ТАТ РУС ENG

Тукай әсәрләре – «Әкият арбасы»нда


Татарстанның Әлмәт шәһәрендәге татар дәүләт драма театры 2015 ел – Әдәбият елында планлаштырган чираттагы иҗади проект – “Әкият арбасы” дип исемләнгән. Артистлар бер арбага биш әкият сыйдырган… 3-13 яшьлек балалар өчен уйланылган әлеге проект белән театр яшьтән үк үз тамашачысын әзерләү хәстәренә керешә. Ул шулай ук тамашачылар хәтерендә “урам, мәйдан театры” дигән төшенчәне дә яңартачак, дип хәбәр итә Әлмәт театрының әдәби бүлек мөдире Ләйләгөл Минаева.
Театрның әкиятләр төягән арбасы мәктәпләр, балалар бакчалары ишегаллары, җәйге балалар лагерьлары аша уза. Әлеге проект 5 әкиятне берьюлы стационарда уйнау, шулай ук биш төркемгә бүленеп, биш мәйданда күрсәтү ихтималы белән дә кызыклы.
Артистлар арбага биш әкият төяп сәфәргә чыга. “Су анасы”н (Г.Тукай) һәм “Балбабай”ны (Г.Кәшипова) татар телендә, А.Пушкинның “Алтын балык”, “Поп һәм аның ялчысы Балда” турындагы әкиятләрне рус телендә уйнаячаклар. Г.Тукайның “Шүрәле”сен исә инглизчә сөйләтеп шаккаттырырга исәплиләр. “Әкият арбасы” проектының беренче өлеше – татар телендәге “Су анасы” әкияте 2015 елның 26 маенда күрсәтеләчәк.


Комментарий язарга


*