ТАТ РУС ENG

Тукай – безнең күңелләрдә

velieva-n-f

Надия ВӘЛИЕВА,

Казандагы 162 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе

 

Максат: балаларны Тукайның иҗаты белән киңрәк таныштыру.

Бурычлар: Г.Тукай әсәрләрен өйрәнү; сәнгатьле сөйләү культурасын, иҗади сәләтне үстерү; ана телебезгә, мәдәниятебезгә мәхәббәт, үзара дуслык хисләре тәрбияләү.

Җиһазлау: Г.Тукай портреты, китаплары, чәчәкләр; проектор, слайдлар; агачлар, Шүрәле бүрәнәсе, салават күперенең җиде төсен чагылдырган тасмалар, Убыр йорты.

Чара барышы

(Зал бәйрәмчә бизәлгән. Урман аланы, чәчәкләр.)

Алып баручы. Исәнмесез, саумысез, балалар! Без бүген сезнең белән сөекле шагыйребез Габдулла Тукайның туган көне уңаеннан бәйрәм кичәсенә җыелдык.

Тукай – безнең йөрәкләрдә,

Тукай – безнең күңелләрдә.

Үтәр еллар, үтәр гасыр,

Онытмабыз беркайчан да.

Ничек уйлыйсыз, балалар, без ни өчен Тукайны онытмыйбыз?

– Ул матур шигырьләр, әкиятләр язган.

– Ул безгә «Туган тел» җырын язган.

– Ул табигатьне, хезмәтне, гаиләне, телебезне яратырга өйрәткән.

– Ул китаплар укырга дип әйткән. (Балаларның җаваплары тыңлана.)

Алып баручы. Бик дөрес уйлыйсыз, балалар. Тукай – ул үлемсез шагыйрь.

Тукай булмас иде шундый бөек,

Ятимлектә әгәр үсмәсә.

Тукай үлмәс иде шундый иртә,

Тормыш михнәтләрен күрмәсә.

Әткәң-әнкәң сиңа биргән икән

Мирас итеп шигъри зур күңел, –

Әби-бабайлардан килгән күңел,

Шагыйранә ямьле, нур күңел!

Яшьләй киткән Тукай… Гел яшь булып,

Яши бирә халкым күңелендә.

Телен, динен, халкын һәм намусын

Бар нәрсәдән өстен күргәнгә.  

Тукаебыз язган «Туган тел» җырын бөтен дөнья татарлары гимн итеп җырлый. («Туган тел» җыры башкарыла.)

Алып баручы. Хәзер сезгә зурлар төркеме кызлары табышмаклар әйтер. Җавапларын табыгыз әле.

  • Кешенең якын дусты, тугры сакчысы.
  • Җәен соры, кышын ак, аңа шулай яхшырак.
  • Кеше кебек үзе, маңгаенда мөгезе.
  • Чуар, йомшак күлмәге, тотсаң, уңа бизәге.

Тоттырмый, китә очып, я кала җирдә посып. (Балалар табышмакларның җавапларын әйтә.)

Алып баручы. Сез бик тапкыр балалар икәнсез, рәхмәт сезгә. Ә хәзер сез Тукай иҗаты буйлап сәяхәткә китәргә әзерме? (Әйе.) Алайса, киттек.

«Мин башлыйм, сез дәвам итәсез» уены.

– Әйт әле, күбәләк… («Бала белән күбәләк» – кечкенәләр төркеме балалары белән сәхнәләштерелгән күренеш.)

– Әйдәле, Акбай, өйрән син… («Кызыклы шәкерт» – уртанчылар төркеме.)

– Бик матур бер җәйге көн… («Эш беткәч, уйнарга ярый» – уртанчылар төркеме.)

– Һич сине куркытмасыннар… (« Сабыйга» – зурлар төркеме.)

Алып баручы. Безгә кунакка Тукай әкияте геройлары килгән. Кемнәр дип уйлыйсыз?

Бала, Күбәләк, Кәҗә, Сарык, Әтәч, Гали, Кояш, Ай.

Алып баручы. «Нәкъ Казан артында бардыр бер авыл…» Балалар, Тукай абыегызның кайсы әкияте әлеге сүзләр белән башлана?

Балалар. «Шүрәле» әкияте.

Алып баручы. Бик дөрес, балалар. Димәк, безгә бүген кунакка урманнан Шүрәле килгән. (Шүрәле керә.)

Шүрәле. Исәнмесез, балалар. Мин кешеләргә дә, балаларга да тимим. Мин – явыз да түгел. Әмма минем дусларым юк. Шуңа мин сезнең янга дуслашырга килдем.

Алып баручы. Шүрәле, балалар синең белән дуслашырга әзер. Әйе бит, балалар?

Балалар. Әйе.

Алып баручы. Әйдәгез, Шүрәле белән бергәләшеп уйнап алабыз, балалар. (Шүрәле белән уен уйнау.)

Алып баручы. Безнең балалар күптән Шүрәле, Су анасы, Убыр белән дуслашты инде. Ышанмасагыз, менә әкият карагыз. (Мәктәпкә әзерлек төркеме «Салават күпере» әкиятен күрсәтә.)

(Урман кызы керә, җырлый. Күбәләкләр бии.)

Урман кызы.

Исәнмесез, кошларым!

Агачларым, дусларым!

Урманда бераз йөрим,

Хәлләрегезне белим.

(Карга йөгереп чыга.)

Карга.

Каравыл, каравыл, талаганнар!

Салават күперен урлаганнар!

Урман кызы.

Ай-яй-яй, ни хәл итик?!

Барысына хәбәр итик!

Карга. Кар- кар! Хәбәр итик! Хәбәр итик!

(Урман кызы тыңлап тора.)

Урман кызы. Ишетәсеңме, кемдер килә. Әйдә, качыйк.

(Тавык тәпиле Йорт, аның артыннан Убыр керә.)

Убыр (Йорт артыннан йөгереп.)

Тукта! Тукта!

Качма, качма, Йортым!

Ике төсне генә урладым,

Шүрәлене куркыттым.

Тәрәзәмне буярмын,

Урынына куярмын.

Йорт.

Юк, Убыр, китәм,

Булмыйм йортың бүтән.

Ул төсләргә кагылма,

Миңа тагылма. (Йөгереп чыгып китә.)

(Агач артыннан Урман кызы белән Карга килеп чыга, Убыр янына киләләр.)

Урман кызы.

Убыр, син – урлаучы?

Тәрәзә буяучы?

Җибәр Салават күперен,

Дусларыңны тыңлачы!

Убыр. Юк, юк, бирмим! Барыбер бирмим! (Йөгереп чыгып китә.)

(Куян керә.)

Куян.

Мин – Куян, күп күрәм.

Салават күперен

Урлаучыны беләм!

Әйдә, минем арттан,

Курыкма карактан! (Китәләр.)

(Шүрәле керә.)

Шүрәле.

Менә бит, кызык иттем,

Былтырга үч иттем!

Бармагым сызласа да,

Ничә ел кычкырсам да,

Ярдәмгә чакырсам да,

Килмәде беркем!

Шуңа урладым Салават күперен! (Төсләрне саный.)

1, 2, 3, 4, 5

Ай-яй-яй, бу ни эш?

Җиде төс булырга тиеш!

(Куян һәм башкалар керә.)

Куян. Каравыл, каравыл, менә ул! Менә ул! (Шүрәлегә күрсәтә.)

Урман кызы.

Исәнме, Шүрәле, урманым бизәге!

Салават күпере әллә синдәме?

Шүрәле.

Миндә! Бирмим беркемгә дә!

Барыгыз ташладыгыз,

Дошманлаштыгыз!

Урман кызы.

Без сине ташламадык,

Дошманлашмадык.

Үзең киттең,

Безне ят иттең.

Үч тотып яшәмә,

Дус булыйк , әйдә!

Шүрәле, бир инде

Салават күперен.

Убыр.

Дөрес әйтәсез, дуслар!

Менә миннән буяулар. (Төсле ике тасманы Урман кызына бирә.)

Йорт.

И хуҗам! Рәхмәт сиңа,

Йортың булырга мин риза.

Шүрәле.

Хәлләремә керегез,

Зинһар, кичерегез!

Бүтән болай урламам.

Кешеләрне хурламам.

Дус булуга ни җитә?

Мә, ал салават күперен. (Төсле биш тасманы Урман кызына бирә.)

Барысы (бергә).

Яхшылыкка ни җитә?

Татулыкка ни җитә?

Дуслар белән күңелле,

Дус булуга ни җитә?

Урман кызы.

Яхшылыкка юк киртә.

Татулыкка ни җитә?

Дуслар белән күңелле,

Дус булуга ни җитә?

(Р.Корбан сүзләренә язылган «Дуслар җыры»н җырлыйлар. Күмәк бию.)

Дуслар белән күңелле,

Яшәве рәхәт.

Дустым булганың өчен

Сиңа зур рәхмәт.

Син – минем якын дустым,

Мин – синең дустың.

Яхшы һәрвакытта да

Булганы дусның.

Безнең дуслык нык булсын,

Мәңгелек булсын.

Көннәребез гел шулай

Шатлыкта узсын!

Алып баручы. Афәрин, кечкенә артистларыбыз! Сез бик матур әкият күрсәттегез, бүгенге бәйрәмдә барыгыз да бик актив булдыгыз, сөекле шагыйребез Габдулла Тукайны яратуыгызны тагын бер тапкыр исбатладыгыз. Без, тәрбияче апаларыгыз, әти-әниләрегез, сезгә гомерегез буе бөек Тукаебыздан аерылмавыгызны телибез. Милли җанлы, милли рухлы булып үсәсегез килсә, Тукаебызның үлмәс әсәрләрен укыгыз!

(Бәйрәм Г.Тукай сүзләренә язылган «Бәйрәм бүген» җыры белән тәмамлана.)

 

 

 

Комментарий язарга


*