ТАТ РУС ENG

Татар теле өчен көрәшергә кирәк

DSC00678

 

Бүгенге көндә кулга каләм алып хат язышу культурасы тәмам бетеп бара дисәк һич арттыру булмас. Ә бит заманында хат ташучылар букча-букча ташый торган булган аларны. Ияләр иясе –

уемчы-рәссам Әхсән Фәтхетдинов та фикердәш дусты халык шагыйре Равил Фәйзуллинга дәфтәр тутырып яза торган булган хатларын. Алай гына да түгел, язган берен номер сугып тамгалый да барган әле. Әхсән аганың ил гаме, тел гаме белән сугарылган ул хатлары тиздән Татарстан китап нәшриятында дөнья күрер дип көтеп калабыз. Әлегә аларның берничәсен тәкъдим итәбез.

21 нче хат

Сиңа татарча хатлар язып, үз туган телемнең нечкәлекләрен һәм моңнарын зиһен белән аңлый башлагангамы, әллә туган телдә, әлегә кадәр һич сизелмәгән, тоелмаган һәм инде, башкача сөйләшеп, онытыла башлаган хисләрем уянгангамы – белмим. Әйе, сине бары тик татарча укыйсым килә икән.

Хәзерге заманда татар язучылары, татар шагыйрьләре өчен иң мөһиме – үз әсәрләрен яки китап укучыларның санын күбәйтү генә түгел, ә үз телендәге укучыларны арттыру.

Татар теле өчен көрәшергә кирәк, бик иртә әле аны үтерергә. Бу фаҗигане күпләр бик сизмиләр әле.

Кая барсам да, нәрсә күрсәм дә языйм инде. Хатлар язуымны туктатсам, миңа авыр булачак.

Равил дус, синең белән тагын очраштым, бусы – «Советская Татария» (1987, 4 гыйнвар) битләрендәге яңа шигырьләрең белән. «Для радости проветри дом…» Үземчә болай тәрҗемә иттем – «Шатлык өчен җилләт өйләреңне (өеңне)…» Укып чыктым. Гаҗәп, элекке елларны шигырьләреңне күбрәк русча укырга ярата идем, ә хәзер бары тик татарча гына. Кинәт кенә эх, татарча укыйсы иде бу шигырьләрне дип уйладым. Сиңа татарча хатлар язып, үз туган телемнең нечкәлекләрен һәм моңнарын зиһен белән аңлый башлагангамы, әллә туган телдә, әлегә кадәр һич сизелмәгән, тоелмаган һәм инде, башкача сөйләшеп, онытыла башлаган хисләрем уянгангамы – белмим. Әйе, сине бары тик татарча укыйсым килә икән. Тәрҗемәләр начар дип әйтмим, ләкин үз телебездә син тирәнрәк һәм тойгылырак яңгырыйсың. Элегрәк миңа, дөрестән дә, русча җиңелрәк иде, ә хәзер шуны аңладым: туган телнең үз тәме бар икән шул. Туган телнең тәмен аңлатуы авыр, сүзләр җитми. Сиңа хатлар язып, аның тәмен тагын да арттырам. На худой конец, хатлар язуымның шуңа да файдасы бар, фикер чыкмаса да, телемне аңлый төшәрмен!

Шулай итеп, синең белән яңадан очраштым. Сөйләштем. Синең шигырьләр күңелгә тиярлек, тияләр. Хәзерге заманда татар язучылары, татар шагыйрьләре өчен иң мөһиме –
үз әсәрләрен (яки китап) укучыларның санын күбәйтү генә түгел, ә үз телендәге укучыларны арттыру. Шигырь, романнар язуы да авыр, әмма икенчесе тагын да авыррак. Менә шул авыррагын күтәреп чыкканда, истә тотканда гына, көчле әсәрләр туарга мөмкин. Уйлап карасаң, ана телендә укучыларны күбәйтүгә – хәзерге заманда куелган зур максатларны тормышка ашыруга – бер каршылык та юк. Кешелек мәсьәләсен күтәргәндә файдалырак та, чөнки ана теле кешене табигатькә якынайта, үз-үзенә читтән карарга, үз-үзен аңларга мәҗбүр итә. Башка телләрне төрле-төрле программалар аша өйрәнеп, без барыбер «ипилек-тозлык» мәсьәләсен генә чишәбез. Инде хәзер ана теле дә (дөресрәге, ярым туган тел) «ипи-тоз» мәсьәләсен чишүгә генә калып бара. Ә милли хис-моңнар, тарихыбыз һәм башка бик күп кыйммәтләр бары тик ана теле аша гына керә. Шуның өчен ана телен белмәгәннең кичерешләре дә, тойгылары да ярлылана, бушап кала. Аңарга инде шигырь дә кирәкми башлый. Әйе, тел кайчан да булса үләргә мөмкин (мәсәлән, латин теле). Ләкин юкка чыгу ясалма рәвештә түгел, табигый булырга тиеш. Татар теле өчен көрәшергә кирәк, бик иртә әле аны үтерергә. Бу фаҗигане күпләр бик сизмиләр әле. Кешенең чире дә бит алдан сиздерми, аза башлагач кына. Кешенең үлеменә (ничек кенә авыр булмасын) түзәргә була, ә менә телнең юкка чыгуын, үлүен һичнәрсә белән дә чагыштырып булмый.

Иртә әле, бик иртә ана телебездән ваз кичәргә. Моның һич көтелмәгән нәтиҗәләргә китереп чыгаруы бар.

Ана теле өчен көрәшкән һәм шул юлда корбан булучы – хәзерге заманның иң авыр һәм игелекле миссиясен алып барган кеше булыр ул. Ана теле өчен көрәшү иҗатта лейтмотив булып үтәргә, аның үзәген тәшкил итәргә тиеш. Ана теле өчен көрәшү яшәүнең мәгънәсе булсын. Тукай бит ана телебезне халыкка якынайткан, хәзер дә аны саклап калырга кирәк.

Менә шуларны язгач, синең газетада чыккан бер куплетың искә төште:

Вещаешь миру правду?

Но кто ж тебе внимает,

Её коль норовишь ты

В рукав себе шептать!

Һич мәртәбә түгел туган телдә

җиң очына карап сөйләшү.

Көчле, горур сөйләш! Кирәк икән,

хаким телләр торсын көнләшеп!

Шуны язгач, үзем турында уйладым, бөтен сөйләгәннәрем дә мыгырданып утыру гына түгелме соң? Кемгә кирәк бу сөйләшүләр? Бу фикерләрне сиңа гына сөйләвем түгел, башка кешеләр белән аралашканда да ул мәсьәләләрне еш күтәрәм. Фикердәшләр дә очрый, кызганычка каршы, битарафлар да күп шул.

Ә инде сиңа ана телебез турында язуым (синең өчен яңалык булмаса да) мыгырдану гына түгел (дөрес, ачудан күсәк күтәрү дә түгел инде), мин бит аны сиңа – ана теленең кирәклеген аңлаган һәм шул юнәлештә күрсәтерлек эшләр башкарган кешегә язам.

Бәлки, безгә «Туган тел» җырының яңа варианты, яңа көе кирәктер. Тукай шигыренә язылганы белән чагыштыру һәм каршы чыгу өчен түгел, ә аны тагын да хуплап, заманча фикерләр өстәп…

Равил дус, мин шулай аңлыйм: хәзерге вакытта җәмгыятьтә ниндидер бер яңа катлау барлыкка килде (прослойка). Аның милләте дә юк, ул эшче, колхозчы да түгел, теле дә ипи-тозлык кына. Кыскача гына әйткәндә, алар ашау, рәхәт яшәү һәм матур киенү өчен генә туган диярсең. Алар көрәшче дә, дошман да түгелләр кебек, яраклаша да беләләр. Күп бит алар хәзер, уйлап карасаң.

Ана теленнән качу, читләшү шундый кешеләрнең тууына ярдәм итте. Ана теле бит ул – сөйләшү-аралашу өчен генә түгел, ә тарихи чорларны тоташтыручы, тәрбия бирүче дә. Бала чагында ана сөте кебек тансык, ә үлем түшәгенә калгач, гаҗиз иреннәргә тигергән бер кашык су кебек мөһим. Бәлки, татар балаларын «руска» әйләндерүне башка милләтләргә үрнәк итеп күрсәтү елларында тугандыр андый кешеләр. Дөрес, яңа катлау ул халык эчендә дә бар (мәсәлән, рус халкында да телен, тарихын белмәүчеләр, байлыкка гына омтылучылар күп). Бу фаҗига бөтен халыкка да уртак. Ә азрак санда булган халыклар өчен трагедиясе күп…

Әйе, Равил дус, бу заманда әсәрләрне бизәкләргә дә, матурларга да, шомартып торырга да вакыт калмыйдыр. Тавышың карлыкканчыга кадәр кычкырырга кирәктер. Күп кешенең тормышы кыек, бозык юлдан бара, чөнки заманасы шундый. Ә инде үзен бераз саклый алганнарга кычкырырга кирәктер. Ипләп, рәхәтләнеп, бөтенесен дә иркенләп җиренә җиткереп язып булмыйдыр. Заманалар узгач, тарихчылар хәзерге әсәрләргә шомартылуыннан чыгып бәя бирмәсләр, ә ниндидер җиһазлар белән «тавыш карлыгуын» үлчәрләр. Үлчәрләр дә гафу итәрләр. Алар гафу итмәсә дә, вакыт, замана, тарих гафу итәр!

Уйлап куям, кешенең йөрәге авыртса, аны әллә кайларга алып барып тикшертәләр, дәвалыйлар. Бәлки, алай итәргә кирәк тә түгелдер, ә бер җылы сүз генә әйтергәдер. Хәзерге заманага да шундый «җылы сүз» кирәк – аңарга инде йөрәк әрнетеп кычкырулар да, «намус» һәм «вөҗдан» сүзләренең мәгънәсен аңлап әйткәннәрнең сүзләре, уйлары да керә. Әйе, андый сүзне – «җылы сүзне» – бары тик вөҗдан һәм намус кына әйттерә ала.

Кичә телевизордан Римма Ибраһимованың җырлаганын күрдем:

И туган җир, сүнмәс шатлыкларың,

кайгыларың белән сызландым.

Шушы ике юлдан кала җырның исемен дә белмим, башка сүзләрен дә ота алмадым. Ә болары күңелгә тиярлек, өстәвенә моң, көе дә кушылгач, җырчының тыйнак, нәфис тавышы аша ул юллар күңелгә сеңде, уйларым белән тоташты. Бигрәк тә «сызландым» сүзе тәэсир итте.

«Сызлану» байтак хисләрне берләштерүче булып тора. Сагынулардан башлап көрәшүгә кадәр. Тел (ана теле) өчен көрәшергә кирәк. Бу көрәштә илдәге социалистик стройга каршы чыгу да, каршы бару да юк, ә бары тик кешелекне тәртипкә китерү, табигатьне аңлау гына бар. Табигатьне аңлау булмаса, тәртип булмаса, социализм ничек булсын ди. Кешенең теле, моңы бетсә, андый чор ничек дип аталыр икән?! Ничек инде, анда телсез һәм моңсыз кешеләр яшәргә тиешмени?! Юк-юк, аңлыйм, алай булырга тиеш түгел, сорауны болай гына бирәм. Чөнки җавабын бирүчеләр барыбер юк. Ничек сызланмыйсың шулчак?

Табигатьне өйрәнәсе урында аны кулланырга гына ашкына кеше. Аны куллануда күп телләр киртә дә булып тора, күрәмсең. Янәсе, чыгымнар күбәя, уңайсызрак, имеш. Юк-юк, чәчәкләр дә, хайваннар да, халыклар да, тиешенчә, күп булсын – дөньяның байлыгы, матурлыгы, төрлелеге, кызыклыгы шунда. Күңел шулай сизә, табигать тә шуны сорый, аңа карышмый.

Ана теле – моңнар чыганагы,

Ана теле – кеше үзәге,

Ана теле, китәсең дәмени,

иртәрәк бит, бераз түз әле.

Күкрәгеңнән тәмле сөтләреңне

күпме балаң әле иммәгән…

 

Комментарий язарга


*