ТАТ РУС ENG

Тукай исемендәге XII сәнгатьле укучылар бәйгесе старт алды

Freepik.com рәсемеFreepik.com рәсеме

Шагыйрь Габдулла Тукайга багышланган сәнгатьле укучылар халыкара бәйгесе ТР Мәдәният, Мәгариф һәм фән министрлыклары, Федераль татар милли-мәдәни автономиясе ярдәме белән Татарстанның Театр әһелләре берлеге тарафыннан 2011 елдан үткәрелә. 2016 елда ул халыкара статус алды.

Татарстанда 2023 ел Милли мәдәниятләр һәм традицияләр елы дип игълан ителде. Бу уңайдан быелгы XII конкурсның темасы «Гасырлар аша…» дип атала.

Бәйге 1 марттан 21 апрельгә кадәр узачак. Анда мәктәп укучылары (алар өч төркемдә бәяләнә – I-IV, V-VIII һәм IX-XI сыйныфта укучылар), шулай ук мәдәният өлкәсенә караган югары уку йортларында һәм «туган тел укытучысы» белгечлегенә укучы студентлар катнаша ала (студентлар профессиональ төркемдә бәяләнә). Аларга татар яки рус телләрендә шигырь яисә проза әсәрен сәнгатьле итеп укырга кирәк.

Жюрины ТР Театр әһелләре берлеге рәисе, Г.Камал театры баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев җитәкли. Сайлап алу турлары уку йортларында 1 апрельгә кадәр оештырылырга тиеш. Аларны уңышлы узган яшьләр 17-21 апрельдә Казанның Актерлар йортында булачак финалда катнаша алачак. Гала-концерт 21 апрельгә билгеләнгән.

 

13.03.2023. Stdtatar.ru

Комментарий язарга


*