26 апрельдә Казанда Туган тел көне һәм татар әдәбияты классигы Габдулла Тукайның (1886-1913) тууына 139 ел тулуга багышлап үткән тантанада Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреатлары бүләкләнде. Премияне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов тапшырды.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, 2025 елда әлеге тантана Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт театрының яңа бинасында оештырылды. «Бу бик матур бинада иҗади тормыш кайнап торырга тиеш. Камал театры татарлар өчен, республикабыз өчен әһәмиятле урын булып тора. Әлеге милли байлыкны сакларга һәм арттырырга кирәк», – дип теләде ул.
Республика Рәисе ассызыклаганча, Туган тел көнендә Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премияләрен тапшыру күркәм традициягә әверелде. Ул быелгы лауреатларны котлады һәм бүләкләр тапшырды.
2025 елда лауреатлар исеменә лаек булды:
— драматург Мансур Гыйләҗев («Мәхәббәт сүзлеге» пьесалар җыентыгы өчен);
— шагыйрь Рәниф Шәрипов («Җомга» һәм «Бөртек-бөртек яктылык» китаплары өчен);
— фотограф Рифхәт Якупов (Татарстан Республикасында фото сәнгатен үстергән, татар халкының мәдәни мирасын саклауга керткән зур өлеше һәм «Сабантуй» фотоальбомы өчен);
— Айрат Кашаев, Александр Полубенцев, Илнур Гайфуллин составындагы авторлар коллективы – «Иакинф» балетын куйган өчен.

2025 елда Г.Тукай премиясенә шагыйрь Рәниф Шәрипов лаек булды. Фото: tatarstan.ru

2025 елда Г.Тукай премиясенә фотограф Рифхәт Якупов лаек булды. Фото: tatarstan.ru

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов 2025 елда Г.Тукай премиясенә лаек булган «Иакинф» балетының иҗат төркемен котлады. Фото: tatarstan.ru
26.04.2025. Тatarstan.ru