ТАТ РУС ENG

Туган телем сагында!

учителя

 Язилә Рәфхәт кызы ХӘЙРЕТДИНОВА,

Теләче районындагы Фатих Хөсни исемендәге Олы Мәтәскә урта мәктәбенең югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы.

Педагогик эш стажы – 34 ел.

Кеше гомере – агымсу, күз ачып йомганчы уза да китә. Шул арада һәркем тормышта үз эзен калдырырга омтыла, аның нинди дәрәҗәдә булуы балалары һәм оныкларында күренә. Укытучыныкы – башкача: аның үзеннән соң калдырган иң зур нәтиҗәсе үзе белем һәм тәрбия биргән укучыларында чагылышын таба.

Мин бәхетле, чиксез бәхетле. 34 ел авыл мәктәбендә укытучы булып эшлим һәм яшим. Укытучы дигән олы исемне йөртү – зур горурлык та һәм җаваплылык та.

Ә кем соң ул укытучы? Мин аны башка хезмәт белән чагыштыра алмыйм. Укытучы хезмәтенең нәтиҗәсе дистә еллар белән исәпләнә. Укытучы эше – җырланмаган җыр шикелле серле дә ул, укылмаган китап кебек татлы да  ул, авыр да ул, җиңел дә ул…

Мин үзем очраклы гына укытучы һөнәрен сайлаган кеше түгел. Бу һөнәрне балаларны яратмаган кеше сайлый алмый. Чөнки укытучы – һөнәр генә түгел, ул –яшәү рәвеше, Аллаһ тарафыннан бирелгән сәләт.

Укытучы – бәхетле кеше, чөнки  ул бервакытта да ялгыз түгел. Аны һәр дәрескә балалары  көтеп ала, дәрес беткәч, хөрмәт белән озатып кала.

Укытучы бәхете – җиңел бәхет түгел. Бала күңеленә сукмак салу өчен зур сабырлык кирәк. Ул үзенең хезмәт юлында күпме балага белем һәм тәрбия биргән, күңел җылысын кызганмаган, вакыты белән исәпләшмәгән.

Укучысының бәхетле киләчәге хакына сәламәтлеген дә аямаган. Укучысының кечкенә генә уңышын да күрә, бәяли белгән һәм горурланган.

Мин, тугач та, «киләчәктә укытучы булам» дигән кешеләрдән. Мәктәпкәчә яшьтән үк  минем төп уеным укытучылык иде. Тора-бара бу уен чынбарлыкка әйләнде. Кечкенә вакыттагы хыялымны тормышка ашыру теләге мине Казан дәүләт университетының филология факультеты татар теле һәм әдәбияты бүлегенә алып килде. Биш ел университетта белем алу, фольклор һәм диалектологик экспедицияләрдә булу, төзелеш отрядларында үземне сынап карау, өченче һәм дүртенче курстан соң узган педагогик практикалар, пионервожатый  вазифасында пионер лагеренда хезмәт куюлар – барысы да минем дөрес юлда булуымны дәлилләделәр.

1987 елның июне. Кулымда – югары белемле татар теле һәм әдәбияты укытучысы дипломы. Мин Саба районы Олы Мәтәскә урта мәктәбендә педагогик хезмәт юлымны башлап җибәрдем. Менә 34 ел мәктәптә укучыларга татар теле һәм әдәбияты фәненнән белем бирәм. Димәк, мин –татар теле сагында торучы укытучы да. Хезмәт чорымда татар теленә тискәре мөнәсәбәт булган вакытларны да уздым. Тик беркайчан да үземнең татар теле укытучысы булуымнан оялмадым. Халык язучысы, гомер буе туган телебез сагында торган Фатих Хөсни исемен йөртүче мәктәптә хезмәт итү  миндә һәрвакыт горурлык хисләре тудырды. Мин – югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, хөкүмәтебез тарафыннан да игътибардан читтә калмадым. 2016, 2017 елларда «Укытучы-остаз» гранты җиңүчесе булдым.

Хезмәтем авыр дип һич тә зарланмыйм. Чын укытучы бернинди авырлыкка да карамый, вакыт санамый. Аның эш вакыты 45 минут белән генә чикләнми. Бу вакыт аралыгында ул укучысына белем һәм киләчәккә дөрес юнәлеш бирә, милли үзаң тәрбияли. Чын укытучы дәрестән тыш вакытын да укучыларына багышлый. Укучыларым иҗади конкурсларда, фән олимпиадаларында, проектларда, конференцияләрдә теләп катнашалар, үз нәтиҗәләрен күреп сөенәләр.

Һәр заман үзгәрешләр тудыра. Яшь буынга белем бирүдә дә яңа технологияләр килеп керде.

Заманча белем бирү укытучы алдына бик зур бурычлар куя. Һәр дәрес укучы өчен тормышка әзерлек дәресе булырга тиеш. Замана укытучысы, укучыларның шәхси мөмкинлекләрен исәпкә алып, дәүләт стандартларына туры килердәй сыйфатлы белем бирүче, заман таләпләренә җавап бирердәй, көндәшлеккә сәләтле шәхес тәрбияләүче, заманча технологияләр кулланып эшләүче, әхлаклы,  хезмәт сөючән укучылар тәрбияләүче көчле рухлы һәм сабыр кеше булырга тиеш. Шул вакытта гына укытучы үз фәненә карата мәхәббәт уята алыр, укучысы күңеленә яхшылык орлыклары салыр.

Укытучы – укучының икенче әнисе. Гаиләдә ана – яктыртучы да, җылытучы да. Ә мәктәптә бу рольдә – укытучы. Күңелебез яхшы, йөзебез һәрвакыт якты булганда гына, киң күңелле, әдәпле, кешелекле укучылар тәрбияли алырбыз. Мин һәрвакыт укучыларыма тирән белем генә түгел, күңел җылымны да өләшәм. Үземнең дөрес юлдан баруыма ышанам, чөнки минем хезмәтемне дәвам итүчеләр бик күп. Миннән белем һәм тәрбия алган укучыларым илебезнең төрле почмакларында, төрле өлкәләрдә тырышып хезмәт итә. Алар мәктәптә татар теле фәненнән белем бирәләр яки ясле-бакчаларда балаларга милли тәрбия бирү өлкәсендә хезмәт куялар. Шулар миңа яшәешемдә һәм эшемдә көч бирә.

2021 елның Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы дип игълан ителүе дә нур өстенә нур булды, татар теле һәм әдәбияты укытучыларын яңа үрләргә рухландырды.

Туган тел! Һәркем өчен дә якын һәм кадерле, берни белән дә алыштырып булмый торган, беренче тапкыр «әти», «әни» сүзләрен әйтә торган тел ул. Һәр кеше өчен туган тел бердәнбер һәм ул анабыз кебек газиз. Юкка гына аны ана теле диеп атамыйлар. Туган тел – һәркем өчен горурлык ул. Һәр кеше аны сакларга, якларга бурычлы. Үз туган телен кадерләгән халык  үзе дә кадерле булыр.

Туган тел  – ул безнең әниләребезнең бишек җыры. Бик изге, бик зур, әйтеп бетергесез зур һәм мөкатдәс нәрсә ул ана теле. Һәр халыкның да теле үзенчә матур һәм бай. Телләр белү – милләтара дуслыкны ныгытучы көч ул. Шуңа күрә һәркем башка халыкларның телен дә, мәдәниятен дә үз туган теле кебек якын итәргә, хөрмәтләргә тиеш.

Әгәр миннән: «Яшьлегеңә кире кайта алсаң, нинди һөнәр сайлар идең?» – дип сорасалар, мин, һич икеләнүсез: «Укытучы, бары тик укытучы!» – дип җавап бирер идем. Мин хезмәт юлымны, бөтен гомеремне Тукай телен саклауга багышладым, шуның белән чиксез горурланам.

Комментарий язарга


*