Казандагы Габдулла Тукай әдәби музее татар галиме, этнограф һәм мәгърифәтче Каюм Насыйриның 200 еллык юбилее уңаеннан, 2025 елда ике яңа җәяүле маршрут – «Иске татар бистәсе: Насыйри һәм Тукай» һәм «Каюм Насыйри тормышыннан бер ел. 1871» экскурсияләре тәкъдим итә.
«Каюм Насыйри тормышыннан бер ел. 1871» җәяүле фәнни-тикшеренү экскурсиясе Каюм Насыйриның тормышы һәм эшчәнлеге турында фактлар, Казанның Иске Татар бистәсендәге биналар һәм урыннар белән таныштыра.
«Иске татар бистәсе: Насыйри һәм Тукай» экскурсия программасы Габдулла Тукай һәм Каюм Насыйриның Казан чоры тормышын һәм эшчәнлеген яктыртуга багышлана. «Бу ике бөек шәхес ХIХ гасыр ахыры – ХХ гасыр башында Казанның Иске Татар бистәсендә яшәп иҗат иткән. Аларның исемнәре Казанның ике урам атамасында мәңгеләштерелә, тормыш һәм иҗатларын чагылдырган музейлары да биредә ачыла.
Экскурсияләр барышында Габдулла Тукай һәм Каюм Насыйри музейлары белән танышырга, Иске Татар бистәсендә алар исемен йөрткән урамнардагы тарихи истәлекле урыннар турында мәгълүмат алырга мөмкин. Экскурсияләр татар һәм рус телләрендә уздырыла. Җәяүле экскурсияне оештыру сораулары белән музейга мөрәҗәгать итәргә кирәк.
31.01.2025. Зилә Мөбәрәкшина, tatar-inform.tatar