ТАТ РУС ENG

Казанда Сәгыйть Сүнчәләйнең архивы күрсәтеләчәк



11 сентябрьдә Казанның Габдулла Тукай Әдәби музеенда татар шагыйре, тәрҗемәче һәм җәмәгать эшлеклесе Сәгыйть Сүнчәләйнең тууына 120 ел тулуга багышланган әдәби-музыкаль кичә үтәчәк. Әлеге кичә музейның инде берничә ел дәвам иткән “Тукай һәм аның даирәсе” әдәби циклыннан чираттагысы булачак.

 

Сәгыйть Сүнчәләйгә багышланган кичәдә киң катлам җәмәгатьчелеккә беренче тапкыр шагыйрьнең архивы күрсәтеләчәк. Аның бер өлешен 1979 елда галим Нәҗип Нәккаш Россия дәүләт әдәбият һәм сәнгать архивыннан алып кайткан. Бүгенге көндә Татарстан Милли музее фондларында С.Сүнчәләйнең архивыннан 500гә якын экспонат саклана. Г.Тукай музеенда оештырылачак күргәзмәдә С.Сүнчәләйнең 1913 елда чыккан шигырьләр җыентыгын, аның шәхси көндәлеген, Тукай турында кулъязмаларын, туганнарына, якыннарына язган хатларын, И.Сталинга ярлыкауны сорап язган хатын, җырларына ноталарны, ясаган рәсемнәрен, шагыйрә И.Гриневскаяның кулъязмасын — Сәгыйть Сүнчәләйнең биографиясен күрергә була.

 

Сәгыйть Хәмидулла улы Сүнчәләй 1889 елда Сарытау губернасында туа. 1915 елда Уфага күчеп китә. Гомерен ул татар мәдәниятен һәм сәнгатен үстерүгә багышлый. 1919 елда Бөтенсоюз коммунистлар партиясе (большевиклар) рәтләренә кергәч, аның тормышы иҗтимагый-сәяси төсмер ала. XX гасыр башында яшәп иҗат иткән Сәгыйть Сүнчәләй татар әдәбияты тарихында лирик шагыйрь буларак кереп кала. Ул бик тә музыкаль кеше була — скрипка, мандолинада уйный, көйләр иҗат итә.

 

Габдулла Тукай белән танышу һәм аралашу Сәгыйть Сүнчәләйгә зур йогынты ясаган. Аларның мөнәсәбәте турында без бүген заманында алар алышкан хатлар аша беләбез. Шулай ук С.Сүнчәләй үзе дә Тукай турында истәлекләр язып калдырган. Әлеге истәлекләрдә алар икәү Казандагы “Болгар” кунакханәсендә ничек итеп шигърият, тормыш турында сөйләшүләре, ә кайвакыт киресенчә, сөйләшмичә уйланып кына утырулары турында яза. Тукай белән Сүнчәләй 1910 елның маенда таныша. Баштарак Тукай янында Сүнчәләй үзен шагыйрь итеп танырга кыенсына. Ләкин Тукай аның иҗатын хуплап, үстереп җибәрә, тәрҗемәләр белән шөгыльләнергә дә киңәш итә. Шулай 1910 елның азагында, мәсәлән, С.Сүнчәләй Дж. Байронның “Шильонский узник” поэмасын тәрҗемә итә башлый. Ул тәрҗемәне аннан соң Тукайга җибәрә. Тукай редакцияләп, кереш сүз язып, бу әсәрне аерым китап итеп бастырырга ярдәм итә.

 

Сәгыйть Сүнчәләйнең гомере ул чордагы татар зыялыларының күбесе кебек үк фаҗигале өзелә. 40 яшендә аны кулга алалар. Башта С.Сүнчәләй атып үтерелүгә хөкем ителә, аннан бу хөкем 10 елга төрмә белән үзгәртелә. Шулай да 1937 елда шагыйрь атып үтерелә. Дистә еллар Сәгыйть Сүнчәләй тыелган исем булды.

 

Г.Тукай музеенда узачак кичәгә шагыйрьнең тормышын һәм иҗатын өйрәнүче галимнәр — З.Рәмиев, Р.Ганиева, Н.Нәккаш һәм шулай ук танылган шагыйрьләр, язучылар, Казанның театр һәм музыка училищелары студентлары киләчәк.


Комментарий язарга


*