ТАТ РУС ENG

Тукай блогер булганмы?

WhatsApp Image 2020-02-03 at 18.25.56

 

Габдулла Тукай әдәби музеенда «Тукай — блогер?» экскурсиясе узачак. Аны «Мабугат.ру» сайты җитәкчесе Данил Сәфәров үткәрәчәк. 

Мондый «Йолдызлы экскурсияләр»не музейда айга бер тапкыр күренекле замандашларыбыз – мәдәният һәм сәнгать әһелләре, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләре, матбугат һәм төрле учреждениеләр вәкилләре, галимнәр һәм спортсменнар – Татарстан йолдызлары экскурсия уздыра. Чираттагысы «Тукай — блогер?» исеме астында узачак.

Экскурсия барышында Данил Сәфәров Г.Тукай тормышы һәм иҗаты турындагы уй-фикерләре белән уртаклашыр, күренекле шагыйрьнең журналист буларак эшчәнлеге турында сөйләр.

Музейда «Йолдызлы экскурсияләр»не 2013-2015 елларда Татарстанның халык язучысы, публицист, Г.Тукай исемендәге республика премиясе лауреаты Рабит Батулла, шул чорда Төркия Республикасының Татарстандагы Генераль консулы Садри Тунч Англы һәм аның «йолдызлы» юлдашы тәрҗемәче, КДУ укытучысы Фатыйх Котлы, скрипкачы, дирижер, Г.Тукай исемендәге республика премиясе лауреаты Рөстәм Абязов, Г.Камал театры актеры, ТРның атказанган артисты Фәнис Җиһанша, журналист Гөлүсә Закирова, ТРның атказанган табибы, медицина фәннәре кандидаты, ТР Дәүләт Советы депутаты Рөстәм Бакиров  уздырды.

Экскурсия 5 февральдә 14.00 сәгатьтә башланачак.

Комментарий язарга


*