ТАТ РУС ENG

Тукай әкиятләреннән концерт

1

Габдулла Тукайның 130 еллыгы уңаеннан Казанда өч әкиятне
җырлатачаклар. 27 март көнне С. Сәйдәшев исемендәге Зур
концерт залында «Тукайның әкияти дөньясы» дигән театральләштерелгән
концерт булачак.

Проекта гаилә өчен абонементта Тукайның өч легендар әкияте – “Шүрәле”,
“Су анасы”, Кәҗә белән сарык” тәкъдим ителәчәк. Чара ике телдә алып
барыла, дип хәбәр итә оештыручылар. Анда әкиятләр укылачак, шагыйрь
тормышын яктырткан хатирәләр дә яңгыраячак. Концертны нәфис сүз осталары
Луара Шакирҗанова һәм Америкадан килгән артист, милләттәшебез Рөстәм
Галич алып барачак. Шулай ук, үзенчәлекле бәйрәмдә танылган
коллективлар, яшь, талантлы музыкантлар да катнаша.

Татар милләтенең бөек шагыйре Г.Тукай мирасы еллар узган саен халык
күңеленә тирәнрәк юл яра бара. Аның 130 еллыгына багышланган юбилей
уңаеннан оештырылган чаралар моның ачык мисалы. Олугъ юбилейны
Татарстанда гына түгел, ә дөньяның төрле почмакларында да бәйрәм итәләр.
Бу вакыйгадан С.Сәйдәшев исемендәге Зур концерт залы да читтә кала
алмады — шагыйрь иҗатына анда әкиятләр аша мөрәҗәгать иттеләр.

Программада Ф.Яруллинның “Шүрәле”, А.Бакировның “Су анасы” балетлары,
Р.Яхин, Н.Даутов, Җ.Фәйзи әсәрләре һәм халык җырлары эшкәртмәләре бар.
Проекта кыллы квартет, халык уен кораллары оркестры, камера хоры,
«Казан” бию ансамбленең балалар коллективы катнаша.

Зур концерт залының «Споем сказку» белем-агарту проекты гаилә белән
тамаша кылу өчен гамәлгә ашырылган. Проект театральләштерелгән вокал-хор
концертларын үз эченә сыйдырган, сезонга берничә тапкыр күрсәтелә
торган, ягъни абонемент принцибы белән эшли. Аларның тематикалары да
төрле — А.Пушкин, А.Экзюпери һәм Г.Тукай әсәрләре.


Комментарий язарга


*