ТАТ РУС ENG

Түбән Кама – Тукай варислары мәркәзе

img-20161116-wa0024

Болай дип әйтүемә, Тукай якташлары, шәт, үпкәләмәс дип уйлыйм: Түбән Кама каласы – республикабызның Тукай варислары мәркәзен хәтерләтә. Шәһәрнең яше-карты, татары, барча бала-чагасы сөекле шагыйребезнең иҗаты, рухы белән  ел әйләнәсе илһамланып яшәгәннәренә күрә әйтәм.

img_2612

Чыннан да, татар әдәбияты күгендә янган якты йолдызларның иң зурысы булган Тукаебызны зурлый, бәһали белә Түбән Кама халкы. Каланың үзендә генә ике урында – Тукай һәйкәле. Химиклар каласының иң матур урамнарының берсе нәкъ менә Тукаебыз исемен йөртә! Шәһәрнең Үзәк китапханәсе һәм әкият паркы да мәшһүр шагыйребез исемендә. Ә андагы Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты Әхсән ага Фәтхетдиновның агачтан уеп ясалган Тукай геройлары үзләре генә ни тора! Инде әнә икенче бер якташлары – архитектор Фирдәвес Ханов та –быелгы Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясен дәгъвалаучыларның берсе. Нәкъ менә Түбән Камадагы Тукай исемендәге әкият паркы проектын гамәлгә ашырганы өчен тәкъдим ителгән ул!

Тагын шунысы сөендерә: Түбән Кама мөгаллимнәре һәм тәрбиячеләре яшь буынны сабый чактан ук Тукай рухында, Тукай шигъриятендә тәрбияләргә омтыла. Биредә ел саен Тукай айлыгында «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, шушы булыр иң зур бүләгең» исеме белән сәнгатьле уку бәйгеләре, телевикторина, күргәзмәләр оештыру күркәм гадәткә керде. Әйтик, безнең «Мәгариф» журналының иң актив авторларының берсе – Татарстанның атказанган укытучысы Нурзия ханым Мирхазова өлкән тәрбияче булып эшли торган 39 нчы балалар бакчасында тәрбиячеләр өчен «Без – Тукайлы халык мәңгегә!» дигән методик берләшмә оештырылган.

img-20161116-wa0024

Моннан тыш, алар узган ел татар төркемнәрендә эшләүче тәрбиячеләр өчен «Тукай сукмагы буйлап» дигән иҗади бәйге уздырган иделәр. Быел исә мәктәпкәчә яшьтәге сабыйлар өчен «Без – Тукай варислары» дигән бәйге игълан иткәннәр. Анда «Мин Тукай иҗатына гашыйк», «Тукай геройлары бүгенге көндә», «Тукай әкиятләрендә – кунакта», «Тукай иҗатында – табигать» номинацияләре буенча сабый балалар арасында бәйгеләр оештырылачак. Бәйге нәтиҗәләре буенча Тукай туган көнне Түбән Каманың иң зирәк, иң ягымлы, иң итагатьле, иң мөлаем, иң зәвыклы, иң күркәм, иң сөйкемле Тукай варислары ачыкланачак, җиңүчеләргә Дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырылачак.

«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе әгъзалары өчен дә апрель ае, чын мәгънәсендә, урак өсте булырга охшап тора. Ни әйтсәң дә, апрель – Тукай ае бит!  Берләшмәнең «Сүздән энҗеләр тезеп» проектын гамәлгә ашырып, алар апрель аенда уачак утырышларын «Шигърият һәйкәленә язлар һәрчак гөлләр китерә» дигән исемләячәкләр. Әинде Тукай туган көнне шәһәрнең Тукай паркындагы Тукай һәйкәле янында Шигърият бәйрәме уздырачаклар.

jej9paeppm8

Комментарий язарга


*