ТАТ РУС ENG

Түбән Камада Тукайны зурлый беләләр

GqJbfwbYAuo

Хак дөресе шулай. Күп җирдәгечә, сөекле шагыйребезне җиһанга биргән апрель ае җиткәнен генә көтеп ятмый алар. Ел әйләнәсе Тукай рухы, Тукай шигърияте белән яшиләр Түбән Камада. Тукай теле – татар теленә мәхәббәтне сабый чактан өзлексез бала күңеленә сеңдергән чакта гына «Без – Тукайлы халык» дип горурланып әйтерлек гамәлләр майтарып буласын яхшы аңлап эш итә шул алар. Шуңамы, Түбән Камада бу көннәрдә шәһәрдәге Тукай исемендәге үзәк китапханә коллективы башлангычы белән, Габдулла Тукайның 133 еллыгына багышлап, «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, – шушы булыр иң зур бүләгең» дигән сәнгатьле уку конкурсы игълан ителүе бер дә гаҗәп түгел. Әлеге конкурс 26 мартка кадәр дәвам итәчәк. Аның 1 нче этабы балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, урта һәм югары уку йортларында, оешмаларда үткәрелә.

2 нче этап яшь үзенчәлекләре буенча 5 номинациягә бүленә: мәктәпкәчә яшьтәге балалар, башлангыч сыйныф укучылары, V сыйныфтан алып VIII сыйныфка кадәр, IX сыйныфтан 20 яшькә кадәр һәм 20 яшьтән өлкәнрәкләр өчен.

3 нче этап – җинүчеләрне билгеләү. Жиңүчеләрне бүләкләү исә 26 апрель көнне каладагы Габдулла Тукай һәйкәле янында – Шигърият бәйрәмендә булачак.

Бу җәһәттән, шәһәрдәге 39 нчы балалар бакчасы коллективының да күркәм гамәле мактауга лаек. Инде быел өченче ел рәттән аларның татар телендә белем һәм тәрбия бирүче балалар бакчаларында (төркемнәрендә) тәрбияләнүчеләр арасында «Без – Тукай варислары» дигән бәйге оештырулары. Моңарчы ул шәһәр күләмендә генә уздырылса, быел төбәкара күләмдә, ягъни күрше-тирә районнардагы барлык татар балалар бакчаларын да әлеге конкурста катнаштырырга исәпләре.Ул «Мин – Тукай варисы», «Тукай геройлары бүгенге көндә» номинацияләре буенча үткәрелә. Конкурста 5 – 7 яшьтәге балалар Тукай иҗаты, шигырьләре белән имтихан тотачаклар, иҗади табышлары белән таныштырачаклар. Бәйге нәтиҗәләре буенча иң зирәк, иң ягымлы, иң мөлаем, иң зәвыклы, иң күркәм, иң сөйкемле Тукай варислары ачыкланачак.

Таһир САБИРҖАНОВ

Комментарий язарга


*