ТАТ РУС ENG

«Тукай әкиятләре дөньясында» конкурсына йомгак ясалды

WhatsApp Image 2022-04-25 at 10.20.00 (1)

Бу көннәрдә редакциядә үзебезне әкият дөньясында яшәгәндәй хис иттек. «Тукай әкиятләре дөньясында» дип исемләнгән рәсемнәр һәм эшләнмәләр бәйгесенә килгән матур-матур эшләрнең исәбе-хисабы юк.

Составында Татарстан рәссамнар берлеге рәисе Альберт Шиабиев, Татарстан рәссамнар берлеге рәисе  урынбасары Мөдәрис Минһаҗев булган жюри җиңүчеләрне билгеләде.

Быел бөек шагыйребез иҗатына багышланган «Тукай әкиятләре дөньясында» конкурсы Арча муниципаль районы хакимияте белән берлектә уздырылды. Шуңа да җиңүчеләрне бүләкләү 27 апрельдә Арчада узачак Туган тел бәйрәме кысаларында була. Конкурста җиңүчеләргә, «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналлары баш мөхәррирләреннән махсус бүләкләр тапшырылачак.

Әйе, Габдулла Тукай иҗаты — серле бакча кебек үзе бер могҗизалы ил. Ул һәркемне үзенә чакырып тора. Бөек шагыйребезнең иҗаты белән илһамланып ясалган эшләнмәләрнең бер өлешен сезнең хозурыгызга да тәкъдим итәсебез килә.

Фәния Лотфуллина

Комментарий язарга


*