ТАТ РУС ENG

Татар теленнән республика олимпиадасы йомгаклау этабы биремнәре

IMG-20191018-WA0024

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен

татар теленнән республика олимпиадасының

йомгаклау этабы биремнәре

2019-2020 уку елы. 4 нче сыйныф

Үткәрү вакыты – 180 минут

Максималь балл – 65

 

  1. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.

 

  1. Җөмләдәге нечкә сузык авазларның саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Егет – йортның терәге, кызлар – йортның бизәге. (Мәкаль)

а) 7;

ә) 8;

б) 9;

в) 10.

 

  1. Сузык авазны белдерә торган хәрефләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) 12;

ә) 13;

б) 24;

в) 28.

 

  1. Борын тартыкларының барысы да кулланылган мәкальне билгеләгез. (2 балл)

а) Ябалакның йоны күп, арсланның төге күп. (Мәкаль)

ә) Атаны күреп, ул үсәр; ананы күреп, кыз үсәр. (Мәкаль)

б) Үзем тук, кунак тук. (Мәкаль)

в) Игенченең икмәге күп, бакчачының ашы күп. (Мәкаль)

 

  1. Ясалма нигезле сүз дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) күз;

ә) күзләр;

б) күзлек;

в) күздә.

 

  1. Мәкальдәге калын хәрефләр белән бирелгән исемнең килеше дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Сүздән ботка пешмәс. (Мәкаль)

а) баш килеш;

ә) юнәлеш килеше;

б) төшем килеше;

в) чыгыш килеше.

 

 

  1. Җөмләдәге ялгызлык исемнәр дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Капка төбендәге утыргычта әнисе белән нәни кыз Фирая сөйләшеп утыралар. (Нәкыйп Каштан)

а) капка;

ә) әнисе, кыз;

б) Фирая;

в) әнисе, кыз, Фирая.

 

  1. Боерык фигыль кулланылган мәкальне билгеләгез. (2 балл)

а) Саф һава – тәнгә дәва. (Мәкаль)

ә) Су да үзенә юл яра. (Мәкаль)

б) Һәр эшнең ахырын уйлап эшлә. (Мәкаль)

в) Уеннан уймак чыгар. (Мәкаль)

 

  1. “Хайваннар дөньясы: имезүчеләр” китабыннан тупланган мисаллар арасыннан сыйфат кулланылган җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Тиен агачтан агачка сикергәндә, койрыгы руль булып та хезмәт итә.

ә) Тиен оясын йомшак үлән, мүк белән җылыта.

б) Тиеннең берничә оясы була: берсе яшәү өчен, икенчесе азык запасын саклау өчен, өченчесе дошманнан саклану өчен.

в) Ул чикләвек, җиләк-җимеш, гөмбә, орлыклар белән туклана.

 

  1. Мәкальләр арасыннан боеру җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Олы кешенең сүзен бүлдермә. (Мәкаль)

ә) Акыллы сүзгә ни җитә! (Мәкаль)

б) Тырышкан табар, ташка кадак кагар. (Мәкаль)

в) Тауга менгәч, сусавыңнан ни файда? (Мәкаль)

 

  1. Җәенке җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Алия Маратовна укыта.

ә) Лилия һәм Марат — күршеләр.

б) Гөлназ җырлый, бии, шигырьләр яза.

в) Алмаз йөзә, көрәшә, сикерә.

 

  1. Башыгызны эшләтегез.

Сүзләрнең антоним парларын языгыз. (10 балл)

Кыйммәт – …………………                        Тискәре – ………………………

         Куе – ………………………….                         Тар – ……………………………

         Текә – …………………………                         Сурән – …………………………

         Симез – ……………………..                          Сорау – …………………………

         Файда – …………………….                          Кушылу – ………………………

 

III.Теоретик бирем.

Сыйфат сүз төркеме турында белгәннәрегезне языгыз, фикерегезне мисаллар ярдәмендә дәлилләгез. (8 балл) 

  1. Гамәли-иҗади бирем.

Үзем җыештырдым

         Менә ике көн инде                           Җил чыкса, тузан керер,

         Үзем җыештырам өйне.                Форточканы ачмагыз.

         Буямагыз, белегез,                           Үзем җыештырдым өйне,

         Бик сакланып йөрегез.                    Чисталыкны саклагыз!

(Заһирә Гомәрова)

  1. Тузан сүзенә аваз-хәреф анализы ясагыз. (5 балл)
  2. Чисталыкны сүзен сүз төзелеше ягыннан тикшерегез. (5 балл)
  3. Боерык фигыльләрне күчереп языгыз, басымнарын куегыз. (5 балл)
  4. Сез өйдә нинди эшләр башкарасыз? Шул хакта 10-12 җөмләдән торган бәйләнешле текст языгыз. (12 балл)

 

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен

татар теленнән республика олимпиадасының

йомгаклау этабы биремнәре

2019-2020 уку елы. 5 нче сыйныф

Үткәрү вакыты –  180 минут

Максималь балл – 66

 

  1. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.
  2. Хәрефләр белән авазлар саны тигез булган сүзне билгеләгез. (2 балл)

         а) елга;

ә) табигать;

б) юрган;

в) кулъяулык.

 

  1. Җөмләдәге рәт гармониясенә буйсынмаган сүзләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

         Могҗиза, чөнки Пушкин үлгән, Тукай үлгән, Гоголь, Толстой юк, ә без алар белән кара-каршы сөйләшкән кебек сөйләшәбез, язып калдырган китапларының битләрен ачып, без дә шул уйлар белән янабыз… (Ибраһим Гази)

а) 2;

ә) 3;

б) 4;

в) 5.

 

  1. Җөмләдәге кече тел ассимиляциясе чагылыш тапкан сүз дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Моннан ничә мең еллар элек яшәгән борынгы Мисыр, Рим, Һинд язучылары, галимнәре бүген безнең белән янәшә яшиләр, китаплары безнең алдыбызда. (Ибраһим Гази)

а) галимнәре;

ә) Мисыр;

б) борынгы;

в) алдыбызда.

 

  1. Җөмләдәге ТСТ калыбына туры килгән иҗекләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Йөз картайса да, йөрәк картаймый. (Мәкаль)

а) 5;

ә) 6;

б) 7;

в) 8.

 

  1. Ясалма нигезле сүз дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) түшәм;

ә) балакай;

б) балык;

в) сулык.

 

  1. Антонимнар кулланылган мәкальне билгеләгез. (2 балл)

а) Ата – беләк, ана – йөрәк. (Мәкаль)

ә) Тел – күңелнең көзгесе. (Мәкаль)

б) Аз сүзле аз оялыр. (Мәкаль)

в) Ачы булса да, дөресен сөйлә. (Мәкаль)

 

  1. Мәкальдәге калын хәрефләр белән бирелгән исемнәрнең килеше дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Акча кулда, белем башта. (Мәкаль)

а) иялек килешендә;

ә) юнәлеш килешендә;

б) төшем килешендә;

в) урын-вакыт килешендә.

 

  1. Артыклык дәрәҗәсендәге сыйфат кулланылган мәкальне билгеләгез. (2 балл)

а) Бәла бәхеттән тизрәк йөри. (Мәкаль)

ә) Дөньяда иң кечкенә бәхет – байлык, иң зур бәхет – саулык. (Мәкаль)

б) Ике яңа дустан бер иске дус яхшырак. (Мәкаль)

в) Эшсез кеше – акмас су. (Мәкаль)

 

  1. Җөмләнең иясе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Ялкау кешенең җилкәсе чокыр булыр. (Мәкаль)

а) ялкау;

ә) кешенең;

б) җилкәсе;

в) чокыр.

 

  1. Җөмләнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Бала моңын ана белер. (Мәкаль)

а) хикәя;

ә) сорау;

б) боеру;

в) тойгылы.

 

 

 

 

 

 

 

  1. Башыгызны эшләтегез.

Нокталар урынына кош атамаларын языгыз. (10 балл)

Иртә кычкырган …………………… башы авырта.

Бакчасыз йортка ………………….. кунмас.

……………………… күрмәгәнгә, кояш гаепле түгел.

Илдә ………………………… үлми.

……………………….. һәр күлгә төшмәс.

………………………. биеклектән курыкмас.

……………………. булып туган кош ………………………….. булып үлми.

……………………, сайраса да, …………………………… булмас.

  

III. Теоретик бирем.

Сингармонизм законы турында белгәннәрегезне языгыз, фикерегезне мисаллар ярдәмендә дәлилләгез. (8 балл)

Гамәли-иҗади бирем.

  1. Шигырьнең төшеп калган хәрефләрен языгыз. (4 балл)

Тшләмәсен Акбаем,

Сезгә рә маэмаем:

“Ташлар ргытмагыз, — ди,

Мине ктыртмагыз”, — ди.

(Роберт Миңнуллин)

  1. Маэмаем сүзенә фонетик анализ ясагыз. (5 балл)
  2. Маэмай сүзенең синонимын языгыз. (2 балл)
  3. Акбаем сүзен сүз төзелеше ягыннан тикшерегез. (5 балл)
  4. Акбайны сурәтләп языгыз. Фикерегезне 10-12 җөмләдән торган бәйләнешле текст итеп оештырыгыз. (12 балл)

 

 

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен

татар теленнән республика олимпиадасының

йомгаклау этабы биремнәре

2019-2020 уку елы. 6 нчы сыйныф

Үткәрү вакыты –  180 минут

Максималь балл – 66

 

  1. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.
  2. Алфавит тәртибендә язылган сүзләр рәтен билгеләгез. (2 балл)

а) арыслан, әни, орлык, җиләк;

ә) сөлге, үлән, һәйкәл, ылыс;

б) йорт, имән, чөгендер, шалкан;

в) җәй, нарат, һава, халык.

 

  1. Сүзнең басымы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) о′ч-ра-ша-лар;

ә) оч-ра′-ша-лар;

б) оч-ра-ша′-лар;

в) оч-ра-ша-ла′р.

 

  1. Җөмләдәге ачык иҗекләрнең саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Ахмак малай ата-анасын үзенә дошман дип уйлый. (Мәкаль)

а) 7;

ә) 8;

б) 9;

в) 10.

 

  1. Җөмләдә юлдан-юлга күчереп булмый торган сүзләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Туган ана бер, туган Ватан бер. (Мәкаль)

а) 1;

ә) 2;

б) 3;

в) 4.

 

  1. Фразеологизмның синоним пары дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Тишек көймәгә утырту

а) күз буяу;

ә) сай йөзү;

б) борчак пешмәү;

в) балтасы суга төшкән.

 

  1. Нәкыйп Каштанов иҗатыннан тупланган мисаллар арасыннан күчерелмә мәгънәле сүз кулланылган җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Тиздән кар яуды.

ә) Көзге җилләр исүгә, чәчәкнең сабаклары, яфраклары кипкән.

б) Бакча чәчкәсе, көлә-көлә, җилдә тирбәлә.

в) Сагынып беткәнсеңдер инде мине.

 

  1. Тезмә исемнәрдән генә торган рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) савыт-саба, әкәм-төкәм, уен-көлке;

ә) үги ана яфрагы, бака яфрагы, эт эчәгесе;

б) ислемай, аккош, кулъязма;

в) очкын, кунак, юлчы.

 

  1. Җөмләдәге сыйфатның дәрәҗәсе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Урман артыннан иренеп кенә саргылт кояш күтәрелә. (Роза Хафизова)

а) гади;

ә) чагыштыру;

б) артыклык;

в) кимлек.

 

  1. Җөмләнең иясе дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Анасына өргән эт бүре авызына төшәр. (Мәкаль)

а) эт;

ә) бүре;

б) авызына;

в) анасына.

 

  1. Җөмләнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Кеше арасында кеше бул! (Мәкаль)

а) хикәя;

ә) сорау;

б) боеру;

в) тойгылы.

  1. Башыгызны эшләтегез.

Нокталар урынына ай атамаларын языгыз. (8 балл)

…………………….. аенда аяз булса, көз пычрак булыр.

…………………….. артык җылы булса, май салкын һәм җилле булыр.

……………………… аяз булса, кыш салкын булыр.

……………………… ае салкын булса, игенгә туклык.

………………………. башы көн кояшлы булса, яшелчә уңар.

Унбишенче ……………………….(урын-вакыт килешендә) көн җылы булса, яз яхшы була.

Егерме бишенче ………………………………. (урын-вакыт килешендә) кырау булса, кыш суык булыр.

Беренче …………………………………..(урын-вакыт килешендә) көн җылы булса, арыш уңар.

 

III. Теоретик бирем.

         Рәвеш сүз төркеме турында белгәннәрегезне языгыз, фикерегезне мисаллар ярдәмендә дәлилләгез. (10 балл)

 

 

  1. Гамәли-иҗади бирем.
  2. Текстны укыгыз. Нокталар урынына тиешле сүзне языгыз. (2 балл)

Чипсы инглиз телендә “……………………………….” дигәнне аңлата. Бу ризык XIX гасырда барлыкка килә. Аның тарихы мондыйрак: берәүгә Америка ресторанында китерелгән бәрәңгенең артык калын телемле итеп туралуы ошамаган. Ресторан хуҗасы Джордж Крам, әлеге бәйләнчек клиентны кызык итмәкче булып, бәрәңгене, чәнечке белән дә эләктерә алмаслык итеп, үтә дә юка итеп турап кыздырган. Теге кешегә бу ризык, киресенчә, бик ошаган, ул ашап туя алмаслык тәмле булган.

Соңрак чипсыларны тартмаларга тутырып сата башлыйлар, ул башка илләрне дә “яулап” ала. (Вакытлы матбугаттан)

  1. Ризык сүзенә фонетик анализ ясагыз. (5 балл)
  2. Тартма сүзенең синонимын языгыз. (2 балл)
  3. Бу ризык XIX гасырда барлыкка килә. – җөмләсендәге алынма сүзләрне языгыз. (2 балл)
  4. Бәрәңгенең сүзенә морфологик анализ ясагыз. (5 балл)
  5. Сезнең яратып ашый торган ризыгыгыз нинди? Сезгә ул ни өчен ошый? Аның файдалы һәм зыянлы яклары бармы? Фикерегезне 10-12 җөмләдән торган бәйләнешле текст языгыз. (12 балл)

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен

татар теленнән республика олимпиадасының

йомгаклау этабы биремнәре

2019-2020 уку елы. 7 нче сыйныф

Үткәрү вакыты – 240 минут

Максималь балл – 72

 

  1. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.
  2. Җөмләдәге калын сузык авазларның саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Мактап йөргән кунак аш алдыннан килә. (Мәкаль)

а) 6;

ә) 7;

б) 8;

в) 9.

 

  1. Җөмләдәге ирен гармониясе чагылыш тапкан сүзләрнең барысы да күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Идел ярына килеп җиткәч, сөзәк кенә комлы яр буена төштеләр. (Дәрҗия Аппакова)

а) сөзәк;

ә) сөзәккомлы;

б) сөзәк, комлы, яр;

в) комлы, төштеләр.

 

  1. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең синонимы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Нефть кудыра торган насослар тирәсеннән дә әллә ничә кат урадылар. (Ләлә Гыймадиева)

а) тапкыр;

ә) этаж;

б) юл;

в) дип.

 

  1. Әхсан Баян иҗатыннан тупланган мисаллар арасыннан фразеологик әйтелмә кулланылган җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Ояны без кадак кагып түгел, ә җеп белән бәйләп куя идек.

ә) Аннары аңа берничә ел кагылу юк, шул килеш тора бирә.

б) Күзләремә ышанмыйча, имән төбендә каттым да калдым.

в) Кайбер бала сыерчыклар астанрак оча.

 

  1. Ясагыч кушымчасы булмаган сүз дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) эшче;

ә) эштә;

б) эшләдем;

в) эшлекле.

 

  1. Җөмләдә кулланылган хәл фигыльләрнең саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Малай, бер сүз дә дәшмичә, сүземне тыңлап торды-торды да, миннән рөхсәт сорап, иптәшләре янына йөгереп китеп барды. (Афзал Шамов)

а) 4;

ә) 5;

б) 6;

в) 7.

 

  1. Күрсәтү алмашлыкларыннан гына торган рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) ул, алай, шунда, теге, алай;

ә) минеке, синеке, аныкы, безнеке, сезнеке;

б) кемдер, кайдадыр, каяндыр, берәү, әллә каян;

в) һичкем, һичкайда, берни, беркем, берничек.

 

  1. Калын хәрефләр белән бирелгән сүзләрнең кайсы сүз төркеменә караганлыгы дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Бакыр ләгән, көмеш беләзек, тимер ишек

а) исем;

ә) сыйфат;

б) рәвеш;

в) фигыль.

 

  1. Җөмләдәге тезүле бәйләнешне белдерә торган чаралар дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Җир дә, күк тә, ут та, су да – һәммәсе дә бербөтен. (Гөлнур Корбанова)

а) санау интонациясе;

ә) каршы кую интонациясе;

б) да/дә, та/тә җыючы теркәгечләр;

в) һәммәсе.

 

  1. Дания Гайнетдинова иҗатыннан тупланган мисаллар арасыннан эндәш сүз кулланылган җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Әнвәр абый, миңа арифметикадан булыш әле.

ә) Наилә миңа дәреслеген тоттырды.

б) Чишә башладым.

в) Мин шатлыгымнан елмаеп куйдым.

  1. Башыгызны эшләтегез.

Сүзләрнең синоним парларын языгыз. (10 балл)

Рәсем – ………………………….                              

         Алаша – …………………………

Үлчәү – …………………………..

Дуңгыз – …………………………. 

Аксак – ……………………………                  

         Өлкән – ……………………………                            

         Чират – …………………………..                                    

         Күпме – ……………………………

         Ярлы – ……………………………..

          Аксакал – …………………………

 

III. Теоретик бирем.

Сан сүз төркеме турында белгәннәрегезне языгыз, фикерегезне мисаллар ярдәмендә дәлилләгез. (10 балл)

 

  1. Гамәли-иҗади бирем.

Җылы җәйнең яшел төсе                        Яшелгә төренгән чагын

         Чыршыга сеңеп калган.                                     Ак тау күрәдер төштә.

         Ак болытларның аклыгы                         Көмеш чыңын югалтмаган

         Җемелди бүген кардан.                                     Тау кырындагы чишмә.

(Рифат Сәлах)

  1. Төренгән сүзенә фонетик анализ ясагыз. (4 балл)
  2. Аклыгы сүзен сүз төзелеше ягыннан тикшерегез. (4 балл)
  3. Аклыгы, җемелди, бүген, югалтмаган сүзләренә морфологик анализ ясагыз. (12 балл)
  4. “Әле кичә генә түр бүлмәдә басып тора идем. Һәр ботагыма уенчык эленгән. Утлар белән чорналган идем. Ә бүген чүплектә ятам…” дигән фикерне дәвам итеп, чыршы исеменнән фикерләрегезне 10-12 җөмләдән торган бәйләнешле текст итеп языгыз. (12 балл)

 

Татар гомуми белем бирү оешмаларында укучы балалар өчен

татар теленнән республика олимпиадасының

йомгаклау этабы биремнәре

2019-2020 уку елы. 8 нче сыйныф

Үткәрү вакыты – 240 минут

Максималь балл – 72

 

  1. Тестлардан дөрес җавапны билгеләгез.
  2. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүздәге аваз үзгәреше дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Былтыр кысканга быел кычкырмыйлар. (Мәкаль)

а) ирен ассимиляциясе;

ә) борын ассимиляциясе;

б) тел арты ассимиляциясе;

в) яңгыраулыкта охшашлануның кире төре.

 

  1. Мәкальләр арасыннан басымы соңгы иҗеккә төшмәгән сүз кулланылган җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Мәчегә – уен, тычканга – кыен. (Мәкаль)

ә) Бәрәңге – ярты икмәк. (Мәкаль)

б) Энәдән дөя ясау. (Мәкаль)

в) Агачны кинәт бөксәң, шыртлап сына. (Мәкаль)

 

  1. Җөмләдә алынма сүзләр саны дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Техника, электроника үзгәрә; компьютерлар, телефоннар, телевизорлар, музыка тыңлый торган төрле аппаратуралар яңара, камилләшә. (Роберт Миңнуллин)

а) 5;

ә) 6;

б) 7;

в) 8.

 

  1. Фразеологик әйтелмә булмаган рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) ике сүзле;

ә) ике күзле;

б) ике телле;

в) ике әтәч.

 

  1. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең мәгънәле кисәкләре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Киләчәк бүгенгелеккә әйләнгәч, ул тылсымын югалта, гадиләнә, бераз тоныклана. (Миргазиян Юныс)

а) бүген-ге-лек-кә;

ә) бү-ген-ге-лек-кә;

б) бүгенге-ле-к-кә;

в) бү-ген-гелек-кә.

 

  1. Фикер йөртә торган мәгънәне белдергән фигыльләрдән генә торган рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) авырый, курка, шатлана, кайгыра;

ә) мактана, хәйләли, әшәкеләнә, усаллана;

б) хөрмәт итә, хыянәт итә, яманлый, мактый;

в) саный, уйлый, белә, таный.

 

  1. Билгеләү алмашлыкларыннан гына торган рәтне билгеләгез. (2 балл)

а) бу, әлеге, анда, шулчаклы, әнә;

ә) һичкем, бернинди, бер җирдә, беркем, һичничек;

         б) барлык, бөтен, һәммә, һәртөрле, үз;

в) барлык, бөтен, һәммә, берәү, һәр.

 

  1. Җөмләдәге калын хәрефләр белән бирелгән сүзнең нинди җөмлә кисәге икәнлеге дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Сан саен очкычның аерым детальләрен ясарга өйрәтәләр: сызымнарын, рәсемнәрен биреп баралар. (Дания Гайнетдинова)

а) хәбәр;

ә) рәвеш хәле;

б) тәмамлык;

в) аныклагыч.

 

  1. Җөмләнең төре дөрес күрсәтелгән рәтне билгеләгез. (2 балл)

Үзеңнән бер көн иртә туганнан да акыл сора. (Мәкаль)

а) ике составлы җөмлә;

ә) бер составлы фигыль җөмлә;

б) ким җөмлә;

в) кушма җөмлә.

  1. Мәкальләр арасыннан кушма җөмләне билгеләгез. (2 балл)

а) Тирән күлдә балык та күбрәк. (Мәкаль)

ә) Аккан су кире кайтмый. (Мәкаль)

б) Кояш барда йолдыз күренми. (Мәкаль)

в) Яхшы җырның даны үзеннән алда йөри. (Мәкаль)

БИРЕМНӘР

Фото: «Мәгариф» архивыннан алынд

Комментарий язарга


*