ТАТ РУС ENG

Син Г.Тукай әдәби музеен беләсеңме?

DSC00741

Мәркәзебезнең Иске татар бистәсендәге электән Шамил йорты буларак мәгълүм бинаның бусагасын кемнәр генә атлап кермәгән дә, нинди генә хис-кичерешләр белән китмәгәндер! 1981 елдан архитектура һәйкәле һәм төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объекты буларак сакланучы әлеге бинаның 1986 елда Тукайның әдәби музее итеп үзгәртелүендә дә очраклык юктыр. Гомумән бу урыннарның Тукай белән бәйләнешен тарих инкяр итми: ерак түгел генә Тукай хезмәттәшлек иткән “әл-Ислах” газетасы, ул яшәгән Болгар номерлары да кул сузымы гына диярлек булган. Кунакханәләрдә гомер кичергән Тукайның үзенең “Шамил йорты”нда булу-булмавы турында кистереп кенә әйтүче юк. Әмма алдынгы карашлы татар яшьләренең Шамил йортында да җыелуы һәм алар арасында яшь шагыйрь Тукайның да булуы бик ихтимал иде бит. Янәшәдәге Юнысов мәйданы да халык телендә юкка гына хушлашу мәйданы дип йөртелмәгән: Тукайны соңы юлга озата баручы шәһәр халкы Яңа татар бистәсенең зиратына барышлый нәкъ менә Юнысов мәйданы янында тукталыш ясаган.DSC00784

Белешмә: музей урнашкан бинаны XIX гасырның икенче яртысында сәүдәр Ибраһим Апаков төзеткән. Соңрак ул аны кызына туй бүләге буларак бирә. 1882-1906 елларда әлеге йорт Апаковның кызы Бибимәрьямбану һәм кияве генерал-майор Ш.Шамил милке булып тора.

1902 елгы янгында зыян күргән йорт 1903 елда Р.Р.Руш, Ф.И.Амлонг проекты буенча эклектика өслүбендә үзгәртеп корыла һәм аны икенче гилдия сәүдәгәр В.Ибраһимов гаиләсе сатып ала.

Менә шундый алшартлар белән бәйләп караган очракта, соңгы 34 елда биредә Г.Тукай әдәби музее урнашу әлеге тарихи бинаның кыйммәтен бермәбер арттыра. Башкача була да алмый. Бөек Тукай кулы орынган, аның мемориаль тупланмасын – үзе исән чагында басылып чыккан китапларын, фотосурәтләрен, үреп ясалган юл кәрҗинен, без фотодан гына күреп белгән бәрхет түбәтәен, дуслары Әхмәтгәрәй һәм Зәйнәп Хәсәниләр бүләк иткән көмеш җиң каптырмаларын, Газизә апасына бүләккә дип беренче гонорарына сатып алган фаянс шкатулкасын, 1912 елда Санкт-Петербургтан алып кайткан каләм савытын, шагыйрьнең вафатыннан соң алынган битлеген дә без шушында күрә алабыз. Җитмәсә һәркайсының үз тарихы бар.

DSC00761

Әйтик, кулдан сырылган түбәтәйне шагыйрьгә “Үрнәк” матбугасы нашире Гыйльметдин Шәрәф бүләк итүе мәгълүм. 1908 елда яңа шигырь җыентыгын чыгарырга җыенганда шагыйрьнең фотосурәте кирәк булгач, алар икәүләп С.И.Иванов фотосалонына барганнар. Шунда Тукайның үзенең озын чәчләреннән уңайсызланып торуын күргән нашир, әлеге кәләпүшне кесәсеннән чыгарып шагыйрьгә биргән диләр.

Яңа экспозициядә шагыйрнең моңарчы Милли музей фондларында гына сакланган сөлгесе дә урын алган. Тукай үзе исән чагында чыккан китапларының саны шулай ук арткан. Апасы Газизәнең камзулы, касәсен дә тамашачы беренче тапкыр күрә.

Әле бит музейга килүче Тукай рухы – аның язмышы, әдәби мирасы, шәхси әйберләре, вакыт тузаны саргайткан фото сурәтләр, вакытлы матбугат белән танышып кына калмый, ә аерым тарихи вакыйгаларга бәйле рәвештә шул чорга “кайтып”, XIX гасыр ахыры ХХ гасыр башы татар мәдәни мөхитен тулысынча күзаллау мөмкинлеге ала. Күз карашың нинди генә экспонатта тукталмасын, син инде аның җеп очы кайсы да булса тарихи шәхескә барып чыгасын чамалыйсың. Әйтик, Риза Фәхретдиновның визитка савыты, Әхмәтгәрәй һәм Зәйнәп Хәсәниләрдән алынган затлы савыт-сабалар, Садри Максудиларның тәлинкәләре, Бари Хәсәниләрнең пианинолары…

DSC00785

Нәкъ шушы мизгелдә кайбер нәрсәләргә ихтыярсыз кечкенә Тукай күзләре белән карагандай буласың: “Әни Печән базарына кәләпүш чыгарганда, яки бер хезмәт илә байларның өенә барганда, кайвакыт мине дә ияртеп баргалый иде.Мин байлар йорт эченең матурлыгын, идәннән түшәмгә кадәр торган зур көзгеләрен, чиркәү кеби суга торган сәгатьләрен вә сандык кадәр зур органнарын күреп, боларны оҗмахта торалар кеби уйлый идем… ” (“Исемдә калганнар”)

DSC00742

-Безгә кайчак менә шушы мөхитне аңлар өчен дә киләләр. Без ренессанс-яңарыш чорын ачарга омтылабыз. Тукай йолдызлыгы дибез икән, ничек инде Гаяз Исхакый, Фәтих Әмирхан, Галиәсгәр Камал, Габдулла Кариев, Хөсәен Ямашев, Сәгыйть Сүнчәләй, Гафур Коләхмәтовларны читләтеп узасың. Алар бер-берсенә үрелеп үскән шәхесләр. Шундый чордашлары булмаса, Тукай үзе дә андый ук дәрәҗәгә күтәрелер идеме икән?- ди музей мөдире филолгия фәннәре кандидаты Гузәл Тухватова зал буйлап берсеннән-берсе кыйммәтлерәк ядкярләр — Тукай белән аралашып яшәгән шәхесләрнең фотолары, кыйммәтле экспонатлар белән таныштыра барып.

Чыннан да юкса “Мин бит синең шикелле саф, коеп куйган поэт кына түгел, мин дипломат, политик, обшественный деятель дә бит”,- дип кемгә язар иде шагыйрь Сәгыйть Рәмиев кебек дусты булмаса…

Расиха ФАИЗОВА тексты һәм фотолары

Комментарий язарга


*