең тышкы күренешен үзгәртүдән тыш, үзебезнең  проектка туган якның җанатарлары булган шәһәр халкын һәм җирле берләшмә вәкилләрен дә җәлеп итәргә телибез», – ди Полина Еж. Моңа ирешү өчен рәссамнар, остаханәләр, сәнгать белгечләре белән очрашулар, шәһәрне яңа яктан ача торган велоэкскурсияләр оештырыла.  Экскурсия дигәннән, аларны оештыру өчен махсус рәвештә белгечләр әзерләнгән. Шундыйларның берсе – #гидпосказкам курсын уңышлы узган Светлана Зәйнуллина белән «Әкият»нең берничә объектында без дә булып кайттык.

Ризаэддин Фәхреддин муралы

«Паблик-арт, ягъни җәмгыяви сәнгать чын-чынлап Әлмәтнең эченә, кешеләрнең аңына үтеп керде, – ди Светлана. – Диварларда, урамнарда урын алган рәсемнәр-эшләнмәләр юктан бар булсын өчен генә ясалмаган, алар тирән мәгънәгә ия. Аларның һәрберсе төбәк, шәһәр тарихы һәм мәдәнияте белән сугарылган». Каладагы урам сәнгате – street art әсәрләре белән танышуыбыз Киев рәссамы Дмитрий Фатумның иҗатын тамаша кылудан башланды. Рәссам үз хезмәтендә быел бөтен төрки дөнья тууының 160 еллыгын билгеләп үткән мәшһүр тарихчы, әдип, педагог һәм дин эшлеклесе Ризаэддин Фәхреддиннең тормышын гына түгел, аның мөселман дөньясындагы күренекле шәхесләрне барлаган «Асар» хезмәтен дә күз алдына китереп бастыра.

Гаҗәеп хәл: ерактан күзләгәндә, безгә галим үзе карап торган шикелле. Якынрак килгән саен, мурал аның тормыш юлы сәхифәләрен берләштергән рәсемгә охшап кала. Берничә детальгә генә игътибар итик. Әлмәттән ерак түгел урнашкан Кичүчат авылында Р.Фәхреддиннең әти-әнисе утырткан ике йөзьеллык нарат бар. Дивардагы сурәттә ул геройның бер күзе һәм кашы буларак сурәтләнгән. Шулай ук биредә мөгаллимнең Кичүчаттагы тормыш мизгелләре, аның шәкертләргә дәрес биргән вакыты, гаиләсе белән төшкән фоторәсеме, гыйльми хезмәтләре һәм кәгазь битенә төшергән кул эзе урын алган. Муралның уң як өлешендә исә, авыл пейзажы белән бергә нефть суырткыч җайланмалар, алар астындарак «Асар» энциклопедиясе иҗат ителгән борынгы Уфа каласы картасын да шәйләргә мөмкин.

Белгәнебезчә, Р.Фәхреддин беренче рус революциясеннән соң Оренбургта чыга башлаган «Шура» журналының баш мөхәррире булган. Соңрак, 1920 – 1930 елларда, СССРның Европа һәм Себер өлеше мөселманнарының Диния нәзарәте башлыгы һәм мөфти вазифасын башкарган. «Кәгазь өстендә калган исем – бетмәс гомердер» дип язып калдырган бөек фикер иясе хәзер биек дивардан һәр әлмәтленең күзенә бага. «Зур әйбер ерактан күренә» – ди юлдашыбыз Светлана, борынгыларның зирәк фикерен искә алып. Еллар үткән саен, Р.Фәхреддиннең иҗади мирасын ешрак мөрәҗәгать итү аларның бетмәс-төкәнмәс акыл чыганагын булуы турында сөйли.

Беренче алмагач һәм Зөһрә

«Алтын алмалар турында әкият» проектының төп идеясен рәсем аша бирү Италиянең урам сәнгате ветераны Hitnesка йөкләнгән. Ул ясаган мурал да хыял җимеше генә түгел. Узган гасырның 50 нче елларында Әлмәткә илнең төрле якларыннан нефть белгечләре җыела башлагач, әлегә кала статусын алырга өлгермәгән зур сала кинәт кенә яшеллеккә күмелә. Чөнки бирегә күченеп килүчеләр бакчаларга, урамнарга алмагачлар утырта. Алар, чәчәк атып, халыкны, беренче чиратта, балаларны шатландыра. Италия рәссамының «Әлмәттәге беренче алмагач» муралында әнә шундый балачак шәһәре урын алган.

Авторның юл аша гына урнашкан тагын бер рәсеме сюжеты буенча татар халкының «Зөһрә» әкияте белән аваздаш. Әнисе тарафыннан ире үтерелгән Зөһрә үзен һәм өч баласын бер-бер артлы кошларга әверелдерә. Hitnes белеме буенча геолог икән. Аның тереклек ияләре тормышын, аларның үзенчәлекләрен җентекләп өйрәнгәне рәсемнәреннән үк сизелеп тора. Ана, әллә нинди авыр фаҗигаларга юлыкканда да, үз дәвамы – балаларының киләчәк язмышы турында кайгырта. Мурал шуны ассызыклый. 

Әлифба тарихы

Шәһәрнең Төзүчеләр проспекты буенча урнашкан өч бинаның биш дивары Ә, Ө, Ү, Җ, Һ хәрефләре һәм алар кергән сүзләр белән чуарланган Әлифба битләре рәвешендә бизәлгән. Ә тагын бер мурал һәр баланы хәреф танырга өйрәтүче Әлифбаның үзенә багышланган. Боларның авторлары  төрле шәһәрләрдән җыелган: Киевтән Дмитрий Фатум, Екатеринбургтан  Наталья Пастухова, Казаннан Гүзәл Гарипова һәм Рөстәм Кубик, Севастопольдән Алексей Кислов, Серпуховтан Роман Мураткин, Әлмәткә килеп, былтыр җәй буе эшләгәннәр. «Әлифба» сериясе татар халкының язу тарихын күз алдына китерергә ярдәм итә. Белгәнебезчә, әлифба сүзе гарәп алфавитының беренче ике хәрефе – әлиф һәм би кушылмасыннан гыйбарәт. Узган бер гасырдан артык вакыт эчендә татар халкында берничә язу системасы (гарәп, латин, соңрак кириллица) кулланылса да, әлеге сүз безнең өчен беренчел мәгънәсен югалтмаган. Тарихка күз салсак, X гасырда Казан татарларының әби-бабалары, ислам динен кабул итү белән беррәттән, нигезендә гарәп графикасы яткан әлифбаны үзләштерә. Ул «иске имла» дип аталган хәлдә 1920 елга кадәр кулланылып килә. Аннан соң берникадәр яңартылу кичергән яңа имлага күчәләр. 1927 елда исә татар теле өчен яңалиф төзелә. Ә тагын 12 елдан кириллицага нигезләнгән алфавит гамәлгә керә. Тик аның беренчел вариантында татар телендәге барлык авазларны җиткерергә мөмкинлек бирә торган хәрефләр булмый. Шуңа күрә Ә, Ө, Ү, Җ, Ң, Һ өстәлә. «Әлифба» проектын тормышка ашыру идеясе кураторларның тикшеренү экспедициясе вакытында районның Елховой авылында урнашкан музейда борынгы әлифбалар һәм совет чоры әлифбаларын  күргәннән соң барлыкка килә. Серияне тормышка ашыруның нигезе итеп китап графикасының иң яхшы үрнәкләре, аерым алганда, Александр Бенуаның 1904 елда дөнья күргән «Азбука в картинах» китабы алынган.

Заманча сәнгать теле җирле мәдәният хакында традицияләр һәм яңарыш – модерн аша үткән заман, бүгенге көн һәм киләчәк хакында бер үк вакытта сөйләргә мөмкинлек бирә. Музейлардан урамнарга чыккан сәнгать паблик-арт – ул яшьләр сәнгате. Ә сәнгать – ул кайчандыр кем тарафыннандыр уйлап табылган я тудырылган әйбер генә түгел. Ул хәзер һәм шушы урында булдырыла. Шулай итеп, тарих бүген языла.

Ландыш НӘСЫЙХОВА

 

Комментарий язарга


*