ТАТ РУС ENG

Тукай фейсбук блогеры булыр иде

qsy_AF9UcLo

Әнә шулай дип саный Тукайның иҗатын, рухын тоемлаган замана блогерлары һәм журналистлар. Бүген «Матбугат.ру» сайты җитәкчесе, журналист Данил Сәфәров Г.Тукай әдәби музее буйлап «Йолдызлы экскурсия» уздырды.
– Тукайның тормышына һәм иҗатына язучы, шагыйрь, буларак кына түгел, журналист буларак та күзәтү ясыйк әле, – диде ул. – Телефон, интернет булмаган заманда да, әйтик, Җаекта язып яткан Тукайны ничек итеп Казан, Петербургта да белгәннәр соң? Бүгенге матбугат өчен актуаль булган «подписка» мәсьәләсе ничек хәл ителгән? Безгә – журналистларга Тукайны өйрәнәсе дә өйрәнәсе әле.

XhxVK4ZsHLg

Безгә ят-чит телдәге изге фикерне тәрҗемә
Биш вакытта биш намаз күк керде инде фарзыма.

Бу «Толстой сүзләре»н дә хасладым буш вакътыма,
Күп вакыт моңлы күңелнең саф, аяз, хуш вакътына.

Әйтмәгез: «Ул — иске сүз, «Гайнел-гыйлем»дә күп иде»,
Әйтсәгез, сездән сорыйм мин: бездә нәрсә юк иде?!

81rBYnuoXi4Музейларда вакыт туктап калган кебек диләр. Биредә андый хис юк. Тукай бүген дә кызыклы, һәр буынны үзенә тарта. Музей эшчәнлеге моңа бер мисал. Атна саен балалар белән очрашулар, яңадан-яңа проектлар, даими уздырылган чаралар музейны замана шаукымы белән яшәтә. Биредә һәркем үз рухына якын Тукаен «ача».

Комментарий язарга


*