ТАТ РУС ENG

Тукай бәйрәмендә һәйкәл ачылды

  2009-04-27


Арчада Галиәсгар Камал һәйкәле ачылды. Бу истәлекле вакыйга Габдулла Тукай туган көне бәйрәменә туры китерелде. Драматург Галиәсгар Камал белән Габдулла Тукай – бер чор кешеләре. Алар икесе дә милләтебезнең әдәбиятын, сәнгатен үстерүдә, милли аңын уятуга гомерләрен багышлаган. Татар дөньясында инде үзенең шигырьләре һәм фельетоннары белән танылып өлгергән  21 яшьлек Тукай Җаектан Казанга күченеп килгәч, биредә аралашып киткән, фикердәшләр буларак таяныч тапкан иҗатчылардан берсе нәкъ менә Галиәсгар Камал була. Алар бергә “Яшен” журналын чыгара.

Галиәсгар Камал Тукайның якташы да. Казан арты Арча ягының Сикертән авыллыннан ул. Бүгенге көндә Арчаның үзәк мәйданында Язучылар аллеясе бар. Аны Габдулла Тукай, Гомәр Бәширов, Гариф Ахунов бюстлары бизәп тора. Чираттагысы – инде менә Галиәсгар Камалныкы булды.

Һәйкәл ачу тантанасы 27 апрельдә Арчада узган Шигърият бәйрәменә туры килде. Бәйрәмгә Казаннан бик күп әдипләр кайтты: ТР Язучылар берлеге рәисе Илфак Ибраһимов, шагыйрьләр Разил Вәлиев, Роберт Миңнуллин, Равил Фәйзуллин, Зиннур Мансуров, Мөдәррис Вәлиев, драматург Туфан Миңнуллин. Тукай Ватанына алар кунаклар булып кына түгел, үзләре дә кунаклар алып кайткан иде: Алтай шагыйре, җәмәгать эшлеклесе Бронтой Бедюров белән Саха-Якутиянең халык язучысы Николай Лагунов. Алар Язучылар аллеясендәге һәйкәлләргә чәчәкләр салды.

Тукайның туган көненә багышлап оештырылган Шигърият бәйрәменә бик күп кеше җыелган иде. Бөтен халык сәхнәдәге хорга кушылып “Туган тел”не башкару белән башланып киткән бәйрәм кунакларның чыгышлары, Арча үзешчән сәнгатькәрләре тәкъдим иткән җыр һәм биюләр белән үрелеп барды.

Иң элек сәламләү һәм тәбрикләү сүзләре белән Арча районы хакимияте башлыгы Алмас Нәзиров мөрәҗәгать итте. Ә менә шагыйрьләр сөйләгәндә тавышларында еш кына борчулы ноталар сизелде. ТР Дәүләт Советы депутаты, шагыйрь Роберт Миңнуллин: “Тукай йөз ел элек киткән. Ләкин шул вакыттан берни үзгәрмәде – без һаман яшәргә тырышабыз, башка милләтләр белән бер дәрәҗәдәге хокукта булырга омтылабыз. Тукай безгә көннән-көн ныграк кирәк. Ул безгә маяк кебек киләчәккә юл күрсәтүче. Татар укымышлы, үз телен югалтмаган халык булырга тиеш. Телне югалта барган саен Тукайның дәрәҗәсен төшерәбез без”, — дип сөйләде. Аның халыкка укыган шигырендә дә бүгенге көндә чарасызлыктан янә Тукайга мөрәҗәгать итүебез, аның белән киңәшләшүебез турында иде.

“Казан утлары” журналы баш мөхәррире, шагыйрь Равил Фәйзуллин да уяулыкны югалтмаска өндәде: “Узган ел Тукайны мәңгеләштерүдә бик тә аянычлы хәлләрнең шаһиты булдык без. Шагыйрь Казанда яшәп, иҗат иткән “Болгар номерлары” бинасын җимереп ташладылар”, — дип искә алды ул. Равил Фәйзуллин шушы хәлгә көенеп язган шигырен дә укыды. “Рухи мирасыбызны саклауда каршылыклар әле күп булыр. Сизгерлегебезне югалтмыйк!” – дип теләде шагыйрь.

Татарстанның “Мәдәни җомга” газеты баш мөхәррире, шагыйрь Зиннур Мансуров өчен 2009ның апреле истәлекле вакыт. Быел ул Габдулла Тукай исемендәге ТР Дәүләт премиясен алды. “Дөньяда татар яшәмәгән төбәк юктыр. Иң бәхетлесе – Арча төбәге, чөнки ул Тукайны биргән. Татар гаиләләрендә гадәт бар: яшьрәк балалар өлкәнрәкләрдән үрнәк алып үсә. Бөтен татар халкы да шулай Тукайдан үрнәк алып яши. Милләтне берләштерү көченә ия кеше ул Тукай”, — дип сөйләде Зиннур Мансуров.

Туфан Миңнуллин исә милләттәшләребезне татар дөньясында мөһим вакыйга – Интернетта Габдулла Тукайга багышланган портал ачылуы белән бәйле шатлыклы хәбәр белән уртаклашты. “Бүген техника һәм технологияләр үсеш алган заманда Тукай иҗатын Интернетка кертү, аны яшьләребезгә якынайту зур әһәмияткә ия”, — диде Туфан Миңнуллин.

Бу көнне кунаклар Арчаның Кырлай авылындагы Габдулла Тукай музеенда, туган авылы – Кушлавычтагы Тукаевлар гаиләсе музеена да барды. Кушлавыч зиратында Тукайның әтисе Мөхәммәтгариф хәзрәтнең каберенә дога да кылып чыкты.


Комментарий язарга


*