ТАТ РУС ENG

Табигать – туган йортыбыз

x2-jpg-pagespeed-ic-vljepgnyue
Чыганак: o-detstve.ru

Чыганак: o-detstve.ru

(Габдулла Тукай иҗатына багышланган кичә)

Гүзәл ШӘФИГУЛЛИНА,

 Апас районы Чури – Бураш төп гомуми белем бирү мәктәбенең татар теле һәм   әдәбияты укытучысы

Кичә барышы

(1 нче укучы Габдулла Тукайның “Туган авыл” җырын башкара.)

2 нче укучы. Габдулла Тукай “Туган җиремә” шигыре

Айрылып китсәм дә синнән гомремнең таңында мин,

И Казан арты! Сиңа кайттым сөеп тагын да мин.

Ул таныш кырлар, болыннар тартты әүвәл хиссеми;

Тарта торгач, куймады, кайтарды ахыр җисмеми.

Җөмләтән изге икән ич:инешең, чишмәң, кырың,

Юлларың, авыл, әвен, кибәннәрең, дә ындырың;

Һәр фосулы әрбәгъәң: язың, көзең, җәй, кыш көнең;

Барча, барча ак оек, киндер, чабата, ыштырың!

Һәм көтүчең, этләрең, үгез, сыер, сарыкларың;

Барчасы яхшы: бүре, җен, шүрәле, сарикъларың.

I күренеш

Бала. (Талгын гына көй уйный. Бала чыга.) Мин чәчәк өздем – ул шиңде. Мин күбәләк тоттым – ул минем учымда җан бирде. Шул вакытта мин матурлыкка йөрәк белән генә кагылырга мөмкин икәнлеген аңладым. (Чәчәктән чәчәккә күбәләк очып йөри.)

(Габдулла Тукайның “Бала белән күбәләк” шигыре сәхнәләштерелә.)

Бала.

Әйт әле, Күбәләк,
Сөйләшик бергәләп:
Бу кадәр күп очып
Армыйсың син ничек?

Ничек соң тормышың?
Ничек көн күрмешең?
Сөйләп бирче тезеп,
Табаламсың ризык?

Күбәләк.

Мин торам кырларда,
Болында, урманда;
Уйныймын, очамын
Якты көн булганда.

Иркәли һәм сөя
Кояшның яктысы;
Аш буладыр миңа
Чәчәкләр хуш исе.

Тик гомрем бик кыска:
Бары бер көн генә,—
Бул яхшы, рәнҗетмә
Һәм тимә син миңа!

Шүрәле. (Шүрәле агачларны карап йөри, җимлекләргә җимнәр сала.)

Габдулла Тукай “Кошларга” шигыреннән өзек.

Курыкмагыз, кошлар, күреп сез яныгызда мин барын;

Мин тимәм сезгә, фәкать сайравыгызны тыңларым.

Курыкмагыз – яхшы беләм, мин һич тә сезне ауламам;

Сайрагыз, тыңлап торырмын, тын да алмам, шауламам.

(Шүрәле Былтырның утын кискәнен күрә.)

Шүрәле. Әй син кем? Нигә минем урманымда рөхсәтсез утын кисәсең?

Былтыр. Әйтсәм әйтим, син белеп кал: чын атым “Былтыр” минем. Ә син кем?        Качкынмы, җенме? Йә өрәкме, нәрсә бу?

Шүрәле.

 Бер дә шикләнмә, Җегет, син; мин карак – угъры түгел,

Юл да кисмимен, шулай да мин бигүк тугъры түгел.

Гадәтем: ялгыз кешеләрне кытыклап үтерәм;

Мин әле, күргәч сине, шатлыгымнан үкерәм.

Мин – Шүрәле. Урман минеке! Урман –иң зур яшел байлык. Гүзәл дә соң инде урман! Аның эченә кереп, бер хозурлануың ни тора! Нинди генә агач юк!

Былтыр. Әйе, туган җирем урманнары – минем өчен иң зур байлык. Без исә урманнарны сакларга, тагын да баетырга тиешбез. Кечкенә үсентеләр утырттым. Урманның чиста, кислородка бай һавасы безнең сәламәтлегебезне саклауга һәм ныгытуга ярдәм итә. Ярый, Урман хуҗасы, миңа кайтырга вакыт. Үсентеләрне карап, сулар сибеп тор инде.

II күренеш

(Сөйли -сөйли Су анасы чыга)

Агыйделдә су коенгач,

Чәчләремне тарадым.

Күзне ачып йомганчы,

Югалды бит тарагым.

 (Шәкерт килеп керә.)

Шәкерт. Нигә моңаеп утырасың, алтын чәчле су кызы?

Су анасы. Бер авыл малае тарагымны урлап качты. Алтын тарактан башка нинди Су анасы инде мин?

Шәкерт. Я, ярар, алай бик бетеренмә әле. Менә бу синең тарак түгелме?

Су анасы. Минеке, нәкъ үзе!

Шәкерт. Әнисе бер малайны су буеннан алтын тарак алып кайтканы өчен орышкан һәм таракны кире үз урынына илтеп куярга кушкан. Ул су буена килергә курка. Анда Су анасы бар, ди. Үзем илтеп куярга сүз бирдем. Суга, су буйларына сокланып кайтыйм әле дидем.

Су анасы. Су – тормыш чыганагы. Чиста су безгә яшәү өчен кирәк. Җир йөзендә чиста су запасы кимегәннән кими. Елга-күлләр юкка чыга. Елдан-ел суларыбыз пычрана. Чишмә суы елгаларга, күлләргә, диңгез, океаннарга җан бирә. Чишмә яшәүдән туктаса, елга — күлләрдә су бетәчәк, табигатьтә ямь калмаячак.

Шәкерт.

Матурлыклар кипмәсен

Урманда, болыннарда.

Барча тереклек калсын

Киләчәк буыннарга.

Былтыр.

Онытма, туган җир бер генә,

Кадерләрен аның бел генә…

Дәвала аның һәр ярасын,

Син бит соң табигать баласы!

 

Бала.

Бар күңеллелек дөньяда, бар бер ямь бүген,

Нәрсәдән бу? – Мин беләм: бәйрәм бүген, бәйрәм бүген!

(“Табигать кочагында” җырын башкару).

Бай табигать, иркен кочагыңда

Җырлап – биеп үскән балаң мин.

Шатлыкларны, дәрт һәм куанычны

Болын – кырларыңнан алам мин.

Болында, болында чәчәкләр,

Чәчәкләр болында күп төрле.

Төсләре, төсләре, төсләре

Әйтерсең салават күпере.

Болыннарда йөрим ләззәтләнеп,

Йомшак җилләр сыйпый битемнән.

Күбәләкләр куна чәчләремә,

Шат җыр туа күңел читендә.

Җырларым, җырларым, җырларым,

Күңелем чәчәге бит сездә.

Куаныч, шатлыклар, моңнарым

Барсы да тупланган тик сездә.

Комментарий язарга


*